Баш бит
  Баш бит     Сайт картасы
Сәхифәләр    RSS-лента

  Агентлык турында
 Сорау-җавап


www.Tatar-Islam.ru
Эзләү

 Тарихи мәкаләләр
 Хәләл маркетингы
 Дөнья
 Вакыйга

 Мөслимәләр сәхифәсе
 Үгет-нәсыйхәт
 Фикһ мәсьәләләре
   Эзләү
Мәрхәмәтле вә Рәхимле Аллаһ исеме белән

«Сөләйман» мәчетендә төрле төбәкләрдән килгән 60 бала ял итә

  Әңгәмәләр

Рүзәл Мөхәммәтшин: "Иҗат эше бер этапта да җиңел булмыйдыр ул..."

21.09.2010

Күптән түгел генә Рүзәлнең китабы чыкан, дигән хәбәрне ишеттем. Беренче мөмкинлек булуга, аласы булыр әле, дип уйлап куйдым. Бездән берничә яшькә генә өлкән булган Рүзәл инде китап чыгарган! Аның белән якыннан танышуым беренче курсның ахырына табарак кына булгандыр. «Шәрык»ның чираттагы утырышыннан ничектер, бер тулай торакта яшәгәнгә күрә, бергә кайтырга туры килде. Алдан аның турында ишеткәләп белә идем белүем, әмма ул теләсә кем белән шулай сөйләшә аладыр, дип башыма да китерми идем, «өстән карый торган» кебек тоела иде ул миңа. Ә якыннан аралаша башлагач, аның бөтенләй дә гадилегенә тәмам хәйран калдым! Материалыбыз Рүзәл Мөхәммәтшин турында.

– Рүзәл, синең китабың басылып чыкты. Күңелле хәбәр. Тарихы ничегрәк булган икән аның, без – укучылар, аның бер ягын гына күрәбез бит: китап киштәсендә сатуда, вәссәләм! Нинди юллар аша үтәргә туры килде шушы уңышыңа ирешкәнче?

– Әйе, шактый озын юл үтәргә килде... Минем азмы-күпме танылып килгән вакыт иде... Республика матбугатыннан «Ватаным Татарстан»да бер тапкыр басылдым да, «Мәдәни җомга»да бер тапкыр... Җәй... Сессия... Имтиханнарны караргамы, әллә тышта кәеф-сафа корыргамы, дип икеләнеп йөргәндә (студент халкы шулай икеләнеп алгалый бит инде ул), Язучылар берлегеннән шалтыраттылар... 14 июнь көнне язучылар делегациясе составында Изге Болгарга, җыенга чакырулары... Ризалаштым. Киттек. Бик бәхетле мизгелләр иде ул минем өчен: Газинур Морат, Туфан Миңнуллин, Нәҗибә Сафина, Ләбиб Лерон, Фәйрүзә Мөслимова кебек шәхесләр белән беренче кат шунда таныштык. Каршы алдылар безне, сыйладылар, инде чыгыш ясыйбыз...

«Милләт юк ул, диләр, ләкин кем исбатлар –

Ник иртә күмәсез? Әле мин бит татар!».

Хисләнебрәк сөйләдемме икән, шигыре, чыннан да, яхшы булдымы, сәхнәдән төшүгә сырып алдылар мине – кем афтограф сорый, кем кул кыса... Мин моңа ияләнмәгән әле, каушыйм... Ләкин рәхәт! Кайтканда Луиза Янсуар (ул вакытта Илдар Юзеев исемендәге Яшьләр клубы җитәкчесе) чакырып алды да, елмаеп: «Китап турында уйлый башларга вакыт, – диде. – Әкренләп җыя башла...» Ике ел элек, 2008 ел иде бу... Шуннан китте инде менә... Кая мөмкинлек бар, кулъязмаларны компьютерда бастыра башладым: туганнар да калмады, деканат та, "Яшьлек тавышы" редакциясе (ТДГПУның студентлар газетасы. – автор) дә... Мөмкинлектән файдаланып, аларның һәммәсенә дә рәхмәт әйтим әле. Аерым бер сынау – Язучылар берлегендәге утырыш иде, әлбәттә. Биредә саллы-саллы язучыларыбыз бер өстәл тирәсенә җыелып, синең иҗатыңны бәялиләр, бастырырга лаекмы әлеге иҗат – юкмы, шуны тикшерәләр. Соңгы арада макталуга гына күнегеп барганлыктанмы, миңа бу көнне шактый эләкте: рифма китекләрен дә таптылар, уңышсыз калькаларны да, чамадан тыш интернациональ сүзләрне дә, ритм сынвын да... Ләкин, Аллаһыга шөкер, берникадәр үзгәрешләр кертеп, бастырырга рөхсәт бирделәр... 2009 елның планына кертелде. Мин дигәндә, кризисы чыкты тагын... Шулай итеп, 2010 елга калды... Июль азагында беренче данәсен кулыма тоттырдылар.

