Баш бит
  Баш бит     Сайт картасы
Сәхифәләр    RSS-лента

  Агентлык турында
 Сорау-җавап


www.Tatar-Islam.ru
Эзләү

 Тарихи мәкаләләр
 Хәләл маркетингы
 Дөнья
 Вакыйга

 Мөслимәләр сәхифәсе
 Үгет-нәсыйхәт
 Фикһ мәсьәләләре
   Эзләү
Мәрхәмәтле вә Рәхимле Аллаһ исеме белән

«Сөләйман» мәчетендә төрле төбәкләрдән килгән 60 бала ял итә

  Мәкаләләр

Бәхет алып килгән ачы сынау

12.10.2011

Тәнзиләнең (исеме үзгәртелде) әнисе үз йортында янып үлде. Башта якын дустымның әнисез калуы турында ишеткәч, “Ничек үлгән? Авырып йөргәнме?” - дип сораштырдым уртак танышларымнан.

Үзе белән күреп сөйләшкәч кенә чын дөресен белдем. “Янгын йорттагы иске мичтән чыккан булырга тиеш. Әнием белән бергә үги атам да янып үлде”, - диде ул күзләрен миңа тутырып карап. Ни әйтергә дә белмичә, тын да алмыйча, аны тыңлыйм.

- Үләр алдыннан монда Казанга килде. Алай озак янымда торганы да юк иде. Бер атнага якын яшәде. Яңа туган нарасыемны сөйде дә сөйде үзе. Миңа үгет-нәсихәтләр биреп сөйләшеп утырды, - дип искә алды ул.

Тәнзилә әле күптән түгел генә бала тапты. Бер айлык кызы белән ялгызы гына кечкенә бүлмә арендалап яши. Ни гаҗәп, ире бала табуына каршы булган. Һәм хатынының йөккә узганын белгәч, ташлап ук чыгып киткән. Ә хәзер менә әнисен дә югалтты. Туган йортыннан да бары көл генә калды. Сынауларны күп узган дустым белән мин әле күптән түгел генә таныштым. Шуңа да карамастан, бик тиз тормышымда якын дус урынын биләде ул. Һәрвакыт ярдәм итәргә әзер булуы, нинди генә очракта да, йөгереп яныма килеп җитүе белән гаҗәпкә калдырды. Үзе сөйләгәннәрен тыңлыйм да, булса да була икән кешедә сабырлык, дип уйлап куям. Әнисенең үлеменнән соң да, тиз генә мәетне җиргә иңдерә алмый ул. Тикшермичә танырлык та булмаган гәүдәләрне бирергә ашыкмыйлар аңа.

- Ә, бәлки, төп хуҗалар берәр кая китеп, йортта башка кешеләр янып үлгән булса? Шул сәбәпле, аңлашылмаучанлыклар килеп тумасын өчен вакытны сузалар, - диде ул.

- Ә әниең исән булса, Тәнзилә? Бәлки, чыннан да, берәр кая китеп сине кисәтми калганнардыр. Бәлки... Бәлки ул гәүдәләр башка кешеләрнекедер? – дидем мин, үзем дә “тозсыз” сорау биргәнемә уңайсызланып.

- Динебез буенча, мондый очракта җаннар үзләренә тынычлык таба алмыйча, гәүдәләре җиргә күмелмәгәнлектән берникадәр азап чигә. Чөнки исламда кеше үлгәч тә, гүргә иңдерү вәҗип, - диде ул, мәсьәләнең бу ягын да кайгыртып.

Тәнзилә биш вакыт намаз укучы кеше. Шәригать кануннары буенча яши. Шуңа да Аллаһтан җибәрелгән бу сынауны булдыра алганча, сабырлык белән үткәрергә тырыша.

“Әни бит ул ярата белгән бала өчен тормыш яме, яшәү мәгънәсе. Әмма мин хәзер сабыр итмичә исәрләнеп еласам, болай да газап чигүче әнкәмнең җаны тыныч булырмы? Кайвакытта балам белән онытылып китәм. Бар да элеккечә кебек. Әмма кисәк кенә башыма суккандай, исемә төшә дә, бөтен тәнемә кайнар су сипкән кебек була, тәнем калтырый. Мондый халәттә мендәргә капланып, тавыш чыгармыйча гына елыйм”, - диде ул берсендә мин хәлен белергә килгәч.

