Баш бит
  Баш бит     Сайт картасы
Сәхифәләр    RSS-лента

  Агентлык турында
 Сорау-җавап


www.Tatar-Islam.ru
Эзләү

 Тарихи мәкаләләр
 Хәләл маркетингы
 Дөнья
 Вакыйга

 Мөслимәләр сәхифәсе
 Үгет-нәсыйхәт
 Фикһ мәсьәләләре
   Эзләү
Мәрхәмәтле вә Рәхимле Аллаһ исеме белән

«Сөләйман» мәчетендә төрле төбәкләрдән килгән 60 бала ял итә

  Мәкаләләр

Журналистика факультеты бинасы белән хушлаша

28.10.2011

КФУның журналистика һәм социология факультеты башка бинага күчерелде. Факультет хезмәткәрләре әлеге карарның алардан башка кабул ителүенә ризасызлыкларын белдереп, ректор исеменә ачык хат язды.

Журналистика һәм социология факультеты хезмәткәрләре ректордан, 5 көн эчендә, ашыгыч рәвештә башка бинага күченергә, дигән боерык алды. Бу көннәрдә ул үзенең яңа бинасына күченә. Әлеге мәсьәлә тирәсендәге шау-шу яңа бина аркасында түгел, ә хезмәткәрләр фикере белән санлашмау нәтиҗәсендә килеп чыккан.

Дүшәмбегә кадәр әлеге хәбәрне хезмәткәрләр белми иде, дип сөйләде журналистика һәм социология факультеты деканы урынбасары Искәндәр Ясәвиев. Без аны әлеге карар кабул ителгәч кенә белдек, ди ул.

«Безнең белән бу хакта алдан беркем дә сөйләшмәде, киңәшләшмәде, хезмәткәрләр фикере белән кызыксынучы булмады. Минем уйлавымча, бу хәл очраклы түгел, биредә проблем университетның оештыру ягы аксавында», ди Ясәвиев. Университет җәмәгатьчелеге карар кабул итү процессына бернинди тәэсир ясый алмый, ди ул.

Нәтиҗәдә Искәндәр Ясәвиев белән берлектә университетның тагын 17 хезмәткәре университет ректоры Илшат Гафуровка ачык хат җибәргән. Аның эчтәлегендә хезмәткәрләр әлеге күченү мәсьәләсендә университет җәмәгатьчелеге фикере белән кызыксынмау, санлашмауга ризасызлык белдерә һәм ректорны университет белән идарә итү стилен үзгәртергә, университет нигезнамәсен үтәргә чакыра. Хезмәткәрләр хатларына әлегә бернинди рәсми җавап алмаган.

Студентлар да бу мәcьәләгә битараф калмады. Алар башка бинага күченү, университет шәһәрчегеннән ерагаюга каршы булуларын белдерде. 25 октябрьдә булачак журналистлар университетның төп бинасы каршында, Ленин һәйкәле янында факультет бинасы белән хушлашу чарасы уздырды.



Внимание!
При использовании материалов просьба указывать ссылку:
«Татар-Ислам.»,
а при размещении в интернете – гиперссылку на наш сайт: tatar-islam.ru

Все новости раздела





Башка хәбәрләр:
07.03.2012 Кеше рәнҗеше кайчан да бер төшә
29.02.2012 «Фатыйх 1453»: Төркия тарих аша киләчәген билгели
24.02.2012 Венера апа Хәлиуллина: «Бәхетемне «Сөләйман» мәчетендә таптым»
20.02.2012 Су буендагы фаҗига яки «Димкәй" нигә югалды?
16.02.2012 Игорь Севрюгин: «Миңа татар теле кирәк!»

Сәхифәнең тулы тексты