Баш бит
  Баш бит     Сайт картасы
Сәхифәләр    RSS-лента

  Агентлык турында
 Сорау-җавап


www.Tatar-Islam.ru
Эзләү

 Тарихи мәкаләләр
 Хәләл маркетингы
 Дөнья
 Вакыйга

 Мөслимәләр сәхифәсе
 Үгет-нәсыйхәт
 Фикһ мәсьәләләре
   Эзләү
Мәрхәмәтле вә Рәхимле Аллаһ исеме белән

«Сөләйман» мәчетендә төрле төбәкләрдән килгән 60 бала ял итә

  Мәкаләләр

Разил Вәлиев: «Тукай елында китап һәм мәдәният язмышына аерым игътибар булыр дип көткән идек»

27.10.2011

Парламент сессиясендә республиканың киләсе ел бюджеты турында фикер алышу вакытында Татарстан Дәүләт Советының Мәдәният, фән, мәгариф һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Вәлиев комитет колачлаган тармаклар буенча хәлләрнең торышына карата фикерен белдерде. Монда аның кайбер фикерләренә аерым тукталабыз.

«Татар халкы, дөньяның башка цивилизацияле халыклары кебек, борын-борыннан мәгърифәтле, китаплы халык булган. 1917 нче елгы революциягә кадәр татарлар Россиядә китап бастыру буенча руслардан кала икенче урында торган. Революциягә кадәр татар телендә 15 мең исемдә 5 миллионнан артык данә китап басылып чыккан. Әгәр без бүгенге көндә үз-үзебезне югалтмаска тырышып, дөнья халыклары арасында лаеклы урын алырга омтылып, мәгариф өлкәсендә аерым игътибар итәбез икән, моның тамырын ерак тарихыбыздан эзләргә кирәктер.

Киләсе елда Россиядә ташка басылып чыккан беренче татар китабына — 290 ел, ә чит илдә (Лейпцигта) басылган беренче төрки-татар грамматикасына 400 ел тула. Мондый зур басма китап тарихы булган халыклар дөньяда бармак белән санарлык кына. Шуңа күрә безгә әлеге түгәрәк даталарны бөтенроссия, хәтта халыкара дәрәҗәдә зурлап билгеләп үтү бик тә урынлы булыр иде. Халыкара «Тюрксой» оешмасы да бу мөһим вакыйгадан читтә калмас дип ышанабыз. Билгеле, мондый эшләрне чыгымнарсыз гына башкарып чыгып булмаячак», — дип белдерде ул.

«Әмма 15 гасыр буе кулъязма китабы, 400 ел буе басма китабы булган халыкның бүгенге китабы да халыкның, җитәкчеләрнең, бюджетның игътибар үзәгендә торырга тиеш. Ни кызганыч, бу өлкәдәге эшләребез әлегә һич тә куанырлык түгел, — дип саный депутат. — Дөрес, Татарстан китап нәшрияты кулыннан килгәнне эшләргә тырыша: соңгы елларда басылып чыккан китапларыбыз полиграфия ягыннан да, эчтәлеге ягыннан да халыкара ярминкәләрдә югары бәя алды. Ләкин аларның тиражлары елдан-ел кечерәя, укучылар даирәсе тарая, китап бастыру өчен бюджеттан акча бүлеп бирү кими бара. Моның төп сәбәпләре — республикада китап сәүдәсе таркалу, китапханәләрнең китап алырга акчалары булмау, гомумән, басма китапка мөнәсәбәт үзгәрү, аны электрон китап белән алыштырырга омтылу.

Электрон китап беркайчан да басма китапны тулаем алыштыра алмаячак, аларның һәркайсы үз урынында, алар бер-берсен тулыландырачак кына», — дип, Разил Вәлиев татар китапларын сатуны оештыру өлкәсендә республика җитәкчелегеннән тиз арада тәртип урнаштыруны сорады.

Ул шулай ук Татарстанда 2011 елны Тукай елы дип игълан ителүенә тукталып болай диде. «Тукай елында исә китап язмышына, мәдәният язмышына аерым игътибар булыр, Тукай музейлары, ниһаять, төзекләнер, экспозицияләр яңартылыр, Фәннәр академиясе кысасында республика җитәкчелеге белән килешенгән Тукай үзәге ачылыр, авторларга җан асрарлык кына түгел, ә тормыш алып барырлык, гаилә тотарлык гонорар түләү мәсьәләсе хәл ителер дип көткән идек. Әмма, ни кызганыч, боларның күбесе эшләнмәде, башланганнары ярты юлда туктап калды», — дип белдерде комитет рәисе.



Внимание!
При использовании материалов просьба указывать ссылку:
«Татар-Ислам.»,
а при размещении в интернете – гиперссылку на наш сайт: tatar-islam.ru

Все новости раздела





Башка хәбәрләр:
07.03.2012 Кеше рәнҗеше кайчан да бер төшә
29.02.2012 «Фатыйх 1453»: Төркия тарих аша киләчәген билгели
24.02.2012 Венера апа Хәлиуллина: «Бәхетемне «Сөләйман» мәчетендә таптым»
20.02.2012 Су буендагы фаҗига яки «Димкәй" нигә югалды?
16.02.2012 Игорь Севрюгин: «Миңа татар теле кирәк!»

Сәхифәнең тулы тексты