Баш бит
  Баш бит     Сайт картасы
Сәхифәләр    RSS-лента

  Агентлык турында
 Сорау-җавап


www.Tatar-Islam.ru
Эзләү

 Тарихи мәкаләләр
 Хәләл маркетингы
 Дөнья
 Вакыйга

 Мөслимәләр сәхифәсе
 Үгет-нәсыйхәт
 Фикһ мәсьәләләре
   Эзләү
Мәрхәмәтле вә Рәхимле Аллаһ исеме белән

«Сөләйман» мәчетендә төрле төбәкләрдән килгән 60 бала ял итә

  Мәкаләләр

Үкенү

21.09.2011

Фәритнең күптәннән авыл Сабан туен күргәне юк иде. Гөнаһ шомлыгына каршымы, 3 ел рәттән авыл Сабан туе көнне аңа шактый озын сәфәргә чыгарга туры килде. Дөрес, сәфәре Татарстан киңлекләрендә генә иде үзе.

Хәләл җефете белән бергә күңел ача алмавына шактый үкенечле хисләр кичерсә дә, Аллаһының тәкъдире шулайдыр дигән уйлар белән юанып яшәде ул. Техника заманы булгач, шул ук көнне кичкә кайтып та җитә иде ул хатыны Гөлзифаның туган төбәгенә — Бире авылына. Анда Фәритне зур ихтирам белән каршы алалар, алдына мөселманча итеп махсус пешерелгән шашлыклар китереп куялар. Әмма озын юл шактый арыткан була Фәритне. Ул бераз капкалап ала да, үзен хөрмәтләгән кешеләргә рәхмәтләрен ирештереп, урынга яту ягын карый. Ә яшь хәләл җефете, Фәритнең рөхсәте белән, кичке Сабантуйга ашыга, чөнки аның күңел ачасы килә.

Фәритнең шундый гадәте бар: нәрсәнедер эшләп алгач, ул аз гына булса да черем итеп алырга ярата. Бу гадәте атасы Хәкимулладан күчкәндер, мөгаен. Инде күптән мәрхүм булган Хәкимулла абзый да, кырык эше кырык җирдә таралып ятса да, ярты сәгать яисә аннан бераз күбрәк ятып йоклап ала иде.

Менә Фәрит шактый гына черем итеп алып, йокысыннан торып утырды, сәгатьне карады, вакыт төнге 12дән авышкан булуга карамастан, янында Гөлзифасы күренмәгәч, аны эзләргә кереште. Бәхеткә, кичке Сабан туе оештырылган урын да аларның өе янында гына. Еракта да түгел икән хәләл җефете. Әнә, чытыр чабып, кем беләндер биеп йөри. Аллага шөкер, дип куанды Фәрит. Әйе, яшьрәк шул әле Гөлзифа, Фәриттән 9 ел соңрак туган. Аның әле бөтен дөньяны дер селкетеп биисе, җырлыйсы, кыскасы, күңел ачу чараларында катнашасы килә. Бәлки башка теләкләре дә бардыр. Дөрес, ул аларны сиздермәскә тырыша. Гөлзифа тәүге очрашуда ук бик тәмле телле, йомшак фигыльле булып күренде Фәриткә.

Менә ул әллә каян Фәритне күреп алды, классташы Борһан белән дәртләнеп биегән җиреннән туктап, очып диярлек, Фәрит янына килеп җитте һәм: «Тордыңмыни, кадерлем? Әле ял итәргә иде сиңа. Ерак юл арыткандыр үзеңне, алтыным»,-дип сөйләнә-сөйләнә, аны кочаклады. Алар дөньядагы иң бәхетле парларны хәтерләтеп, өйгә табан юл алдылар.

... Фәрит үзенең беренче хатыны Мәүлидә белән ялган аерылышу оештырганнан соң (ул чакларда ул әле исламда түгел иде), кем әйтмешли, уеннан уймак чыкты. Башкалабызның Торак мәйданында яңа фатир алган Мәүлидә беркөнне Фәрит белән талашканнан соң, аңа ишекне күрсәтте. «Бар үзеңнең квартирыңа! Миңа мондый ир кирәкми!»-дип кычкырды ул. Ә югыйсә хатыны белән бергәләп сөйләшеп, 19 ел гомер кичергән фатирны улы Радикка калдыру, моның өчен ялган аерылуга бару хакында килешкәннәр иде алар.

