Баш бит
  Баш бит     Сайт картасы
Сәхифәләр    RSS-лента

  Агентлык турында
 Сорау-җавап


www.Tatar-Islam.ru
Эзләү

 Тарихи мәкаләләр
 Хәләл маркетингы
 Дөнья
 Вакыйга

 Мөслимәләр сәхифәсе
 Үгет-нәсыйхәт
 Фикһ мәсьәләләре
   Эзләү
Мәрхәмәтле вә Рәхимле Аллаһ исеме белән

«Сөләйман» мәчетендә төрле төбәкләрдән килгән 60 бала ял итә

  Мәкаләләр

Равил хәзрәт Гайнетдин ислам галимен искә алу чарасында катнашты

17.08.2011

Быел Сафаҗай авылында узган «Фәезхан укулары»нда Россия Мөфтиләр Шурасы рәисе Равил хәзрәт Гайнетдин һәм Финляндия татарлары да катнашты. Гайнетдин соңгы тапкыр монда ун ел элек килгән.

«Фәезхан укулары» Хөсәен Фәезхановның туган авылы Сафаҗайда оештырылды. Аны башлап йөрүчеләрнең берсе Түбән Новгород мөселманнары Диния нәзарәте идарәсенең голәмалар шурасы рәисе Дамир Мөхетдинов сүзләренчә, галим турында күбрәк белсеннәр өчен аны шәһәр белән авылда аралаштырып уздыралар.

«Шәһәрдә үткәргәндә күбрәк дөньяви урыс галимнәре килә һәм без аларга татар мирасын танытабыз, ә авылда, нигездә, укытучылар катнаша», - ди ул.

Быелгы чара аеруча да киңкүләм оештырылган. Равил хәзрәт Гайнетдин килү хөрмәтенә хакимият юлларны рәтләгән, мәчетләргә ремонт ясалган. Гайнетдиннан тыш, «Фәезхани укулары»нда Финляндиядән, Петербурдан һәм Казандагы тел, әдәбият һәм сәнгать институтыннан да бер төркем вәкиллек катнашкан.

Бу чарага дип профессор Айдар Юзеев белән Мөхетдиновның Фәезханов турында монографиясе басылган. Шулай ук Нижгар татарларының мирасы, аерым алганда, теле һәм сәнгате турында да китап чыккан.

«Чара барышында аларны тәкъдим итү булды. Фәезханов иҗаты турында сүз алып бардык. Укулар тәмамланганнан соң мөфти галимнең каберен зиярәт итте, анда догалар укыды», - ди Мөхетдинов.

Равил хәзрәт Гайнетдин соңгы тапкыр монда ун ел элек Сафаҗай авылының 550 еллыгына килгән булган. Бу юлы сәфәре барышында ул 15 авылны караган, мөселманнар белән очрашкан. Аларга бүгенге ислам дөньясындагы вазгыятьне аңлаткан. Шул ук Хөсәен Фәезханов һәм аның остазы Шиһабетдин Мәрҗәни заманында дини мәдрәсәләрдә дөньяви фәннәрне дә укытуны алга сөргән. Бу фикерләрнең мөһим булуын Равил Гайнетдин тагын бер кат ассызыклап узган.

Равил хәзрәт Гайнетдин милләтара һәм динара татулыкны саклауга багышланган конференциядә дә катнашты«Моннан тыш, Фәезханов китап һәм газет бастыру өчен тырышып йөргән, ләкин ул аны тормышка ашыра алмаган. Бүгенге көндә Россия мөселманнары барлык массакүләм мәгълүмат чаралары, интернетны кулланып яшәргә тиеш. Юкса, аны дошманнар безгә каршы кулланачак. Татар мөселманнары белемле һәм тәҗрибәле булырга тиеш. Бу хакта үз чыгышында мөфти дә сөйләде», - ди Мөхетдинов.

Равил хәзрәт «Фәезханов укулары»ннан тыш, өлкә хакимияте тарафыннан Мәдәнә авылында үткәрелгән «Милләтара һәм динара татулыкны саклау юллары» дип аталган тагын бер конференциядә катнашкан. Россиядәге гражданлык мәсьәләләренә багышланса да, бу чарага православиелеләр һәм яһүдләр ни өчендер килмәгән.

«Шуңа чыгыш ясаучыларның берсе татулык мәсьәләсенә мөселманнар күбрәк игътибар бирә булып чыга дип ассызыклады», - ди Мөхетдинов дип хәбәр итте "Азатлык.орг"..



Внимание!
При использовании материалов просьба указывать ссылку:
«Татар-Ислам.»,
а при размещении в интернете – гиперссылку на наш сайт: tatar-islam.ru

Все новости раздела





Башка хәбәрләр:
07.03.2012 Кеше рәнҗеше кайчан да бер төшә
29.02.2012 «Фатыйх 1453»: Төркия тарих аша киләчәген билгели
24.02.2012 Венера апа Хәлиуллина: «Бәхетемне «Сөләйман» мәчетендә таптым»
20.02.2012 Су буендагы фаҗига яки «Димкәй" нигә югалды?
16.02.2012 Игорь Севрюгин: «Миңа татар теле кирәк!»

Сәхифәнең тулы тексты