Баш бит
  Баш бит     Сайт картасы
Сәхифәләр    RSS-лента

  Агентлык турында
 Сорау-җавап


www.Tatar-Islam.ru
Эзләү

 Тарихи мәкаләләр
 Хәләл маркетингы
 Дөнья
 Вакыйга

 Мөслимәләр сәхифәсе
 Үгет-нәсыйхәт
 Фикһ мәсьәләләре
   Эзләү
Мәрхәмәтле вә Рәхимле Аллаһ исеме белән

«Сөләйман» мәчетендә төрле төбәкләрдән килгән 60 бала ял итә

  Мәкаләләр

«Бибинур» һәм «Туй вакытындагы җеназа» ны карагач туган фикерләр

12.09.2011

Кичә VII Казан Мөселман кинофестивале тәмамланып, инде тарихта үзенең лаеклы урынын алды. Бу көннәрдә, тамашачы сыйфатында, миңа да берничә фильмны карау насыйп булды.

Алар арасындагы «Иблис дивары» («Стена дьявола») аерым урын алып торадыр. Үзбәкстан режиссеры Ядкяр Сәгъдиев төшергән бу фильмда ике бертуган арасындагы мөнәсәбәтләргә акча аша шайтани тойгыларның килеп керүе ачык чагылыш тапкан. Әлеге фильмның сюжеты шулай төзелгән ки, ир туганнарның берсе — милиционер, икенчесе — эшкуар. Әмма законсыз юллар белән эш иткәнгә күрә, бай гаиләнең товарларын чик буенда тоткарлаганнар һәм алар хокук сакчысы булган туганнарына мөрәҗәгать итәргә карар кылалар. Тик туганнары сатыла торган затлардан түгел, ул эшкуарларга ярдәм итүдән баш тарта. Менә шуннан башлана да инде ыгы-зыгы һәм ул үсә-үсә зур низагка әйләнә. Өлкәннәр арасында барлыкка килгән тискәре мөнәсәтләрнең тәэсире балаларга нык йогынты ясый. Алар ишегалдын икегә бүлеп корылган диварга каршы булуларын белдерәләр. Хәтта төнлә кемдер диварны җимереп тә ташлый. Туганнарны кышлакта яшәүче агалары килеп, тату көн күрергә чакырса да, моның да файдасы тими. Бары тик эшкуарның олы кызы үз муенына элмәк салгач кына ир туганнар аңнарына килеп, аны бергәләп коткару әмәленә керешә. Аннары инде алар, Берлин стенасын җимергәндәге кебек, үзләренең ишегалдында барлыкка килгән диварны сүтәргә керешәләр. Бу эштә милиционерның кече улы шулкадәрле тырышлык күрсәтә һәм ап-ак тешләрен күрсәтеп елмая ки, аны онытырга һич тә мөмкин түгел.

Үзбәкләр тарафыннан төшерелеп, мин карау бәхетенә ирешкән фильмнарның икенчесе «Туй вакытындагы җеназа» («Свадьба на похоранах») дип атала. Бу тасманы да үзбәкләрнең шактый зур уңышы дип санарга дип санарга буладыр. Тик алдагы фильмнан аермалы буларак, монысында ни еларга, ни көләргә белмәссең.

Бер авылдагы дин әһелләре кешене җирләү йоласын бизнеска әйләндергәннәр, ягъни алар мәрхүмнең туганнары кайгысыннан оста файдаланып, шактый сәдака акчасын кулга төшерәләр. Тик бер өлкән кешенең җеназасы вакытында шактый кыен хәл килеп чыга. Мәрхүм булды дип исәпләнгән кеше берзаманны торып утыра. Алай гына да түгел, ул ишегалдына үз аякларында чыгып, аны тереләй җирләргә җыенган бәндәләрне куып җибәрә. Баксаң, ул үлмәгән, бары аңын гына югалткан икән. Шул ук көнне бер бай кеше үз улының туен үткәрергә дип йөри. Ә җеназа вакытында туй уздыру яхшы гамәлләрдән саналмый. Шуңа күрә дә карт бабайның исән икәнлеген үз күзләре белән күргән теге бай: «Безнең туйда үлгән кешеләр дә терелә»,-дип шулкадәрле шатлана ки, зур гәүдәле булуына кармастан, бөтен дөньяны дер селкетеп биергә керешә.

Узган шимбәдә тагын бер кат тетрәнеп һәм горурланып караган фильмнарның берсе — ул үзебезнең «Бибинур» кинотасмасы булгандыр. Билгеле булганча, Петербург операторлары Татарсатанның Мамадыш районында төшергән бу фильмда татар авылы һәм анда яшәүче бер карчыкның фаҗигале язмышы сурәтләнә.

Дөресен әйтим, бу фильмны инде мин узган елда караган идем. Классик язучыбыз Аяз Гыйлаҗевның «Җомга көн кич белән» әсәре нигезендә төшерелгән бу фильмда катнашучылар узган елда бүләкләр алуга да иреште. Әмма монда мәсьәләләр дә юк түгел икән. Фильмның продюсеры Светлана Бохараеваның әйтүенчә, әлеге тасма ни сәбәптәндер күп тираж белән кинотеатрларга чыгарылмый, телевидениедә күрсәтелми. Аны ел саен үткәрелүче фестивальдә күрсәтәләр дә, шуның белән вәссәлам. «Бу рәвешле фильмның дәрәҗәсен күтәреп булмаячак. Аны Татарстан дәүләте дә якласын иде»,-диде С. Бохараева һәм Премьер-министрга имзалар җыеп тапшырырга дип тәкъдим итте. Кешеләр мондый кәгазьләргә кул куйган арада кыска чыгышлар да булып алды.