Балаларның кычкырып елауларына, ризасызлык белдерүләренә карамастан, Фәриткә явыз хатын алган торактан чыгып китәргә туры килде, чөнки Мәүлидә үзенең бу кыңгыр эшен шактый уйлап кылган булып чыкты. Әгәр өйдән ире чыгып китмәсә, тузынса, дип ул милицияне дә чакырган икән. Фәритне Торак мәйданындагы милиция участогына алып киттеләр. Мәрхәмәтсез хатынның телдән әйтелгән гаризасы буенча Фәритне рәшәткә артына ябып та куйдылар. Аңа 50 сум штраф салдылар да, шул ук көнне иреккә чыгардылар. Шундагы өлкән лейтенант, Фәритне гаҗәпкә калдырып, саф татар телендә: "Ник торасың, энем, син андый аҗдаһа белән. Беткәнмени Казанда әйбәт хатыннар?! Ярый әле аек син. Әгәр салмыш булсаң, 15 тәүлеккә утырта идек үзеңне»,-диде һәм башка беркайчан да Торак мәйданына килмәскә дигән белешмәгә кул куйдырып, аны чыгарып җибәрде.

Тик кая барырга? Фәрит шунда үзенең ялгыз калуын, алай гына да түгел, сукбай хәленә төшүен аңлады. Дөресрәге, фатирлы сукбай ул! Ник дигәндә, аның фатирында яшь балалы гаилә тора. Хәзер генә ул аларны урамга чыгарып җибәрә алмый, лабаса. Мәүлидә сыман, башкаларга рәхимсезлек кыла алмый бит инде ул.

Кыскасы, 1999 елның яз аенда коеп яуган яңгыр астында калды Фәрит. Язмышының шулай явызларча шаяруыдыр инде дип уйлады ул. Җитмәсә, ботинкасы да тишек икән. Менә Фәритнең аягына салкын су кереп тулды һәм туңдыра башлады. Шунда аның әле бүген ашамаган булуы да искә төште. Социалистик шәһәрчектә яшәүче өченче абыйсына барыр иде дә, ул аның хәлен барыбер аңламаячак. Димәк, Киров районында яшәүче икенче абыйсына гына барып егылырга туры киләчәк. Мәүлидә өендә юньләп өстенә дә киенә алмады Фәрит. Бер кат күлмәк тә, тишек ботинка. Ә язгы яңгыр шактый салкынча иде. Менә ул очкылык тотарга кереште. Берникадәр вакыт 2 нче ТЭЦ тукталышының өсте каплаулы, тик ян-яклары ачык булган корылмасы астында басып торды. Фәрит шактый туңды, тешләре тешкә тими башлады. Тукталыштагы кешеләр дә аңа сәерсенеп, шул ук вакытта кызганып та карыйлар сыман тоелды. Алар хәйран җылы киенгәннәр. Көннәр җәйгә таба барса да, тышта әле шактый салкын иде. Җитмәсә, кулчатыры да юк Фәритнең. Инде яңгыр бераз сулыккандай булды. Аның янында басып торучылар да кайсы кая үз эше белән китеп барды. Биредә калтыранып озак басып тора алмаганын аңлаган Фәрит тә Тәбрис абыйларының өенә табан атлады. Тик яңгыр бөтенләй үк туктап бетмәгән әле. Ул берара тагын көчәеп китеп, Фәритнең битен, яңагын чылатты. Әйдә, яусаң яу инде, яңгыр! Әле Фәритнең күңеле генә елый иде, инде кешеләр яныннан китеп баргач, аның күз яшьләре йөзенә үк бәреп чыкты.

