Баш бит
  Баш бит     Сайт картасы
Сәхифәләр    RSS-лента

  Агентлык турында
 Сорау-җавап


www.Tatar-Islam.ru
Эзләү

 Тарихи мәкаләләр
 Хәләл маркетингы
 Дөнья
 Вакыйга

 Мөслимәләр сәхифәсе
 Үгет-нәсыйхәт
 Фикһ мәсьәләләре
   Эзләү
Мәрхәмәтле вә Рәхимле Аллаһ исеме белән

«Сөләйман» мәчетендә төрле төбәкләрдән килгән 60 бала ял итә

  Рамил Юныс

Җәннәттә йокы юк

28.10.2011

Йокының серләренә галимнәр төшенеп бетә, йоклаганда кешенең нинди халәттә булуын аңлатып бирә алмыйлар. Бу хакта Коръәндә нәрсә диелә икән?

-Рамил хәзрәт, Ислам дине буенча йокы нинди халәт ул?

-Коръәни Кәримдә Аллаһы Тәгалә йокы турында берничә урында әйтә. Мәсәлән, «Нәба» сүрәсенең 9нчы аятендә: «Без йокыны ял итү өчен яраттык» -ди. Аллаһы Тәгалә йокыны адәм баласына ял итү, нерв системасы, организм, баш мие эшчәнлеген тынычландыру өчен биргән. Йокы — зур нигъмәт. Аның шулай икәнен йокысыз калган кеше генә аңлый. Чөнки күпләр йокысызлык белән авырганда дәваланып та сихәт тапмый.

Йокының нинди халәт булуы, аның психикага бәйләнеше турында галимнәрнең хезмәтләре күп. Ләкин фәнни яктан йокының нәрсә икәне эләгә ачыкланмаган. Шуңа да Коръәни Кәримгә кайтабыз һәм йокының тагын бер хикмәт булуына төшенәбез.

-Галимнәр ни өчен йокының серенә төшенә алмый соң?

- Бу сорауга Коръәни Кәримдә җавап бар. Аллаһы Тәгалә: «Йоклаганда минем фәрештәләрем сезнең җаныгызны тәнегездән алырлар», — ди. Димәк, җаныбыз тәннән чыккач кына йокы башлана. Җан төрлечә чыга. Биологик үлем вакытында ул кеше тәненнән бөтен тамыры белән аерыла. Бу — бик катлаулы процесс. Кемгәдер авыр, кемгәдер җиңел бирелә. Йокы — җан чыгуның иң җиңел төре дип әйтергә мөмкин. Йоклаганда җан безне ташлап китсә дә, тән, баш мие белән элемтәдә кала. Чөнки организм тере була, йөрәк тибә, кан әйләнә, баш мие эшчәнлеге дәвам итә. Галимнәр җанның нәрсә икәнен ачыклый алмагач, йокының да хикмәтен белмиләр, аны киләчәктә дә чишә алмаслар. Чөнки Коръәни Кәримдә Аллаһы Тәгалә: «Синнән җан турында сорасалар: »Җан-Аллаһы Тәгаләнең әмере, аның хакында мәгълүмат бик аз булыр«, — дип әйт», — ди. Җан чыгып, тән белән элемтә саклангач, адәм баласы ярым үле хәлгә күчә. Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм дә: «Йокы — ярты үлем», — дигән.

-«Әҗеле җитәр алдыннан кешене үлем йокысы баса», — диләр. Диндә бу турыда нәрсә әйтелә?

-Исламда үлем исереклеге дигән төшенчә бар. Андый вакытта кешенең кыяфәтенә карасаң, ул исерекне хәтерләтә. Күзе әлҗе-мәлҗе килә, тоныклана. Ул без күрмәгән өйберләрне — үлем фәрештәсе, ахирәт, җәһәннәм яки җәннәтне күрә башлый. Үлем исереклеге үлем алдыннан күзәтелә.

-Бу хәл барлык кешеләр белән дә кабатланамы?

-Юк, бөтен адәм балаларында да булмаска мөмкин. Кайберәүләр сөйләшеп үлә. Акыл белән китүчеләр дә бар. Иң хәерлесе: үләр алдыннан: «Лә иләһә илләллаһү»,-дип әйтү. Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләмнән: «Кеше үлгәч яки үлгәндә, аңа карап, җанының җәннәткәме, җәһәннәмгәме китүен белеп буламы?» — дип сорагач, ул: «Була», — дигән. Рәсүлебез: «Үлгәндә кешенең аркасы, маңгае тирләсә,

күзеннән яшь чыкса, борын эче лайлаланса, җан биргәч, бите агарса, белегез, бу бәндәнең җаны җәннәткә китә.