Менә китапны кулга алгач, иң беренче, сүз башын укып чыгасың бит инде. Синекендә ул – Газинур Мораттан. Сәбәбе нидә икән?

Сүз башы, дип, телгә алуга ук, минем уема башка кеше килмәде дә... Китап чыгару идеясе аның белән танышкан көнгә туры килде. Газинур абый – минем шигырьләрне республика матбугатында беренче булып бастырган кеше, якташым, менә дигән шагыйрь – сәбәпләр җитәрлек түгелмени?

Ә дизайны? Шулай ук үзенчәлекле бит…

Дизайн – Ринат Хәсәншинныкы, Татарстан китап нәшрияты рәссамы. Әүвәл бу абзый белән килешә алмаган идек без. Миңа аның идеяләре, аңа минекеләр ошамаган иде... Ләкин нәтиҗәсе – Сөбханаллаһ бит... Китап тышында да, эчендә дә кулланылган «каракульләр» – минеке... Минем язу, ягъни...

Китапның үзе турында да сөйләп кит инде… Басылып чыкты дигәч, туган хисләрең?

Куаныч, әлбәттә. Әйтеп бетергесез рәхәтлек, шатлык! Дөрес, редакторым (үзе дә шагыйрә, язучы – Фирүзә Җамалетдинова) шалтыратуга билгесезлектә калдым. Икеләнеп. Сөенергәме-көенергәме – белмәдем. Ике ел көтеп туйдырган иде инде. Шигырьләре дә искергән кебек тоелды... Китап өч бүлектән тора: беренче бүлек – сәясәт, милләт темалары, икенчесе – мәхәббәт, аның турында да язмый булмый, өченчесе – «һәм башкалар», ягъни беренче һәм икенче бүлекләргә туры килмәгәне...

Шигырьләр ничек туа соң, аларны теркәү процессы ничегрәк? Рифма-ритм туры килсен, дип уйлап утырган чаклар буламы? Гомумән, шигырь язу процессы нинди ул?

Рифма-рифма туры килсен, дип утырган юк үзе... Шунысы гына бар – үсә барган саен үз-үзеңә таләпләр дә арта икән. Мәктәптә укыгында бик җиңел сызгалап кына ата идем шигырьне... Атнага өчәр-бишәр шигырьләр язган вакыт булды... Мондый гына, ярты-йорты әйберләр инде... Хәзер сирәгрәк. Күпкә сирәк. Берничә айга бер шигырь языла ала... Ләкин җиренә җиткерергә тырышам. Илһамга гына бирелмичә, белемне дә җигәм: образлар тудырганда, рифманы туры китергәндә... Бу минем кухня, әлбәттә, кемгәдер бәлки алай кызык та түгелдер…

Ә беренче тапкыр язган шигырен хәтерлиме икән Рүзәл?

Хәтерлим. Икенче класста. Сүзләр һәм сүзләрдән торган дүрт дүртьюллык җыелмасы... Җитди әйбер түгел иде инде ул, әлбәттә. Ләкин минем өчен барыбер бик кадерле иде.

Мәктәп елларында нинди укучы идең син?

Тугызынчы сыйныфка кадәр үрнәк укучы идем. Шук-шаянлыкларым да булгалагандыр… Начар билгеләргә укымадым алай. Аттестатта геометриядән генә дүртле (елмая).

ТДГПУга укырга керүең ничек булды? Һәм нигә нәкъ менә татар теле һәм әдәбияты бүлеге?

Бу миңа иң еш бирелә торган сорау... Әле ничек Чаллы филиалына килеп эләктең, дип сорамыйсың... Белмим, шулай килеп чыкты инде. Язмыш, күрәсең. Ләкин мин биредә укуым белән бик горурланам! Һәм беркайчан да бу өлкәдә үкенгәнем булмады. Мин үз вузымны яратам, үз факультетымны яратам, укытучыларымны яратам. Быел – соңгы курс, монысы гына бераз кәефне төшерә. Юкса, тагын бер биш ел укып чыгар идем әле мин, билләһи!

Әдәби чараларга, кичәләргә еш йөрүең укуга комачаулык итмиме соң?

Булгалый инде... Кайбер дәресләрне калдырырга туры килә, кайберләренә хәзерләнми дә килгәлим. Нигездә, укытучылар кичерә. Рәхмәт аларга!

Гадәти көн тәртибең ничегрәк уза?

Уянам – көн уздырам – йоклыйм. Башка режимым юк минем (көлә).

Буш вакытта үзеңне нәрсәгә багышларга тырышасың?

Ялга! Кино карарга, музыка тыңларга яратам мин. Музыка дигәннән, X-XI сыйныфларда Виктор Цой җырларын тыңлый-тыңлый алгебра эшләп утырганым хәтердә...

Кемнәрдән, нинди китаплардан үзеңә өлге алырга тырышасың?

Нәрсә кулга эләгә – шуннан. Начар китап эләксә – болай язмаска кирәк, дим, яхшы китап эләксә – сокланам. Соңгы арада яхшы китап табу кыен...

