Баш бит
  Баш бит     Сайт картасы
Сәхифәләр    RSS-лента

  Агентлык турында
 Сорау-җавап


www.Tatar-Islam.ru
Эзләү

 Тарихи мәкаләләр
 Хәләл маркетингы
 Дөнья
 Вакыйга

 Мөслимәләр сәхифәсе
 Үгет-нәсыйхәт
 Фикһ мәсьәләләре
   Эзләү
Мәрхәмәтле вә Рәхимле Аллаһ исеме белән

«Сөләйман» мәчетендә төрле төбәкләрдән килгән 60 бала ял итә

  Мәкаләләр

Хаҗ кылу насыйп булмаган икән...

05.10.2011

Ләйлә Кәрим кызы (исемнәр үзгәртелде) гомер бакый Казандагы бер урта мәктәптә балаларга гарәп теле дәресләрен укытты. Эшен бик яратып, җиренә җиткереп башкарды.

Соңгы Пәйгамбәребез Мөхәммәднең (с. г. в.) телен укыту, дәгъват кылу гамәлләрен үтәве белән чиксез горурлану хисләре кичерә иде ул. Шуңа күрә пенсиягә чыккач та тиз генә бу һөнәрен ташлый алмады. Биредә ташлау дигән сүз бик үк туры да килеп бетмидер бәлки. Чөнки Ләйлә ханым бөтен җаны — тәне белән үз эшенә бирелгәнлектән, гарәп телен укытуны ташлау турында сүз булырга да мөмкин түгел иде. Ул әле мәктәптән дә тиз генә китә алмады. Әмма мәктәпкә яңа җитәкчелек килгәч, таләпчән һәм туры сүзле тәҗрибәле укытучы аларга охшамый башлады. Баштарак аңа кыеклатып, ул моны аңламагач, аннары турыдан-туры урынны бушатырга, башкаларга да эшләргә мөмкинлек бирү хакында әйтергә керештеләр. Күңеле кителде Ләйлә ханымның. Шулай да сер бирмәскә, ризасызлыгын белдермәскә тырышты. Тик ул үзенең бу казанда инде артык кашык икәнлеген тоя иде. Югыйсә, аңа күп тә кирәкми, бераз гына ихтирамлы караш һәм эшегез балаларга бик кирәк дигән фикерләрне ишетү дә җитә иде. Әйе, башка заманалар хөкем сөрә, ахырзаман галәмәте түгелме икән дигән шик-шөбһәләр баш миен бораулады.

Пенсиягә чыгып, 10 ел эшләгәннән соң, ул мәктәптән китәргә дигән ныклы карарга килде. Бәлки үз төркемен җыярга да вакыт җиткәндер. Тәҗрибәсе бар. Шул максаттан чыгып, ул беркөнне Мәскәү районы хакимияте ишеген ачып керде. Ул вакыттагы хатын-кыз җитәкче бик илтифат белән тыңлагач, аңа Левченко бистәсендәге мәчеткә барырга киңәш бирде. Шунысы кызык: Казан хакимиятендә дә аңа шул ук сүзләрне әйткәннәр иде. «Әллә болар сөйләшеп куйганнар инде».-дигән фикерләр яшен тизлегендә йөгереп уздылар Ләйлә ханымның башыннан.

Менә ул кыюсыз гына «Сөләйман» мәчетенең ишеген шакыды. Дөресен генә әйткәндә, туйган иде ул намаз укымаучы этник мөселман дип аталучы кешеләр янында, ягъни мәктәптә эшләп. Өлкәнәеп барган көннәрендә аның җаны чын мөселманнар янына — мәчет әһелләренә омтылды. Менә ул әлеге ниятенә дә ирешү алдында тора.

Бу гыйбадәтханә инсаннары аның күңеленә шунда ук ошады. Менә ул яңадан үзенең яраткан эшенә әйләнеп кайтты! Ләйлә ханымның йөрәге кабаттан ярсып тибәргә кереште. Бөтен көчен-куәтен ул җәйге ислам лагерьлары вакытында балаларга әдәп-әхлак кагыйдәләрен сеңдерүгә, аларга гарәп теле сабакларын төшендерүгә бирде. Һәм бу гамәленнән үзенә дә ниндидер аңлап бетерә алмаслык егәрлек кергәндәй тойды. Карт та, кайберәүләр уйлаганча хәлсез дә түгел икән әле ул!

