Баш бит
  Баш бит     Сайт картасы
Сәхифәләр    RSS-лента

  Агентлык турында
 Сорау-җавап


www.Tatar-Islam.ru
Эзләү

 Тарихи мәкаләләр
 Хәләл маркетингы
 Дөнья
 Вакыйга

 Мөслимәләр сәхифәсе
 Үгет-нәсыйхәт
 Фикһ мәсьәләләре
   Эзләү
Мәрхәмәтле вә Рәхимле Аллаһ исеме белән

«Сөләйман» мәчетендә төрле төбәкләрдән килгән 60 бала ял итә

  Мәкаләләр

Кичә Ирек Даутов «Сөләйман» мәчетендә ифтар мәҗлесе уздырды

18.08.2011

142,65 Kb

Моннан 6 ел элек Казанның Мәскәү районы хакимиятендә беренче урынбасар вазифасын башкарган, бүгенге көндә «Казаноргсинтез» ААҖнең йөзү бассейны хезмәткәрләрен җитәкләүче Ирек Фәрит улы Даутов кичә «Сөләйман» мәчетендә ифтар оештырды. Бу мәҗлестә Мәскәү районы хакимиятендә элек һәм хәзер эшләүчеләр, эшмәкәрләр, төрле дәрәҗәдәге 150 дән артык җитәкче катнашты.

Башта Тимергали хәзрәт уразаның 5 фарыз гамәлнең берсе булуы, аның кешеләргә уңай йогынтысы турында тирән эчтәлекле һәм үтемле вәгазь сөйләде. Тимергали хәзрәтнең сөйләвенчә, Рамазан ул Коръән иңгән ай буларак та безгә кадерле. Ураза кешенең эчке халәтен үзгәртергә сәләтле.

Бу вакытта мәчеткә җитәкчеләр килә торды һәм андагы урыннарның тар булуы күзгә чалынды.

Мәчетнең фарыз залында «Идел — Прес»ның генераль директоры, элек Мәскәү районы хакимиятендә Директорлар Советын җитәкләгән Ислам Әхмәтҗановны (ул хәзер Татарстан Дәүләт Советы депутаты), кайчандыр беренче урынбасар булган Шамил Гыйльмановны (ә ул «Сөләйман» мәчетен төзүдә дә актив катнашкан кешеләрнең берседер), мәчетне төзүдә турыдан-туры катнашкан Рәхимҗан Сөләймановны һәм башкаларны күрергә мөмкин иде. Тик алар арасында Мәскәү районының элеккеге башлыгы Гүзәлия Минкина гына күренмәде.

Ирек Фәрит улының әйтүенчә, Мәскәү районы җитәкчеләре «Сөләйман» мәчетендә инде 8 нче тапкыр үткәрәләр икән ифтарны.

«Мин баштарак хакимият башлыгының беренче урынбасары буларак алынган идем бу изге эшкә. Аннары инде традицияне бозмыйбыз дигән фикердән чыгып, аны дәвам итәргә уйладык. Хакимияттән киткәнемә дә 6 ел инде. Тик аннары да егетләр: «Әйдә, кешеләрне җый, гореф-гадәтләрне ташлама»,-диделәр. Аларның сүзләрен тыңламыйча булмады. Үземнең күңлемә дә тынычлык һәм рәхәтлек бирә бу гамәл. Аннары элек бергә эшләгән дуслар белән дә очрашып сөйләшергә мөмкинлек бирә ул авыз ачу мәҗлесе»,-ди Ирек Даутов.

Ифтар мәҗлесенә килгән барлык җитәкчеләр, эшкуарлар үзләренә бәйрәм ясаган Ирек Даутовка, мәчетнең имамы Илдар хәзрәт Баязитовка, биредә эшләүчеләрнең һәммәсенә олуг рәхмәтләрен әйтеп таралыштылар.

Ирек Фәрит улы исә мондый мәҗлесләрне мәчеттә киләчәктә дә үткәрергә ниятләре булуы хакында әйтте. «Чөнки шушы мәҗлесләр аша яшь җитәкчеләрнең, эшмәкәрләрнең дингә тартылуы күңелгә рәхәтлек бирә»,-диде ул.

Хаҗип ӘХМӘТША



Внимание!
При использовании материалов просьба указывать ссылку:
«Татар-Ислам.»,
а при размещении в интернете – гиперссылку на наш сайт: tatar-islam.ru

Все новости раздела





Башка хәбәрләр:
07.03.2012 Кеше рәнҗеше кайчан да бер төшә
29.02.2012 «Фатыйх 1453»: Төркия тарих аша киләчәген билгели
24.02.2012 Венера апа Хәлиуллина: «Бәхетемне «Сөләйман» мәчетендә таптым»
20.02.2012 Су буендагы фаҗига яки «Димкәй" нигә югалды?
16.02.2012 Игорь Севрюгин: «Миңа татар теле кирәк!»

Сәхифәнең тулы тексты