Баш бит
  Баш бит     Сайт картасы
Сәхифәләр    RSS-лента

  Агентлык турында
 Сорау-җавап


www.Tatar-Islam.ru
Эзләү

 Тарихи мәкаләләр
 Хәләл маркетингы
 Дөнья
 Вакыйга

 Мөслимәләр сәхифәсе
 Үгет-нәсыйхәт
 Фикһ мәсьәләләре
   Эзләү
Мәрхәмәтле вә Рәхимле Аллаһ исеме белән

«Сөләйман» мәчетендә төрле төбәкләрдән килгән 60 бала ял итә

  Габделхак Саматов

Габделхак хәзрәт Саматов 1930 елның 12 октябрендә Аксубай районының Иске Ибрай авылында туган. Балачактан ук дини гыйлемгә омтылган һәм 17 ел буе шофер булып эшләп, совет чорының танылган Ислам галиме Габделхак хәзрәт Садыйковтан дәресләр алган. Анда укуын тәмамлагач, Г. Саматов Бохарадагы “Мир-Араб” мәдрәсәсенә белем алырга киткән. Мәдрәсәне тәмамлагач, Татарстанның Әлмәт һәм Чистай шәһәрләрендә эшләгән, Ислам кабул ителүнең 1000 еллыгы исемендәге мәдрәсәгә нигез салучыларның берсе булган. Габделхак хәзрәт Саматов 1992 елда - Татарстанның баш мөхтәсибе, 1998 елда корылтайда республиканың Баш казые итеп сайлана һәм 2006 елга кадәр эшли.

2009 елда 6 мартта, озакка сузылган авырудан соң, 79 нчы яшендә Россиянең күренекле мөселман эшлеклесе Габделхак хәзрәт Саматов вафат булды. Ул күп еллар дәвамында Татарстанның Баш казые вазифасын үтәде. 2006 елдан - республиканың Мактаулы казые. Ул мөселман җәмгыятендә шәригать өлкәсендәге тирән белемгә ия хәзрәт буларак билгеле, бик күп дини хезмәтләр авторы, ул үзенең вәгазьләре белән кешеләрне әсир иткән кеше.

Иртәгә Самара җәмәгать транспортында гүзәл затлар бушлай йөри

07.03.2012

8 Март — Халыкара хатын-кызлар көнендә Самара каласында җәмәгать транспортының муниципалитетка караган барлык төр һәм маршрутында бөтен гүзәл затларга бушлай хезмәт күрсәтеләчәк.

Самара башлыгы Дмитрий Азаров 5 мартта имзалаган күрсәтмә нигезендә, самаралы хатын-кызларга шундый бүләк ясала. Шуңа өстәп, өлкә сайты билгеләп үткәнчә, күрсәтмәдә өлкә башкаласында пассажир ташу белән мәшгуль хосусый транспортчыларына да әлеге акциягә кушылу тәкъдим ителә. Дөрес, хосусый предприятиеләрнең кайсылары моңа ризалашуы әлегә билгеле түгел дип хәбәр итте "Татар-информ".



Внимание!
При использовании материалов просьба указывать ссылку:
«Татар-Ислам.»,
а при размещении в интернете – гиперссылку на наш сайт: tatar-islam.ru

Все новости раздела





Башка хәбәрләр:
06.07.2010 Күркәм холык

Сәхифәнең тулы тексты


Бүлекләр
 
© Информационное агентство ИА "Татар-Ислам" 2009-2011 Все права на материалы опубликованные на сайте принадлежат ООО "Медиа-группа "Ислам info". При использовании материалов гиперссылка на информационное агентство обязательна. Свидетельство о регистрации СМИ: ИА № ФС 77 — 45782 от 13.07.2011г.   Сайт создан в компании «Экспресс-Интернет», 2007
Работает под управлением системы «Экспресс-Веб»