Баш бит
  Баш бит     Сайт картасы
Сәхифәләр    RSS-лента

  Агентлык турында
 Сорау-җавап


www.Tatar-Islam.ru
Эзләү

 Тарихи мәкаләләр
 Хәләл маркетингы
 Дөнья
 Вакыйга

 Мөслимәләр сәхифәсе
 Үгет-нәсыйхәт
 Фикһ мәсьәләләре
   Эзләү
Мәрхәмәтле вә Рәхимле Аллаһ исеме белән

«Сөләйман» мәчетендә төрле төбәкләрдән килгән 60 бала ял итә

  Мәкаләләр

Укытучы апам дәшә сыман, кызларым сез минем, улларым

04.10.2011

Бу җирдә төрле һөнәрләр бар. Һәр кеше үзенең холкына яраклы эшне сайларга тырыша. Сабырлыгы җитмәс, булдыра алмас дип тапкан һөнәрләрдән читтә тора. Әйтик, мәсәлән, математика белән дус булмаган кеше хисап эшләре белән шөгыльләнергә теләр микән? Шулай ук кайбер кызыксынулары булган кешеләр дә үзләренә кызыклы булган, игътибарларын җәлеп иткән эшләр тирәсендә кайнаша. Кайбер һөнәрләр үзе эченә берничә һөнәрне, бурычны берләштергән булырга мөмкин. Шундыйларга мин укытучы хезмәтен кертер идем. Чөнки укытучы дигәндә, мин такта янында формулалар язып торучы, дәрес аңлатучы кешене генә күз алдына китермим. Укытучы дигәндә, минем күз алдыма, психолог, ярдәмче, бер күз карашыңнан аңлый белүче, ә кайвакытларда әйтергә теләгән фикереңне күзләреңнән аңлый алучы кешене күрәм. Бер караганда, мондый сыйфатларга кем ия була ала соң? Әлбәттә, әни генә. Үзенә күрә әни дә укытучы. Ул тормышка өйрәтүче укытучы. Әни ул, гомумән, иң яхшы укытучы булып тора. Аның киңәшләрен тоткан бала беркайчан да ялгыш юлга кереп китмәс. Әмма укытучы кеше ничек әни кебек була ала? Югарыда санап үткән сыйфатларга ничек ия була ала икән? Әлбәттә, яхшы укытучы гына бала өчен икенче әни кебек була алачак. Моның сәбәпләрен тирәннәнрәк карыйсы килә. Әнием сыман өйрәттең син укытучым, дигән сүзләрнең серләренә төшенер өчен баланың мәктәптә уздырган көннәренә күз салыйк әле.

Хәзерге көндә бала алты яшьтән мәктәпкә керә. Күп вакытын укуда уздыра. Бигрәк тә, әниләре көннәр буе эштә булган балалар бик күп вакытларын укытучылары белән аралашып үткәрә, аның әйткән фикерләрен тыңлый. Ә укытучы ул үз чиратында белем бирүче, дәрес аңлатучы гына булып тормый. Дәрес башланганнан алып ахырына кадәр бары дәресне генә өйрәнеп утыралардыр дип санамыйм мин. Дәрес арасында ял итүләр, фикер алышулар, әңгәмәләрдә дә булып ала. Мәсәлән, табигать белеме дәресендә укытучы хайваннарны рәнҗетергә ярамаганы турында сөйли. Сүз иярә китеп бер бала үзе белән булган очракны әйтеп китә. Үзенең берәр кош-кортка зыян китергәне турында искә ала. Укытучы бу балага алай эшләргә ярамаганлыгы турында әйтә. Әмма ул аны әлеге бала өчен генә әйтми, билгеле. Моны башкалар да ишетә. Үзләренә сабак ала. Фикерли белүче бала өчен укытучысының әйткән сүзләре алтын кагыйдә булып сакланып калырга тиеш.

«Бала күңеле ак кәгазь. Һәм берәүнең дә аны буярга хакы юк» — дигән бер борынгы фәлсәфәче. «Яшь чакта өйрәнгән ташка кадак белән язылган кебек, олыгайгач, суга балта белән сызылган кебек», — дигән әйтем дә бар. Баланы укучы булудан бигрәк, кемнеңдер газиз баласы итеп күз алдына китереп карыйк әле. Ул өйдә вакытта әнисе белән бергә. Аның җылы карашын, назын, игътибарын һәрдаим тоеп тора. Әнисенең әйткән һәр сүзе күңеленең иң тирән почмагында урын ала, кечкенәдән әйткән үгет-нәсыйхәтләре дә алга таба тормыш канунына әйләнә. Әмма бу нигездә мәктәпкәчә яшьтә күзәтелә. Укырга кергәч исә бала башка мөхиткә килеп эләгә. Монда аның сыйныфташлары, сыйныф җитәкчесе. Һәм шул көннән алып ул сыйныф җитәкчесе — укытучы бала өчен икенче әни була белергә тиеш. Әле өйдән генә килгән, әни кочагыннан гына аерылган бала өчен бу аеручы да мөһим. Шуңа да сыйныф җитәкчәсе ул баштагы дүрт елда берәү генә була. Ә укытучы балалар алдында ни дәрәҗәдә ана кебек була алуы үзеннән тора. Һәр хәлдә бигрәктә башлангыч сыйныфларда белем бирүчеләр моны яхшы башкара алалар.

