Баш бит
  Баш бит     Сайт картасы
Сәхифәләр    RSS-лента

  Агентлык турында
 Сорау-җавап


www.Tatar-Islam.ru
Эзләү

 Тарихи мәкаләләр
 Хәләл маркетингы
 Дөнья
 Вакыйга

 Мөслимәләр сәхифәсе
 Үгет-нәсыйхәт
 Фикһ мәсьәләләре
   Эзләү
Мәрхәмәтле вә Рәхимле Аллаһ исеме белән

«Сөләйман» мәчетендә төрле төбәкләрдән килгән 60 бала ял итә

  Әңгәмәләр

Күрсәтеп изге гамәл кылу — зур гөнаһ

11.11.2011

«Яхшылык эшлә дә, суга сал, халык белмәсә, балык белер», — дигән борынгылар. Ләкин кайчак бу турыда онытып, «мин шундый игелек эшләдем әле», дип шапырынып, күкрәк киереп йөрергә яратабыз. Ятимнәргә, мохтаҗларга ярдәм итүебез, мәчет салдыруыбыз белән мактанабыз. Баксаң, шул рәвешле гөнаһ кылабыз икән.

-Рамил хәзрәт, күрсәтеп сәдака бирергә ярыймы?

- Бисмилләһир рахмәәнир-рахим. Ислам динендә «рия» дигән төшенчә бар. Ул «руя» сүзеннән алынган һәм «күрү» дигәнне аңлата. Риянең мәгънәсе: кешегә күрсәтеп изге гамәл кылу. Күрсеннәр, белсеннәр дип башкалар каршында изге эш башкару исә зур гөнаһ булып санала. Аллаһы Тәгаләнең 99 исем-сыйфатлары арасында «Ул күрә һәм ишетә" дигәне бар. Шуңа да Аллаһы Тәгаләнең күрүе, белүе җитә. Ләкин адәм баласының Аллаһы Тәгаләгә ышануы зәгыйфь булу сәбәпле, ул бу дөньядагы шөһрәтен, мәртәбәсен белсеннәр, аның турында яхшы яктан сөйләсеннәр дип, дини изге гамәлләрне дә кеше өчен эшләвен күрсәтергә тырыша. Мондый очракта аларны рия кылучылар, гөнаһлылар дип әйтәләр. Монда сәдака бирү дә, берәрсенә изгелек кылганнан соң шуның турында сөйләп йөрү дә, газета-журналларга язу да һ.б. керә. Әйтик, кыш көне күрше әбинең капка төбендәге карны көрәү Аллаһы Тәгалә каршында зур савап. Моны сиңа Ул меңе белән кайтарачак. Шайтан исә шуның турында сөйлә дип котырта. Кеше коткыга бирелеп, сөйләп гөнаһлана. Мөхәммәд Пәйгамбәребез (с.г.в.) бер хәдис-шәрифендә: «Адәм баласы яшерен килеш, кешегә күрсәтмичә бер изгелек кылса, уң ягындагы фәрештәсе аңа 700 әҗер язарга мөмкин. Әгәр шуны бер генә кешегә сөйләсә, әҗернең 699ы шул вакытта ук сөртелеп, бер генә кала. Әгәр дә тагын да мактанып йөрсә, шул берсе дә сөртелеп, сул як фәрештәсе "рия кылды" дип язып куячак»,-ди. Коръәни - Кәримдәге «Бәкара» сүрәсендә Аллаһы Тәгалә: «Әй, иман китергән бәндәләр, үзегезнең сәдакаларыгыз турында кешеләргә сөйләп, чәчеп йөреп, әҗер-савабын югалта күрмәгез. Ул рия кылган гөнаһлардан саналыр», - ди. Бүгенге көндә мәчет-мәдрәсәгә, мохтаҗларга ярдәм иттең икән: «Аллаһ ризалыгы өчен»,-дип куя һәм ул турыда башка телгә алмый торган әдәп булсын иде. Белсә, бу хакта башка кеше сөйләсен. Ләкин үзең сөйләмә, әҗерен югалтма.

-Мәчет салдырырга күпме акча биргәнне әйтергә ярыймы?