-Йоклаганда җанның тәннән аерылуын кеше сизәргә мөмкинме?

-Бу процессны Аллаһы Тәгалә бик җиңел итеп кылган һәм аны беркем сизми. Ләкин аннан түгел, башка нәрсәдән куркырга кирәк. Аллаһы Тәгалә йокы турындагы аятьнең дәвамында: »Җанны кемгәдер кире кайтрам, кемгәдер юк«, — ди. Бу кемдер йокыдан уянмаска да мөмкин дигән сүз. Шуңа да һәркөнне йокыдан торгач, без иң элек үлгәннән соң терелткәне өчен Аллаһы Тәгаләгә барча рәхмәтебезне җиткерергә бурычлыбыз.

-Ислам дине буенча йокы әдәбе нидән гыйбарәт?

-Мөселман кешесе йоклар алдыннан тәһарәтле булырга тиеш. Ансыз йокларга ярамый. Бу — Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең сөннәте. Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм һәрвакыт уң ягына ятып йоклаган. Сул якка, ягъни йөрәк турысына һәм аркага ятканда бастырылу, тынгысызлану күзәтелүе ихтимал. Мөселман кешесенә эченә ятып йоклау тыела. Ул андый халәттән сакланырга тиеш. Бу, беренчедән, сәламәтлек өчен зыянлы булса, икенчедән, арткы якны өскә таба куеп яту әдәпсезлек санала.

Йоклар алдыннан »Аятел Көрси«, »Ихлас«, »Нәс«, »Фәләкъ« сүрәләрен һәм белгән башка догаларны укырга, тәсбих тартырга кирәк. Адәм баласы йоклагач, шайтан үзенең эшен дәвам итә, зарар салырга маташа. Кеше йокларга ятканда дога укыса, тәһарәтле булса, шайтан, җеннәрнең зыяныннан, аларның вәсвәсәләреннән саклана.

-Кайберәүләр төнлә сөйләшә. Бу да шайтан эшеме?

-Алда әйтелгән шартларны үтәмәгәндә, кеше бастырылырга мөмкин. Андый очракта ул үзе уяу, үзе йоклый, уяна алмый җәфалана, күкрәгендә ниндидер авыр әйбер тоя, кычкырырга теләсә дә, авызыннан сүз чыкмый. Бераздан сискәнеп уяна.

-Йоклауның вакыты билгеләнгәнме?

-Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм иртәнге намаздан соң йокламаган. »Ястү намазыннан соң кунаклар килмәсә, гыйлем алырга кирәк булмаса, буш гамәл белән шөгыльләнгәнче, йокларга ятуың һәм иртәрәк

торуың хәерлерәк«, — ди ул. Ислам динендә кайлүлә дигән әйбер бар. Бу төштән соң сәгать ярым йоклап алу дигәнне аңлата. Төштән соң йоклау бик файдалы. Моңа Германия галимнәре фәнни яктан аңлатма да биргәннәр. Германиядә хәзер күп оешмаларда төштән соң сәгать ярым йокларга рөхсәт ителә икән. Шул рәвешле кеше күп көч ала ди.

Кояш баеганда йокларга ярамый. Озак йоклау да кешенең иманын үтерә, ялкауга әйләндерә. Коръәни Кәримдәге аятьләрнең берсендә әйтелгәнчә, Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм гаскәре сәхабәләр хакында мәгълүмат биргәндә, Аллаһы Тәгалә аларны бик әз генә йоклатып алган. 10-15 минут йоклап торгач аларның бөтен арулары беткән. Кыска вакытлы йокы, ягъни черем итеп алу да — Аллаһы Тәгаләнең кодрәте.

-Коръәндә лунатиклар турында мәгълүмат бармы?

-Алар турында бернәрсә дә әйтә алмыйм. Шәт, бу хакта Коръәндә нидер язылгандыр, әлегә без генә таба алмаганбыздыр. Кешенең төнлә йөрүе — авыру нәтиҗәсе. Лунатикларның, йоклаганда, баш миенең бер өлеше уяу кала.

-Рамил хәзрәт, мәрткә киткән кешеләр турында да сөйләшик әле. Андый вакытта кайберәүләрнең »теге дөньяга барып кайттык« диюләренә ышанырга ярыймы?

