Баш бит
  Баш бит     Сайт картасы
Сәхифәләр    RSS-лента

  Агентлык турында
 Сорау-җавап


www.Tatar-Islam.ru
Эзләү

 Тарихи мәкаләләр
 Хәләл маркетингы
 Дөнья
 Вакыйга

 Мөслимәләр сәхифәсе
 Үгет-нәсыйхәт
 Фикһ мәсьәләләре
   Эзләү
Мәрхәмәтле вә Рәхимле Аллаһ исеме белән

«Сөләйман» мәчетендә төрле төбәкләрдән килгән 60 бала ял итә

  ТҖ Мөселманнарының Диния Нәзарәте рәисе Мөфти Госман хәзрәт Исхакый вәгазьләре

24,15 Kb

Кыскача биографиясе

Госман хәзрәт Исхакый мөселман дини системасында 1982 нче елдан эшли. “Гарәп дөньясы” югары мөселман мәдрәсәсен тәмамлап, СССРның Европа өлеше һәм Себер мөселманнарының Диния Нәзарәтендә җаваплы сәркатиб булып эшли башлый. Ливия Җамахириясендә Триполи шәһәрендәге Ислам университетының Шәригать факультетында укыганнан соң Башкортостан Җөмһүриятенең Октябрьск шәһәрендәге үзе оештырган “Нуруль-Ислам” мөселман мәдрәсәсендә ректор һәм үзәк мәчетнең имам-хатыйбы булып эшли. Шунда шәһәр советы халык депутаты итеп сайлана.

1994 нче елда ул Татарстанга кайта һәм Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары итеп билгеләнә.

1997 нче елдан Рәсәй гуманитар фәннәр академиясенең мактаулы академигы. Шул ук елны югары дини уку йорты һәм фәнни учреждение дәрәҗәсендә булган Рәсәй Ислам университетын оештыра башлый.

1998 нче елның 14 нче февралендә Татарстан Җөмһүрияте мөселман дин әһелләренең Берләштерелгән Съездында – Мөфти, ТҖ Мөселманнарының Диния Нәзарәте Рәисе итеп сайлана.

1998 нче елның июленнән Рәсәй Ислам университеты ректоры.

2000 нче елның маеннан “Казан мөфтияте” мөселман дини оешмалар Ассоциациясе (үзәкләштерелгән оешма) Рәисе. Югары дини лидер дәрәҗәсендә ул үсештәге төзелеше һәм урыннарда вәкилләре булган Татарстанның үзәкләштерелгән мөселман оешмасы – Диния Нәзарәте эшчәнлеген профессионалларча җайга салды. Гомумән алганда, әхлакый яңарыш һәм конфессияара килешү процессына уңай тәэсир итеп, Диния Нәзарәтенең мөселман җәмгыятен берләштергеч көч икәнлеген раслады. Шуның белән беррәттән, илебездәге һәм чит илләрдә аның бердәм позитив тенденцияләрен дәвам итү өчен шартлар тудыруга иреште. Татарстанга дипломатик миссияләр һәм югары халыкара оешмалар җитәкчелеге килгәндә мөфти Госман хәзрәт җөмһүриятебезнең йөзен күрсәтә белә. Шул ук вакытта җөмһүриятебез мөселманнары ихтыяҗларын яклап, илебездә һәм чит илләрдә халыкара төрле конференция, съезд һәм симпозиумнарда катнаша. Җөмһүриятебездә аның җитәкчелегендә бик күп чаралар оештырылды. Болар барысы да җөмһүрият һәм җирле хакимият җитәкчелеге дөрес һәм тыгыз даими элемтәләр аркасында мөмкин булды.

Ул күпбалалы гаиләдә үскән. Өйләнгән, 5 бала тәрбияли. Ире мөфти Госман хәзрәт Исхакыйга җаваплы мәьсәләләрне чишүдә хатыны Гүзәл Самат кызы Исхакый зур өлеш кертә. Хәзерге вакытта Гүзәл абыстай тегү ательесы белән җитәкчелек итә.

 

Адресыбыз үзгәрде: хәзер безне эзләп табу өчен tatar-islam.com ны җыярга кирәк

14.03.2012

Мөхтәрәм җәмәгать!

Бу көннәрдә бездә кайбер үзгәрешләр булып алды, ягъни адресыбыз башка төрлегә әйләнде. Хәзер күп санлы мәгълүмати агентлыклар арасыннан безне эзләп табу өчен tatar-islam.com сүзләрен җыярга кирәк. Күргәнегезчә, үзгәрешләр алай ук зур да түгел, өченче сүздәге элекке ru урынына хәзер латинча com ны җыясы була.

Без фәкать динебезне һәм телебезне саклап калу ниятеннән чыгып эшлибез. Сезне илебездә, дөньяда барган үзгәрешләр белән үз вакытында таныштырып барырга тырышабыз. Эшебезнең сыйфаты турында сез безгә яңа адрес буенча үз фикерләрегезне язып җибәрә аласыз. Аллаһының рәхмәтендә булып, динебезне бергәләп алга җибәрергә тырышыйк! Бердәм булсак, бергә булсак, динебез дә көчәер, иншә Аллаһ! Барыбызга да изге гамәлләрне күбрәк кылу насыйп булсын.

Сезгә иң изге теләкләр белән мөхәррир Хатыйп ГӘРӘЙ 

 



Внимание!
При использовании материалов просьба указывать ссылку:
«Татар-Ислам.»,
а при размещении в интернете – гиперссылку на наш сайт: tatar-islam.ru

Все новости раздела





Башка хәбәрләр:
06.07.2010 Балалар тәрбиясе
06.07.2010 Коръән тәфсирләре хакында
06.07.2010 Аллаһы Тәгаләнең сәнгатендә кимчелек юк

Сәхифәнең тулы тексты


Бүлекләр