Ә синең өчен иң-иң язучы кем ул?

 «Иң» дигән өлеше какшата бераз... Бик күпләрне укырга яратам мин... Ләкин, Рәдиф Гаташны аерым атар идем... Бүгенге шагыйрь буларак бар булуым белән мин аңа бурычлы. Хәзер дә бик дустанә мөнәсәбәттә без, ул һәрдаим минем иҗатым белән кызыксынып тора. Мактарга да, сүгәргә дә иренми... Кыскасы, һәммәсе дә аның фатихасыннан башланды...

Шагыйрьләр бит алар «очып йөри» торган хыялый, күктә йөзүче кебек күз алдына килә, ә син тормышта нинди?

Юк, мин үземне очып йөри торганнардан, дип санамыйм. Буш хыялларга да бирелергә яратмыйм... Нигездә, язучы кешенең әти-әнисе йә укытучы, йә редактор – кыскасы, язу-сызу кешесе була, дип күнегелгән. Миндә исә, гел икенче очрак. Әти дә, әни дә, гомерләре буе авылда, күмәк хуҗалыкта эшләделәр... Бөтен туганнар диярлек йә инженерлар, йә төзүчеләр... Бу турыда белгәч Ркаил Зәйдулла шаккаткан иде: «Каян килеп чыктың соң син алайса», – дип... Белмим, каян килеп чыкканмындыр ... Шуңа күрә, бәлки, шигырьләрем дә әллә кая "очып китмичә", җирдәрәк йөридер.

«Шигырьләреңне бик яратып укыдым!». «Аһ! Ничек шәп чыккан», – дип әйтүчеләр еш очрыймы?

Әйе, шунысы күңелгә рәхәтлек бирә дә инде аның!

Бүген менә шулай иҗат итеп, үзе өчен генә язучылар күп. Ә менә китап чыгарырга теләгән кешеләргә нинди киңәшләрең бар? Мәсәлән, мин бүген үземнең китабымны чыгарырга телим, ди, нәрсәдән башларга тиешмен?

Үзеңнең иҗатың белән канәгать булудан... Нинди яңалыгың бар синең? Шигырьләрең белән нәрсә әйтергә телисең? Кемгәдер кирәкме болар? Уңай җаваплар бирсәң, Аллаһыга тапшырырга ярыйдыр... Танылуың да кирәк икән әле. Вакытлы матбугатта чыгыш ясауларың... Үзем күренеп кенә килгәндә әле мин Йолдызга (Миңнуллинага) шакката идем... Язучылар аны белә, шигырьләре – менә дигән, ә китап чыгарырга ашыкмый... Мин аның урынында булсам, ике дә уйламый, басылыр идем кебек тоелды. Ул хаклы булган икән – ашыкмаска кирәк... (Шулай да озакламый аның китабы да дөнья күрер, дип ышанам, әзер нәрсәне бастырмыйча нәшриятта күпме яткырырга була инде...) Ярый әле минем китап шулай озакка сузылды, шактый күп әйберне башыннан ахырынача төзәтә алдым, югыйсә, шул килеш чыкса, чиле-пешле әйберләрем өчен укучыларым алдында бик читен булыр иде – биектән яхшырак күренә бит...

Димәк, китап чыгару катлаулы процесс?

Бик катлаулы... Гомумән, иҗат эше бер этапта да җиңел булмыйдыр ул.

Киләчәккә планнарны алдан корасыңмы? Икенче китап турында уйламыйсыңмы әле?

Алдан планнар кормыйм... Берәр нәрсә йөзеп чыгар әле...

Шундый кызыклы әңгәмәң өчен рәхмәт, Рүзәл! Киләчәктә тагын да югарырак үрләр насыйп булсын сиңа!

Рәхмәт! Ә мин үз чиратымда, китапка нинди дә булса катнашы булган барлык кешегә рәхмәтемне әйтәсем килә... Бастырып чыгаручыларга да, сатучыларга да... Һәм, әлбәттә, укучыларга да!

Зилә ФӘСХИЕВА,

ТДГПУның татар филологиясе факультеты студенты

(Яшь шагыйрь Рүзәл Мөхәммәтшинның иҗаты белән "Әдәбиятыбыз хәзинәләреннән" бүлегендә таныша аласыз.)



Внимание!
При использовании материалов просьба указывать ссылку:
«Татар-Ислам.»,
а при размещении в интернете – гиперссылку на наш сайт: tatar-islam.ru

Все новости раздела





Башка хәбәрләр:
16.02.2012 Игорь Севрюгин: «Миңа татар теле кирәк!»
30.01.2012 «Урмай моңы» быел соңгы тапкыр үтәчәк
29.12.2011 Дамир Фәттахов: “Универсиада үтәчәк, спорт корылмалары халыкка калачак”
26.12.2011 Әлбир хәзрәт Крганов: Мәскәүгә бер Аллаһка ышанып килдем
23.12.2011 Чишмә — Аллаһы Тәгаләнең нигъмәте

Сәхифәнең тулы тексты