-Кешенең каядыр барып кайтуы җаны беләнбәйле. Адәм баласы төшендә андый сәяхәтләрне кыла ала. Әйткәнемчә, йоклаганда җан чыга. Җанның тизлеге нур тизлегеннән 50 меңгә артык. Нур секундына 300 мең чакрым юл үтәргә сәләтле. Җанның тизлеген санап чыгару өчен шуны 50 меңгә тапкырларга кирәк. Моңа ышану өчен бер мисал китерик. Троллейбус яки автобуста барабыз ди. Башны Тәрәзәгә куеп йоклап китәбез һәм төш күрәбез. Төштә тарихи вакыйга, сугыш бара, сезне әсирлеккә төшергәннәр, җәзаларга алып киләләр, имеш. Кемдер артыгыздан башыгызга сугам дигәндә уянасыз. Баш тәрәзәдән кыйшаеп төшеп барганда, берничә секунд эчендә, сез алда әйтелгәннәрнең барысын да күреп өлгергәнсез һәм башыгыз тәрәзәгә бәрелгәч уянып киткәнсез. Димәк, берничә секунд эчендә җан тәннән чыгып сәяхәт кылып, сезнең белән бергә тарихтан әйләнеп кайткан.

| -Мәрткә киткән кешенең дә Җаны чыгамы?

-Әйе. Ләкин җан белән тән арасында шулай ук элемтә саклана. Коръәни Кәримдә андый кешеләр турында сүрә бар. Ул »Кәһаф« (»Тау куышы«) дип атала. Аңда сүз җиде егет һәм бер эт турында бара. Бу егетләр христиан, ягъни Гайсә галәйһи вә сәлләм динен тоткан урында яшиләр. Әлеге диндәге халыкны эзәрлекли башлагач, газапка дучар булган бу җиде егет бер кичне шәһәрдән чыгып кача. Алар артыннан бер эт тә иярә. Егетләр тау башына менеп, шундагы куышка кереп яшеренә һәм шунда ятып йоклыйлар. Эт тә йоклый. Бервакыт уянып, торып утыралар. »Күпме йокладык икән?« — дип аптырашта калалар. Берсе әйтә: »Бер көн бардыр«, — ди. Икенчесе: »Бераз күбрәктер«, — ди. Ашыйсылары килгәч, акча җыешып, араларыннан берсен ризык алырга җибәрәләр. Егет таудан төшеп шәһәргә бара, кибеткә керә. Акчасын сузып, азык алырга маташа. Кибетче акчаны күрә дә: »Бу акча кулланылышта йөрми. Кайсы музейдан урладың?« — ди. Теге егет гаҗәпләнеп: »Ничек йөрми?! Әле кичә генә кулланылышта иде бит«, — ди. Сатучы бу акчаның 300 ел файдаланылмавын җиткерә. Шулай итеп егетләрнең 300 ел йоклавы ачыклана. Аллаһы Тәгалә

Коръәни Кәримдә: »Аларның йоклаганнарын күргән булсагыз, куркуыгыздан чыгып качар идегез«, — ди. Ул егетләрнең күзләрен, кипмәсен өчен, йомып бетерми. Елга ике мәртәбә аларны бер яктан икенче якка бора. Егетләр йокыдан уянганда, шәһәр христиан динен кабул иткән була. Бу хәл турында ишеткәч, аларны күрергә бөтен халык җыела. Егетләр сөйләшергә дип кире мәгарәгә керәләр һәм бөтенесе бер мизгелдә вафат булалар. Озак мәрткә китеп торганнан соң, уянгач, адәм баласы озак яши алмый. Бу — Аллаһы Тәгаләнең тагын бер

могҗизасы. Ул әлеге егетләр аша үлгәннән соң кешеләрнең терелмәвенә ышанмаучыларга Үзенең кодрәтен күрсәтә. Мәрткә китү дә — адәм баласы өчен сынау, дәрес, гыйбрәт. »Кәһаф« сүрәсендә тасвирланган вакыйга Иордания иленең Оман шәһәре читендә була. Егетләрнең сөякләре дә шунда күмелгән. Этнең кушаматы Китмир икәне билгеле.

-Җәннәттә йокы бармы?

-Юк. Йокы бу дөньяда гына. Чөнки ул — ярты үлем, ә җәннәт — мәңгелек, үлемсез.

Энҗе БАСЫЙРОВА.

"АКЧАРЛАК" нәшрият йорты чыгарган китаптан алынды.



Внимание!
При использовании материалов просьба указывать ссылку:
«Татар-Ислам.»,
а при размещении в интернете – гиперссылку на наш сайт: tatar-islam.ru

Все новости раздела





Башка хәбәрләр:
30.12.2011 Һәр авыруга дәва бар
23.12.2011 Чишмә — Аллаһы Тәгаләнең нигъмәте
16.12.2011 Татарстанда ятимнәр йорты булмаска тиеш
09.12.2011 Акылга зәгыйфь кешенең урыны җәннәттә
02.12.2011 Сабантуйда хәмер эчүчеләр кими

Сәхифәнең тулы тексты


Бүлекләр