Баш бит
  Баш бит     Сайт картасы
Сәхифәләр    RSS-лента

  Агентлык турында
 Сорау-җавап


www.Tatar-Islam.ru
Эзләү

 Тарихи мәкаләләр
 Хәләл маркетингы
 Дөнья
 Вакыйга

 Мөслимәләр сәхифәсе
 Үгет-нәсыйхәт
 Фикһ мәсьәләләре
   Эзләү
Мәрхәмәтле вә Рәхимле Аллаһ исеме белән

«Сөләйман» мәчетендә төрле төбәкләрдән килгән 60 бала ял итә

  Мәкаләләр

Кайда сез “Мыраубатыр”лар?

25.10.2011

Без бала чакта «Камыр батыр», «Үги кыз» әкиятләрен яратып карый идек. Ул «Мыраубатыр»лар белән үскән апаларым хәзер дә, балачакларының кадерле ядкаре булган әлеге әкиятне яратып искә ала. Әле исемдә: бөтен күрше-тирә балалар, үзебезгә кайтканнары тезелешеп экраннар алдына утыра да, мәш килеп әкият карый. Ә хәзер үзләре дә әти-әни булган ул кешеләрнең балалары нәрсә карап үсә соң? Бүгенге көн мультфильмнары әллә нинди мәгънәсез кычкырышу, ни хайван, ни адәм затыннан булмаган әйберләрнең балаларны көлдерүеннән гыйбарәт. Инде ир балалар яратып, мөкиббән китеп карый торган ату, үтерүне әйтмим дә инде. Югыйсә, шундый мәгънәви, тәрбияви чаралар белән баетылган әкиятләребез бар бит. Аларның һәрбер сюжеты баланы көлдерү, күңелен күтәрү белән беррәттән, әдәпкә, дөрес итеп үзеңне тотуга багышланганлыгын хәтерлим. Шул ук «Үги кыз» әкиятен генә алыйк әле. Әле хәтеремдә: балалар гына булсак та, кечкенә кыз баланың урманда ялгызы гына адашып калганына кайгыра, карчык кеше белән үзен хикмәтле рәвештә тотканына соклана белеп үстек. Ә инде үги кызыннан соң, баетам дип, үз баласын урманга җибәргән ана кеше һәрберебездә көлке һәм шул ук вакытта кызгану хисе тудыра иде. Аның иркә, бер нәрсә дә эшли белмәүче, җитмәсә олы кешене хөрмәтләргә дә ияләшмәгән кызының наданлыгына, уңмаганлыгына карап үзебезчә фикер алыша идек. Мәктәпләрдә рольләргә бүленеп, шул әкиятләрне уйнавыбызны хәтерлим. Бу мавыгулар үзебезгә шулкадәр ошап киткәнгә, укудан тыш вакытларда да өй, каралты-кура тирәсендә әкият геройлары булып йөргәнебез истә.

Ә бүген кайсы баланың әкияттәге яраткан яки, киресенчә, күңеленә якын китерә алмаган героен тасвирлап уйнавын күреп була? Хәзерге балаларның уеннары нидән гыйбарәт дигән сорауга да, җавап бер: алар буш вакытлары азрак булдымы, компьютерлары алдына йөгерүне кулайрак күрә. Ә сәгатьләр буе утырганга, күзләргә күпме зыян салучы ул компьютерлардан нинди файда алырга мөмкин?! Бала хәрәкәтләнми, фикерләми генә уен эченә кереп чума. Шундагы «геройлары» тормышы белән яши башлый. Ә алар анда үтерә, кыйный, елгалар булып кан ага... Һәм моның барысын да психологик яктан да, физик яктан да яңа гына формалашып килүче сабый күзәтә.

Бала күңеле ак кәгазь, диләр. Аңа ниләр язып бетерсәң дә, нәрсәләр белән тутырсаң да, күңелдә ташка уелгандай кереп урнаша. Һичшиксез, югарыда саналган татар әкиятләре дә безнең хәтеребездә сакланып, тиешле бер роль уйнагандыр. Сабый гына булсак та, әкиятләрдә ап-ачык итеп күрсәтелгән ак белән караны аерырга авыр түгел иде. Кыз бала тормышында бигрәк тә мөһим урын биләп торган, камырлы куллары белән әнисе янына йөгерүче бала һәрберебез тормышында гыйбрәт булып тора. Мондый әкиятләрне тыңлап, укып үскән кыз нинди генә хәл булса да, әнисе чакырганда аның янына ашыгачак, ә битараф калып, мөмкинлеге була торып та, әнисенең сүзен санга сукмаса, аның ахыры ничек тәмамланачагын яхшы аңлый.

Махсус ир балалар өчен булган «Камыр батыр» әкиятенә дә күз салыйк. Кыз бала кечкенәдән нәзәкатьле, оялчан уңган, чиста-пөхтә, пешерү-төшерүне белә торган булып үсәргә тиеш дип карасак, ир бала тырыш, эш сөчән, нәрсәгә алынса да, башкарып чыга торган кеше булып җитлегүе мөһим. Ә «Камыр батыр» әкиятен укып, карап үскән ир-бала ялкаулыкның нинди оят һәм көлкеле гамәл икәнлегенә төшенә. Беләктә түгел икән бит көч. Бармакны бармакка гына сугып яткан «камыр» малай дуслары янында көлкегә кала, гәүдәле булуына карамастан, үз-үзен якларга да хәле җитмәгән мактанчык тәнкыйтьләнүдән башкага ирешә алмый. Боларны аңлап укыган баланың күңеленә, хәрәкәттә — бәрәкәт, дигән шигарь (девиз) кереп оялый.

Шулай итеп, әкиятләрнең сабыйлар тормышында нинди роль уйнавы хакында без бүгенге көндә һәр каналда балалар өчен, дип куелган мультфильмнар белән чагыштырып белә алабыз. Дөрес, аларның барысын да түбән дәрәҗәгә төшерү дә эш түгел. Әйтәсе килгән фикер шул: без карап үскән әкиятләрдәге мәгънәви, тәрбияви мизгелләр бүгенге көндә дә үзебез үсеп, күпләребезнең балалары булгач та, тормыш сукмагыннан янәшә атлый. Һәм аларның бала тормышындагы әһәмияте бер кайчан да югалмаячак. Һичьюгы, баласын йокларга салганда, бер ана кеше дә сабыена әле яңа гына зәңгәр экраннардан караган мультфильмны түгел, ә нәкъ менә мәгънәви татар әкиятләрен сөйли бит.

Айсылу ЮЛДАШ

«Серемне сиңа чишәм»нән.



Внимание!
При использовании материалов просьба указывать ссылку:
«Татар-Ислам.»,
а при размещении в интернете – гиперссылку на наш сайт: tatar-islam.ru

Все новости раздела





Башка хәбәрләр:
07.03.2012 Кеше рәнҗеше кайчан да бер төшә
29.02.2012 «Фатыйх 1453»: Төркия тарих аша киләчәген билгели
24.02.2012 Венера апа Хәлиуллина: «Бәхетемне «Сөләйман» мәчетендә таптым»
20.02.2012 Су буендагы фаҗига яки «Димкәй" нигә югалды?
16.02.2012 Игорь Севрюгин: «Миңа татар теле кирәк!»

Сәхифәнең тулы тексты