Ләйлә ханым илһамланып, дәрт-дәрман белән эшләргә кереште. Инде аның бу фани дөньяда

фәкать бер генә теләге кала: ул да булса — хаҗ кылу. Аның шул изге җирләргә барасы һәм андагы гарәпләр белән аларның туган телендә аралашасы, гәп корасы килә. Дөрес, моны эшләп буласына кайчагында шикләнеп тә карый ул. Ник дигәндә, гомер бакый укытучы булып эшләп, хаҗ кылу өчен кирәкле акчаны туплый алмады. Аннары Мәккәгә барган очракта да, таныш булмаган гарәп ирләре белән тиктомалга барып сөйләшеп тә булмый бит әле. Ә хатын-кызлары күбрәк өйдә утыра, балалар карый дип ишеткәне бар аның. Шулай да үзеңнең гыйлемеңне, гарәп телен ни дәрәҗәдә белүеңне сынап карыйсы килү тойгысы бар иде анда. Шуңа да ул Аллаһыдан хаҗ кылу мөмкинлеге тудыруын сорады. Ләйлә ханымның уй-ниятләре фәрештәләрнең «Амин» дигән чагына туры килдеме, беркөнне аңа Диния нәзарәтенә 200 юллама килүе һәм ул исемлеккә аның да кертелүе хакында белдерделәр. И — и, куанды да бу хәбәргә Ләйлә ханым! Тик ул иртәрәк шатланган булып чыкты. Беркөнне аңа бик үк күңелле булмаган мәгълүмат ирештерделәр. Мәскәүдән җибәрелгән юлламалар бик аз күләмдә булганнар һәм алар исемлектәге барлык кешегә дә җитмәячәкләр икән. Ярый әле бу хакта аңа телефоннан шалтыратып әйттеләр. Мөфтияттә ул икенче елда хаҗга һичшиксез барачак дип ышандырдылар.

Тик калган эшкә кар ява, дип бик белеп әйткән борынгылар. Ләйлә ханым күзләрен талдырып, икенче елның килүен, дөресрәге, хаҗның якынлашуын көтте. Ул инде рухи яктан моңа әзер иде. Тик, әлеге дә баягы, матди ягы гына такыр. Ул үзенең хәләл 3 мең акчасын мөфтияткә илтеп бирде. Бу гына җитми иде, әлбәттә. Әлеге сумманы якынча 23кә тапкырларга кирәк икән. Тик каян аласың ди 70 мең сум акчаны!

Кызганыч, 2009 елда да аңа хаҗ кылу насыйп булмаган икән. Ул елны мөфтияткә бушлай юлламаларны бөтенләй дә бирмәгәннәр булып чыкты. Күңелсез уйларга бирелде Ләйлә ханым. Әмма берни дә кылыр әмәл юк. Соңгы вакытларда сәламәтлеге дә какшап тора. Йөрәк өянәге борчый башлады. Шуңа яман шеш авыруы да килеп кушылды. Яше дә 70тән узды инде. Ул һәммәсенә дә риза, канәгать. Күңелендә фәкать бер нөктә кала: хаҗ кыла алмады. Шул рәвешле, Ләйлә ханым узган елда вафат булды.

...Беркөнне мин бу очрак турында Казандагы бер фикһ белгеченә сөйләгәч, ул Ләйлә ханымның ниятенә күрә Раббыбыз аңа хаҗ кылган савабын бирер бәлки дигән фикерләрен җиткерде. Шулай була күрсен иде. Ул чагында мәрхүмәнең рухы тынычланып калыр, дип уйлыйм. Хәер, кемгә нәрсә өчен нинди савап языласын бары бер Аллаһы Тәгалә генә беләдер.

Хаҗип ӘХМӘТША



Внимание!
При использовании материалов просьба указывать ссылку:
«Татар-Ислам.»,
а при размещении в интернете – гиперссылку на наш сайт: tatar-islam.ru

Все новости раздела





Башка хәбәрләр:
07.03.2012 Кеше рәнҗеше кайчан да бер төшә
29.02.2012 «Фатыйх 1453»: Төркия тарих аша киләчәген билгели
24.02.2012 Венера апа Хәлиуллина: «Бәхетемне «Сөләйман» мәчетендә таптым»
20.02.2012 Су буендагы фаҗига яки «Димкәй" нигә югалды?
16.02.2012 Игорь Севрюгин: «Миңа татар теле кирәк!»

Сәхифәнең тулы тексты