-Күп мәчетләр бүген ярдәм кулы сузучыларның тырышлыгы белән төзелә. Мөселманнар арасында эшмәкәрләр, байлыкка ирешкән кешеләр очрап тора, Аллага шөкер. Әмма бер генә кешенең мәчет салып чыгарга акчасы җитмәскә мөмкин. Андый очракта: «Мин мәчетнең ярты акчасын түли алам, калганына сезнең ярдәм кирәк»,-дип башкаларга мөрәҗәгать итәргә тиеш. Кирәкле сумманы авыл халкыннан, авылдан чыккан читтә яшәүче кешеләрдән җыя. Мисал өчен, Түбән Камада эшләгән вакытымны искә төшерәсем килә. Шул чорда шәһәрнең Үзәк мәчетенә реставрация ясадык. Аның өчен бик күп акча китте. Ул чагында шәһәр башлыгы Илсур Метшин иде. Ул да, туганнары да, эшмәкәрләр дә булышты. Без кем күпме акча китерсә дә, язып бардык, теләгән кешегә квитанция бирдек. Мин имам буларак, халык каршына чыгып хисап тота идем. Имам кешегә болай эшләү килешә. Бөтен дөньяда шулай эшлиләр. Бай нефтьле илләрдә генә мәчетне хөкүмәт хисабына салалар. Ләкин анда да бу эшкә байларны җәлеп итми калмыйлар. Хәер, "Кол Шәриф" тә шулай сафка басты. Монда барыбызның да көче кергән. Беркөнне никах укытырга килгән берәү: «Кол Шәриф төзелгәндә акча биргән идем»,-дип искә алды. Коридорда торучы ярдәм итүчеләрнең исемлеге язылган китаптан үзенең фамилиясен дә тапты. Дөрестән дә, 50 сум акча салган булган. Исем-фамилиясен күргәч, бик шатланды.

-Мәчет төзегәндә эшчеләрнең кем булуы мөһимме?

-Әлбәттә, мәчетне әдәпле, әхлаклы кешеләрдән салдыру хәерле. Мәчетнең бер өлешен салып, аракы, сыра эчеп, кәеф-сафа корып утырсалар, матур күренеш түгел. Бу халыкның күңелендә нәфрәт уятырга, кешеләр: «Без сәдака җыябыз, алар шул акчага гөнаһ кылалар», -дип әйтергә, мәчет турында фикерләре үзгәрергә мөмкин. «Нигезен салганда аракы эчелде, мин бу мәчеттә намаз укымыйм»,-диючеләр табылуы да ихтимал. Шуңа да төзелеш эшенә гөнаһтан ерак кешеләрне җыярга тырышырга кирәк. Ләкин бүген, ни кызганыч, андый бәндәләрне табып бетереп булмый.

-Кайчак мәчет салдыручыларның ахырдан нидер дәгъвалап йөрүен күрергә туры килә. Андый очракта иман йорты салдыруның савабы каламы?

-Акча бирүче үзе теләгәнчә мәчет салдырырга хаклы. Бу-кешенең күңеленә хас сыйфат. Ул теләгән мәчет күрмәгәч, канәгатьсезлек уяну табигый хәл. Ярдәм иткән кеше: «Әлхәмдүлилләәһи, мин Аллаһының рәхмәте белән Аллаһ йорты салдым»,-дияргә тиеш. Ул мәчеттә намаз укыла икән, тынычланырга, бәрәкәтен югалтмаска кирәк. Аллаһы Тәгалә: «Кем мәчет төзергә ярдәм итә, шуның өчен җәннәттә йорт салам»,-дигән. Шушы нигъмәткә сөенү зарур. Ә инде нидер даулап йөргән кешене күргәч: «Моңа кыяфәтме, әллә хакыйкать кирәкме икән?»-дигән шик туа.

-Бу нидән килә?

-Кешеләргә вәгазь җитми. Бездә халык гаепли белә, ләкин матур итеп, үзеңә генә килеп аңлатмый. Бездә ул әдәп юк. Берсендә Түбән Кама мәчетендә каршыма биш бабай килеп басты. «Хәзрәт, ни өчен яшьләр мәчеттә русча сөйләшә?»-диләр. Сорауларына каршы мин дә сорау бирдем: «Сезнең улыгыз яки оныгыгыз мондамы?»-дим. Биш бабайның ник берсенең ни балалары, ни оныклары мәчеттә булсын. Бишесе дә оялып, башларын иде. Урам малайлары, урам хулиганнары мәчеткә кереп намаз укый башлаган, ә әти-әнисе татарча өйрәтмәгәч, алар телне каян белсен?

Шуңа да мәчет салдырырга яки башка изге эштә ярдәм итүчеләрнең гыйлемнәре артсын, рия дигән сүзне белеп, Аллаһ ризалыгы өчен эшләсеннәр иде дигән теләктә калам. Аллаһы Тәгалә Коръәндә: «Минем өчен эшләгән эшне мин кешеләргә Үзем җиткезәм», «Гөнаһыңны яшерсәң дә, изгелегеңне яшерсәң дә әйтермен»,-ди. Кеше барыбер белә ул.

-Кайберәүләр гөнаһларын юдыру өчен мәчет салдыра.