Залда «Бибинур» филмында төп рольне башкарган Фирдәвес Әхтәмова торып басып сүз алгач, барча халык аны алкышка күмде. «Мин бүген Филиппинның «Әмир» фильмын карарга дип килгән идем. Аллаһы Тәгалә тарафыннан шулай язылгандыр инде, яңадан «Бибинур»га эләктем. Һәм мин бөтен нәрсәне өр-яңадан кичереп утырдым. Мин бу рольне бүтән кабатлый алмас идем. Аны режиссер да, операторлар да, башкалар да кабатлый алмас иде дип уйлыйм. Бу фильм Раббыбыз тарафыннан безгә бирелгән бер горурлыгыбыз дияр идем. Бу сүзләрне анда үзем уйнаганга әйтмим. Рәхмәт Фетингка. Ул башка милләт кешесе булуга карамастан, үзенең бөтен йөрәген, күңелен биреп эшләде аны. Профессор Хаков һәм башкалар белән киңәшләшеп эшләде. Бу картинаның нигезендә гомерлек проблема ята. Ул — кешенең туган җирен, халкын яратуы. Адәм баласы кайда гына яшәмәсен, барыбер үз халкының бер вәкиле булып кала. Фильм чыкканнан бирле йөрәгемдә яра бар. Аны барлык кешеләр дә, шул җөмләдән җитәкчеләребез дә карасыннар иде. Ни кызганыч, бу картинаның бер нөсхәсе генә дөнья буйлап йөри. Күбрәк тиражга чыгарырга иде аны»,-диде Фирдәвес Әхтәмова.

Г. Камал исемендәге театр әһеле Хәлимә Искәндәрова Мәскәү кинофестивалендә «Бибинур» фильмы күрсәтелгәч, матбугат конференциясендә һәр нәрсәгә бәйләнүчән Мәскәү журналистларының да күзләрендә яшь тамчылары күренүен бәян итте. Ә тамашачылар исә бу кинокартинаның кайсы илдә төшерелүе турында сораганнар. Татарстанда икәнлеген белгәч, алар шаккатканнар һәм гаҗәпкә калганнар. Әйе, бу картина чынлап та бик зәвыклы һәм тирән эчтәлекле итеп эшләнгән. Аны төшергән Ленинград кешеләре татар халкына хөрмәт белән караганнар. Тик бу гына җитми бит әле. Берзаманны фильмны төшерү тукталу чигенә килеп җитә, чөнки акчалары бетә. Хәлимә Искәндәрованың әйтүенчә, бу хәлдән Светлана Бохараева коткара. Ул хәтта үз фатирын залогка салып, фильмның эшләнеп бетүенә ирешә. Чын мәгънәсендәге ватанпәрвәрлек бу, лабаса! Тик моны әлегә кадәр аңлаучылар юк дәрәҗәсендә.

«Татар-кино» вәкиле булган бер ханым исә бу фильмның бердәнбер тасма вариантын Светлана Бохараеваның Мәскәүгә алып китүе һәм аның аннан кайтмавы турында белдерде. ДИВИДИ варианты эшләнеп, ул районнарга һәм сораган кешеләргә таратылган икән. Тик фильмның дәрәҗәсен күтәрү өчен болар гына җитәме соң? Юк, әлбәттә. Болар турында С. Бохараева бик тәфсилле итеп аңлатты. «Мин картинаның сез сөйләгәнчә, 5 сумга авыл клубларында күрсәтүгә каршы. Дөрес, аларын да эшләргә кирәк, анысы. Әмма без фильмны Россиядәге кинотеатрларга чыгармасак һәм телевидениенең беренче каналында күрсәтмәсәк, уңышка ирешә алмаячакбы. Аның башка юлы юк»,-диде продюсер ханым.

Миңа бу бәхәстә, һичшиксез, Светлана Бохараева хаклы булып тоелды. Кызганыч ки, шундый үзәкләргә үтәрлек тәүге яхшы фильм чыгарып та, без әле аны тиешле югарылыкта башкаларга күрсәтергә өйрәнмәгәнбез. Үз эчебезгә генә йомылып яшәүнең зарарлы бер күренешедер дип бәялим мин аны. Әгәр без үз-үзебезне ихтирам итәргә һәм уңай гамәлләребезне күрсәтергә өйрәнмәсәк, икенче, өченче фильмнарыбызны төшерергә алынучылар табылырмы? Ә бит талантлы әдипләребез, язучыларыбыз бихисап, лабаса. Аларның үлемсез әсәрләренә нигезләнеп, берне генә түгел, йөзәрләгән, меңәрләгән яхшы фильмнар төшереп булыр иде. Без бу мәсьәләдә Үзбәкстандагы кардәшләребездән һич тә калышырлык түгел. Дөрес, фәкать бер аерма бар: алар мөстәкыйльлек алган халык, ә без һаман да камыт эчендә.

Хатыйп ГӘРӘЙ



Внимание!
При использовании материалов просьба указывать ссылку:
«Татар-Ислам.»,
а при размещении в интернете – гиперссылку на наш сайт: tatar-islam.ru

Все новости раздела





Башка хәбәрләр:
07.03.2012 Кеше рәнҗеше кайчан да бер төшә
29.02.2012 «Фатыйх 1453»: Төркия тарих аша киләчәген билгели
24.02.2012 Венера апа Хәлиуллина: «Бәхетемне «Сөләйман» мәчетендә таптым»
20.02.2012 Су буендагы фаҗига яки «Димкәй" нигә югалды?
16.02.2012 Игорь Севрюгин: «Миңа татар теле кирәк!»

Сәхифәнең тулы тексты