Бар кешедә рәссам, язучы, шагыйрь була ала булмаган кебек, һәр кешедә укытучы була алмый. Укытучының максаты укучыларнына белем бирү генә түгел. Аның максаты — бик үк сәләтле булмаган балада да үзенә күрә бер үзенчәлек, сәләт таба алу. Аның бу дөньяга, җәмгыятькә кирәкле булган шәхес булачагына төшендерү. Укытучы дигәндә иң беренче, күз алдына киң күңелле, ярдәмчел кеше килеп баса. Бу һөнәр иясенә ия булу — ул баланы аңлый алу, аның белән дөрес аралаша белү. Укытучы белән укучы арасындагы дәрәҗә беркайчан да тигез булмаячак. Монда яшь, тормыш тәҗрибәсе, белем киртә булып тора. Ягъни, укучыда беркайчан да укытучыда булган кадәр белем юк, тормыш тәҗрибәләре дә бердәй түгел. Әмма бер мәсьәләдә укытучы белән укучы арасында тигезлек булырга тиеш. Ул ихласлылыкта. Әйе, укытучы белән укучы ихлас булырга тиеш. Шулай булмаса, ничек итеп укытучы укучысы өчен газиз әнисе кебек була алсын. Һәм ничек итеп укучыда укытучысына карата бетмәс-төкәнмәс хөрмәт булсын ди. Ә ихласлык ул, гомумән, барлык мөнәсәбәртәргә дә иң кирәкле әйбер. Ул барлык мөнәсәбәтләрдә дә нигез булып торырга тиеш. Алай булмаса кешеләр дә бер-берсенә иң газиз кеше дәрәҗәсендә якын була алмаячаклар.

Әлеге санап үткән сыйфатларга: ихласлылык, баланы бер карашыннан аңлый алу, аны хөрмәт итү, аралаша белүгә беркайда да, хәтта бәлки югары уку йортларында да өйрәнеп булмыйдыр. Чөнки бу кешенеңең эчке дөньясы, бу кешенең хисләре, җаны, аның халәте. Йомгаклап әйткәндә, кешене аңлый алу кебек сыйфатлар һәр һөнәрдә дә иң кирәкле әйберләрнең берсе.

Әни кеше беркайчан да үзенең баласына начарлык теләми, ялгышлары булса аңа хаталардан саклансын өчен кисәтеп әйтә һәм киләчәген бары матур итеп кенә күрергә тели. Шулай ук, укытучының алтын кагыйдәсе булып: «Баланың киләчәген әйтмә. Син күрәзәче түгелсең», — дигән сүзләр тора. Яхшы укытучы беркайчан да укучысын гаепләп, син тегеләй булырсың, болай булырсың дип әйтә башламаячак. Нигездә укытучылар хәтта иң тәртипсез, начар укучыдан шәхес тәрбияли ала. Чөнки ул аның күңеленә үтеп керә белә, ул аның җанын дәвалый. Әйтик, мәсәлән, тәртипсез, укымый гына йөрүче баланы алыйк. Аны өйдә дә дә барысы да тирги, дуслары да аның белән еш ачуланыша, кайберләр аннан читләшә һәм бу бала да бары үзе кебекләр белән генә аралашып тик йөри. Әмма мондый очракта нәкъ менә укытучы ярдәмгә килеп, баланың күңелен дөрес якка борып җибәрүче булып тора ала. Ул аны ачуланмый да, тиргәми дә, тәнкыйть утына атып беткән кеше итеп тә калдырмый. Ул аңа, киресенчә, матур сүз, йомшак эндәшү белән килә. Чөнки без кешене начарлык белән җиңеп булмаганын беләбез. Начарлык белән аны кем дә җиңә, син яхшылык белән кешене үзгәртеп кара. Менә монда сорала да инде сабырлык, күркәм холык, кешене чын ихластан ярату. Ә моны бары әни генә эшли ала. Әгәр укытучы кеше синең тормышыңның үзгәрүендә, начарлык баткаклыгыннан чыгып, йөрәгеңнең яхшылыкка тартылуында сәбәпче булып тора икән, ничек инде ул газиз анабыз кебек кадерле булмысын ди. Менә шуңа да еш кына укытучыларны әниләр белән чагыштыралар да. Җырларда җырланганча:

Әнкәм сыман өйрәттең син, мәктәп

Бу дөньяны ничек аңларга.