Фәрит моннан берничә дистә еллар элек Казанга якты уйлар, матур хыяллар белән килгән иде. Ул татар телен, үз ана телебезне үстерегә хәлемнән килгәнчә тырышырмын дигән иде. Тормышка аштымы соң бу хыяллар? Ни кызганыч, бу сорауга уңай җавап таба алмады ул. Шунысы әйбәт: кулчатырлар тотып, аның каршысыннан узып киткән кешеләр Фәритнең күз яшьләрен яңгыр тамчылары дип уйлыйлардыр, мөгаен. Авызы тулы кан булса да, кешеләр алдында төкермәде ул. Әйтерсең, Фәритнең күңелендә ничә еллар буена җыелып килгән киеренкелек буасын көчле яңгыр ерып җибәрде. Ул инде үзен бушап калгандай сизде. Нәрсәгә соң әле ул болай мәми авызланып тора! Аның белән булган бу хәлләрне бары яхшыга юрарга кирәк, ләбаса! Һәм тырышып эшләргә, эшләргә, эшләргә!

Ул чаклардан соң никадәрле карлар яуды, сулар акты. Фәрит башта бертуган абыйсы Тәбриснең Урман аръягында яңа төзелеп килүче ике катлы таш йортында яшәде. Аннары квартирантлары яшәргә торак тапкач, үзенең бер бүлмәле фатирына күченде. Әй, рәхәт тә соң үзенең фатирында. Җәннәткә тиң булып тоелды ул аңа. Мондагы һәр кадак, һәрбер шөреп таныш һәм якын аңа. Ник дигәндә, улы Ислам белән бергәләп кактылар аларны.

Моннан 4 ел элек бер тол хатынга никах укытып яши башлавын да Фәрит намазлар укый башлап, дин юлына керүе өчен Аллаһының рәхмәте буларак кабул итте. Тик Гөлзифа белән әйбәт кенә, чөкердәшеп яшәргә керешкәч, әйтерсең, аларның арасына шайтан таягын тыкты. Гөлзифа соңгы вакытларда үзен сәер тота башлады. Эше буенча еш сәфәрләргә йөргән ирен ул башкаларга көнләп, өйдә тавыш чыгарырга тотынды. Кыскасы, иблис аларның арасына бозыклык салды шикелле. Фәритнең фикеренчә, югыйсә, көнләшерлек бернинди сәбәп тә юк иде. Ул ничек кенә итеп булса да, Гөлзифаны намазга бастырырга уйлады. Әгәр мөселман хатын-кызына әйләнсә, Гөлзифа уңай якка үзгәрер, әһле ислам булган ирен яхшырак аңлый башлар дип өметләнде. Әмма өметләр акланмады. Дөрес, Гөлзифа берара башына яулык бәйләп, намазлар да укып йөргән булды. Әллә тиз туйдырдымы аны мондый гамәл, әллә башка сәбәпләре булдымы, ни кызганыч, намаз укуын ташлады ул.

Менә шул чагында Фәрит мөслимә булмаган хатын-кыз белән гомерен бәйләгәнгә үтә дә үкенү хисләре кичерде. Тик аны алай җиңел генә ташлап та китә алмаганын аңлады ул. Аңа хәзер нишләргә? Нинди юллар һәм ысуллар белән Гөлзифаны ислам юлына чыгарырга, аны дәгъват кылырга? Әгәр дә Аллаһының һәм хатынының теләге булмаса, ул барыбер динсез гомер кичерәчәк. Менә шулар турында уйлана Фәрит бүгенге көндә.

Хатыйп ГӘРӘЙ



Внимание!
При использовании материалов просьба указывать ссылку:
«Татар-Ислам.»,
а при размещении в интернете – гиперссылку на наш сайт: tatar-islam.ru

Все новости раздела





Башка хәбәрләр:
07.03.2012 Кеше рәнҗеше кайчан да бер төшә
29.02.2012 «Фатыйх 1453»: Төркия тарих аша киләчәген билгели
24.02.2012 Венера апа Хәлиуллина: «Бәхетемне «Сөләйман» мәчетендә таптым»
20.02.2012 Су буендагы фаҗига яки «Димкәй" нигә югалды?
16.02.2012 Игорь Севрюгин: «Миңа татар теле кирәк!»

Сәхифәнең тулы тексты