Баш бит
  Баш бит     Сайт картасы
Сәхифәләр    RSS-лента

  Агентлык турында
 Сорау-җавап


www.Tatar-Islam.ru
Эзләү

 Тарихи мәкаләләр
 Хәләл маркетингы
 Дөнья
 Вакыйга

 Мөслимәләр сәхифәсе
 Үгет-нәсыйхәт
 Фикһ мәсьәләләре
   Эзләү
Мәрхәмәтле вә Рәхимле Аллаһ исеме белән

«Сөләйман» мәчетендә төрле төбәкләрдән килгән 60 бала ял итә

  Мәкаләләр

«Рубин» клубының баш тренеры «Сөләйман»да ифтар үткәрде

22.08.2011

Кичә Казанның «Рубин» футбол клубы баш тренеры һәм остазы Корбан Бердыев үзенең дуслары, ярдәмчеләре белән башкаланың «Сөләйман» мәчетендә авыз ачу мәҗлесе уздырды. Аны гыйбадәтханәдә «Сөләйман»ның имам-хатибы Илдар хәзрәт Баязитов каршы алды һәм сәламләде.

Авыз ачу кичәсендә 200дән артык кеше җыелды. Алар арасында кунаклар, мәхәллә халкы һәм Сукырларның тернәкләндерү үзәге шәкертләре бар иде.

Ифтар мәҗлесендә үз вакытында Казан Ислам көллиятен һәм «Мөхәммәдия» Казан югары мөселман мәдрәсәсен тәмамлаган, хәзер Казандагы Россия Ислам университетында укуын дәвам итүче Фәнис хәзрәт Мингәрәев вәгазь сөйләде. Шунысы бар: Фәнис хәзрәтнең балачактан күзләре күрми.

Корбан Бердыев үзләрен җылы кабул иткәннәре өчен мәчетнең имамы Илдар хәзрәткә олуг рәхмәтен белдерде. Биредә шунысын да әйтеп узу мәслихәт: Татарстан һәм Россиядә генә түгел, бөтен дөньяда танылу алган Казан командасы баш тренеры Корбан Бердыев «Сөләйман» мәчете әһелләре белән күптәннән элемтәдә тора. Ул әле яңарак кына мәхәллә халкына намаз уку өчен Төркиядән махсус китерелгән келәмнәр бүләк итте.

Изге айдагы бу очрашу дустанә шартларда барды. Мәхәллә халкы Корбан Бердыевка 24 августта Казанда Чемпионнар Лигасы кысаларында узачак уенда уңыш теләде, дога кылып торачаклары турында әйтте. Әйе, казанлыларга бу матчта уңышлы чыгыш ясау аеруча мөһим, чөнки якташларыбыз Лиондагы беренче уенда 1 : 3 исәбенә көндәшләренә оттырган иде. Хәзер безгә ике туп аермасы белән французларны җиңәргә кирәк.

Исегезгә төшерәбез: «Рубин» — «Лион» командалары очрашуы Казанның Үзәк стадионында берсекөнгә 20:00 сәгатьтә башлана.



Внимание!
При использовании материалов просьба указывать ссылку:
«Татар-Ислам.»,
а при размещении в интернете – гиперссылку на наш сайт: tatar-islam.ru

Все новости раздела





Башка хәбәрләр:
07.03.2012 Кеше рәнҗеше кайчан да бер төшә
29.02.2012 «Фатыйх 1453»: Төркия тарих аша киләчәген билгели
24.02.2012 Венера апа Хәлиуллина: «Бәхетемне «Сөләйман» мәчетендә таптым»
20.02.2012 Су буендагы фаҗига яки «Димкәй" нигә югалды?
16.02.2012 Игорь Севрюгин: «Миңа татар теле кирәк!»

Сәхифәнең тулы тексты