Белми идем синдә белдем, мәктәп

Нинди хисләр белән янарга...

Бу шигырь юлларында әни белән укытучы сүзе янәшә куелуы юкка түгелдер.

Җәмгыять өчен файдалы, укытучы өйрәткән һөнәрләрне үзләштергән шәхесне тәрбияләп чыгару бик тә авыр. Әмма күңеле дөреслектә булган, һәрвакыт гаделлек өчен көрәшкән кешене тәрбияләү тагы да авыррак. Шуңа күрә, билгеле булганча, балага фәнне аңлату, дәресне төшендерү, һәм кагыйдәләрне өйрәтү генә әле ул бер хәл. Аның күңеленә яхшылык орлыклары салу күпкә катлаулырак. Дөнья ул бик алдавыч, ул бик күп әйберләрне оныттыра, олыгайган, инде үзләренең дә тормышлары булган, үзләренең дә хезмәтләре булган кешеләр мәктәп парталары артында беренче укытучылары өйрәткән дәресләрне, ачкан законнарны онытырга мөмкиннәр. Әмма шул укытучылар аңлаткан, сеңдергән тормыш сабагы ул беркайчан да онытылмаячак. Ул хәтта еллар узгач та, күңелдә матур бер истәлек, кагыйдә булып калачак. Ә кайвакытларда укытучы әйткән сүзләр тормыш маягына әверелеп, бөтен гомере буена алтын кагыйдәләр булып калырга сәләтле.

Аңлавыбызча, укытучы сүзе бик мөһим әйбер. Балачакта аның дәрес вакытында әйтеп узган нәсыйхәтен колакка элмәскә, игътибар бирмәскә мөмкинбез. Әмма еллар узгач кына әлеге сүзләрнен нинди тирән мәгънәгә ия булгагын аңларбыз. Бәлки барыбыз да дәрестә укытучыларыбыз биргән киңәшләрне истә тотып барып аларны үтәп яшәгән булсак, ялгышулар да азрак булган булыр иде дә. Әмма без ул вакытты балалар гына. Һәм балачакта әле бернинди мәшәкатьләребез дә юк, проблемалар алдында килеп төртелмәгәнбез. Ә үскәч, балачакта әйтелгән нәсыйхәтләр искә төшә. Шул исәптән кадерле әниләребезнең өйрәткәннәре дә колакта яңгырый. Әмма күп очракта соң була шул. Безгә киңәш бирүчеләр: кадерле әниләребез, кайгыртучан укытучыларыбыз булганда аларның сүзләрен тыңлый торган, шул ук чиратта аларны хөрмәт итүче кешеләр булып кала алсак яхшы булыр иде. Чөнки караңгыда баручы кешегә, ягъни бернинди дә юл күрсәтүчесе булмаган, киңәш бирүчесе булмаган кешегә караганда, якты юлдан, инде шактый тормыш тәҗрибәләре булган кеше белән атлаучы күпкә бәхетлерәк. Һәм аның ялгыш юлга кереп китү курыкынычы да азрак. Әниләребез кебек була алган укытучыларыбыз алдында без бурычлы!!!

Кадерле укытучыларыбыз турында, аларга карата хөрмәт, һәм яратуны искә алганнан соң, әлбәттә, шул ук укытучыларның да безне ничек яратканнары, мәктәпне бетергәч тә сагынып искә алганнары хәтергә килә. Һәр 25 нче майда яңгыраган җыр юллары колакта чыңлый:

Кыңгыраулы мәктәп елларына алып кайта мине уйларым.

Укытучы апам дәшә сыман:

Кызларым сез минем, улларым!!!

Айсылу ЮЛДАШЕВА



Внимание!
При использовании материалов просьба указывать ссылку:
«Татар-Ислам.»,
а при размещении в интернете – гиперссылку на наш сайт: tatar-islam.ru

Все новости раздела





Башка хәбәрләр:
07.03.2012 Кеше рәнҗеше кайчан да бер төшә
29.02.2012 «Фатыйх 1453»: Төркия тарих аша киләчәген билгели
24.02.2012 Венера апа Хәлиуллина: «Бәхетемне «Сөләйман» мәчетендә таптым»
20.02.2012 Су буендагы фаҗига яки «Димкәй" нигә югалды?
16.02.2012 Игорь Севрюгин: «Миңа татар теле кирәк!»

Сәхифәнең тулы тексты