Мәчет салдырып кына гөнаһ кимиме?

-Мәчет-гыйбадәтханә, намаз уку урыны. Хәтта Пәйгамбәребез бер хәдисендә: «Бер кешегә Әссәламегаләйкем»,-дип әйтсәң, ә ул сиңа «Вәгаләйкемәссәлам»,-дип кулын бирсә, шуның белән генә күп гөнаһларыгыз сөртелә",-ди. Намаз, Коръән уку, рөкүгъ, сәҗдәгә төшү күп гөнаһлардан азат итә. Мөхәммәд Пәйгамбәр (с.г.в.): "Әгәр сезнең яннан чип-чиста елга акса һәм көнгә биш тапкыр шул елгага кереп юынсаң, тәндә кер калмас. Шуның кебек көнгә биш вакыт намаз укыган кешенең күңелендәге гөнаһлары юылып бара",-ди. Мәчеттә укылган намазларның савабы ярдәм иткән кешегә дә, намаз укучыларның үзләренә дә бара. Бу кыямәт көненә кадәр һәм кеше үлгәч, кабергә төшкәч тә дәвам итә.

-Мәчеткә исем бирү дөресме?

-Дөрес. Мәчетне исән кешенең исеме белән атарга да ярый. Иң мөһиме-мәхәллә халкының ризалыгы кирәк.

-Рамил хәзрәт, хәләл белән хәрәм акчаны ничек аерырга?

Әйтик, кеше хәләл көче белән дуңгыз үстереп саткан акчага изге гамәл кылса, шулай ук мәчет салдырса, савабы буламы?

-Бүген хәләл белән хәрәм акча буталды. Пәйгамбәребез: "Кыямәт көненең бер галәмәте булыр, хәләл мал белән хәрәм мал буталыр",-дигән. Иң куркынычы: хәләл белән хәрәм акчаны аеру авыр. Мәсәлән, кесәдә доллар бар. Ул хәләлме? Каян килгән? Корал яки наркотик сатканнан кермәгәнме? Кеше бит аны банктан алыштырып ала һәм нинди икәнен белми. Шуңа да кеше хәләл мал алырга тырышырга тиеш. Хәләл мал хәләл сәүдәдән керә. Дуңгыз караудан кергән акча хәләл була алмый. Ә менә сарык үстереп сатсаң, әлбәттә, хәләл саналачак. Аракы сатсаң дә, хәләл түгел. Җиләк-җимеш белән сәүдә итеп табыш алсаң, хәләл.

-Әңгәмә ахырында укучыларга ни әйтерсез?

-Халык мәчетнең әһәмиятен аңлап бетерми. Авыллардагы мәчетләрнең күбесе буш. Йөз еллар элек шәһәрләрдә динсезлек чәчәк аткан, ә авыллардагы халык Аллаһы Тәгаләдән аерылмаган. Бүген, киресенчә, шәһәрләрдә кеше динле, авылларда юк. Чөнки шәһәрләрдә имамнар күп. Аларның авылга кайтып эшлисе килми. Моның сәбәпләренең берсе - икътисади мөмкинчелек булмау. Район җирлекләрендә имамнарга гаилә корып, йорт салып яшәргә шартлар тудырылмаган, хезмәт хакы юк. Шуңа да без авылның олы яшьтәге кешеләрен читтән торып укытырга һәм алар авылларда имам булып эшләргә мәҗбүр. Ул затлар барлык йолаларны үти алсалар да, вәгазь сөйләргә гыйлемнәре җитми. Кешене дингә тарту өчен исә вәгазь, хикмәт, кызыксындыру кирәк. Кыямәт көнендә намаз укуның әҗерен, гарасат мәйданнарын, җәһән­нәм белән җәннәтне аңлау берәүгә дә зарар китерми.

Энҗе БАСЫЙРОВА.

"АКЧАРЛАК" нәшрият йорты чыгарган китаптан алынды.

17,13 Kb



Внимание!
При использовании материалов просьба указывать ссылку:
«Татар-Ислам.»,
а при размещении в интернете – гиперссылку на наш сайт: tatar-islam.ru

Все новости раздела





Башка хәбәрләр:
16.02.2012 Игорь Севрюгин: «Миңа татар теле кирәк!»
30.01.2012 «Урмай моңы» быел соңгы тапкыр үтәчәк
29.12.2011 Дамир Фәттахов: “Универсиада үтәчәк, спорт корылмалары халыкка калачак”
26.12.2011 Әлбир хәзрәт Крганов: Мәскәүгә бер Аллаһка ышанып килдем
23.12.2011 Чишмә — Аллаһы Тәгаләнең нигъмәте

Сәхифәнең тулы тексты