Берникадәр көннәр узгач, Тәнзиләнең әнисен җирләгәнен белдем. Янына ашыктым. Азрак тынычлана төшкәне сизелеп тора.

- Хәлең ничек? Үзеңә киләсеңме инде? – дим.

- Бүген ярыйсы. Үлгән көненнән бирле кылган догаларым рухына барып ирешкәндер, дип ышанып калам. Гүргә иңдергәч, җаны да тынычлангандыр, - диде ул кечкенә кызын кулына алып. - Тик шулай да, үлемнең дә төрлесе була икән, дустым. Мин шуны аңладым, - дип сүзен дәвам иттерде. - Әнисе олы яшькә җитеп, чиста урын-җирдә, йомшак түшәктә җан биргән, аның фатихасын алып кала алган, бәхилләшкән, әйтәсе сүзләрен җиткереп калган балалар белән минем халәтем бер түгел шул.

Әти-әниләре исән-сау булып та аларның кадерен белмәгән балалар бер генә мизгелгә күзләрен йомсыннар да, бу дөньяны гомер бүләк итүчеләреннән башка күз алдына китереп карасыннар әле. Бер генә мизгелгә алар юк, дип уйласыннар. Әмма юк дигән сүздән үк йөрәкләр кысылып китә, күзләрне яшь каплый, яшәүнең мәгънәсе югала. Ахыр чиктә газизләреңнең исән-сау икәнен, сине яратуларын белү, бу дөньяда яшәр өчен көч бирә. Әле бая гына укуда, эштә булган мәшәкатьләр чүп кенә булып кала. Дөнья ыгы-зыгылары белән газизләрең турында онытып җибәрсәң, тиз арарда шылтыратып, хәл-әхвәл сорашып, үзең дә күптән әти-әни булсаң да, ничек каты итеп яратуың турында әйтү теләге уяна. Шуңа да аннары үкенмәс өчен алдан ук сөекле әти-әниләребезгә вакытыбызны кызганмыйча, булдыра алганча терәк булып яшәсәк иде. Алар бит безнең өчен берәү генә.

P.S. Бу язманы язгач та, озак уйланып йөрдем. Минем дә күңелемә тигән әлеге үлемнән, әнисен шундый аяныч очракларда югалткан кеше язмышыннан укучыларыбызның йөрәкләрен авыр тойгылар биләп алмасмы? Кайберәүләргә тискәре тәэсир ясамасмы, дип борчылдым. Ләкин, бәхеткә, язмам героеның күптән түгел генә тормышында күзәтелгән сөенечле вакыйгалар язмага әлеге юлларны да теркәргә мәҗбүр итте. Тәнзилә мөселман егетенә кияүгә чыкты. Ул аны бик хөрмәтләп, баласын да үзенекедәй яратып яшәп яталар. Аллаһы боерса, тиздән уртак балалары туачак. Ниһаять, дустымның йөзендә беренче вакытларда очрашканда булган елмаю чаткылары пәйда булды. Кеше тормышында ак белән кара чиратлашып килә. Шуңа да Коръәндә дә авырлыктан соң җиңеллек килә диелгән. Тәнзилә бу җөмләне бик еш кабатлый.

Айсылу ЮЛДАШ

"Серемне сиңа чишәм".



Внимание!
При использовании материалов просьба указывать ссылку:
«Татар-Ислам.»,
а при размещении в интернете – гиперссылку на наш сайт: tatar-islam.ru

Все новости раздела





Башка хәбәрләр:
07.03.2012 Кеше рәнҗеше кайчан да бер төшә
29.02.2012 «Фатыйх 1453»: Төркия тарих аша киләчәген билгели
24.02.2012 Венера апа Хәлиуллина: «Бәхетемне «Сөләйман» мәчетендә таптым»
20.02.2012 Су буендагы фаҗига яки «Димкәй" нигә югалды?
16.02.2012 Игорь Севрюгин: «Миңа татар теле кирәк!»

Сәхифәнең тулы тексты