Баш бит
  Баш бит     Сайт картасы
Сәхифәләр    RSS-лента

  Агентлык турында
 Сорау-җавап


www.Tatar-Islam.ru
Эзләү

 Тарихи мәкаләләр
 Хәләл маркетингы
 Дөнья
 Вакыйга

 Мөслимәләр сәхифәсе
 Үгет-нәсыйхәт
 Фикһ мәсьәләләре
   Эзләү
Мәрхәмәтле вә Рәхимле Аллаһ исеме белән

«Сөләйман» мәчетендә төрле төбәкләрдән килгән 60 бала ял итә

  Мәкаләләр

Кичә «Сөләйман» мәчетенә ТҖ Президентының дини берләшмәләр белән хезмәттәшлек идарәсе башлыгы килде

16.08.2011

102,47 Kb176,33 Kb

Кичә «Сөләйман» мәчетенә ТҖ Президентының дини берләшмәләр белән хезмәттәшлек идарәсе башлыгы Марат Гатин килде һәм биредә бер айлык курсларда дини белем алучы күзләре күрмәүчеләр белән очрашты.

Марат Илшат улы башта биредә белем алучыларны изге Рамазан ае белән котлады һәм аларга: «Аллаһы Тәгалә уразаларыбызны кабул итсен»,-дигән теләкләрен белдерде.

Марат Гатинның сүзләренчә, Илдар хәзрәт Баязитов җитәкләгән «Сөләйман» мәчетендә сукырларга Коръән укырга өйрәтү буенча зур тәҗрибә тупланды.

«Әлеге тәҗрибә — Россиядә бу этапта бердәнбер. Бу эшкә ихтыяҗ зур һәм ул кирәкле гамәл. Кешеләр бирегә Чечня, Дагыстан, Башкортстан һәм башка төбәкләрдән тернәкләнү узар өчен генә килмиләр, алар үзара танышалар, үзләренә яңа дуслар табалар, билгеле бер элемтәгә керәләр»,-диде Марат Гатин.

Идарә башлыгы бу гыйбадәтханәдә беренче тапкыр гына булмавы, күзләре күрмәүчеләрнең дә кайберләре белән таныш икәнлеген әйтеп узды. Ул аннары монда белем алучыларга: «Миңа сорауларыгыз юкмы?»-дип мөрәҗәгать итте. Беренче булып Әстерханнан килгән Рамазан Морзашев сүз алды. Тик ул сораулар бирмәде, Илдар хәзрәткә һәм биредә эшләүче хезмәткәрләргә рәхмәтен әйтү белән чикләнде. Шулай да Марат әфәнде Рамазанның тел төбен тиз аңлап алды диясе килә. Ул аларга: «Сезгә монда укырга кысанрак икәнен күреп торам. Аллаһы боерса, 2013 елда яңа Тернәкләндерү үзәге төзелеп бетеп, сафка басар, аннары инде сезгә уку мөмкинлеге артыр»,-дип бик мөһим мәгълүмат ирештерде.

Дагыстаннан белем алырга килгән Ильяс Алиевның сөйләвенчә, август башында кинәт кенә аның эче авырта башлый. 3сендә Ильясны Казандагы 12 нче хастаханәгә салырга туры килде. Хирурглар, кичекмәстән, аның үт куыгына операция ясаганнар. Барлык чыгымнарны «Сөләйман» мәчете әһелләре күтәргәннәр. «Мин хәзер яңадан туган кебек булдым. Үземне яхшы хис итәм. Әйтерсең, мин гомерем буена Казанда яшәгәнмен! Сезгә олуг рәхмәтләремне белдерәм!»-дип дулкынланып сөйләде Ильяс әфәнде.

Аның бу сүзләрен дә җавапсыз калдырмады Марат Илшат улы. «Мөселман кешесе кайда гына яшәмәсен, ул Чечняда, Дагыстанда яисә Татарстанда торамы, башка мөселманнарга һәрчак якын кардәш булып кала. Мөселманнарны «Ләә иләһә иллаллаһ, Мөхәммәдүр-рәсүлуллаһ» кәлимәсе берләштерә. Әгәр татар кешесе Дагыстанга барып, шундый ук хәлгә тарыса, сез дә аңа шундый ук ярдәмне күрсәткән булыр идегез»,-дигән фикерләрен ирештерде идарә җитәкчесе.

Аннары чечен кешесе Даут Йосыфхаҗиев сүз алды. Ул русчаны шактый әйбәт белә икән. «Бу юлы без Татарстанга 4 кеше килдек. Биредә тупланган биниһая зур тәҗрибә башка төбәкләрдәге күзләре күрмәүчеләр өчен үрнәк булып торырлык. Сукырлар өчен дөньяви уку йортлары җитәрлек. Ә менә мөселманнарны укыту өчен андый уку йорты бары «Сөләйман»да гына. Дөрес, Чечняда да Тернәкләндерү үзәге төзелде. Тик әле ул ачылмаган. Бу эшне Чечняның башлыгы Рамзан Кадыйров үзе күз уңында тота. Рухи белем алмаган кеше ул җимеш бирмәүче агач сыман. Мин Илдар хәзрәткә һәм аның хезмәткәрләренә, үзебезнең республика башлыгына Аллаһының рәхмәтләре булсын дип телим»,-диде Даут әфәнде.

Идарә башлыгы белән очрашуда Татарстан вәкилләре булган Илгизәр Хәмидуллин, Илгизәр Хөсәенов, Илгизәр Сибагатов, Әкрам абый Җәләлов һәм башкалар сүз алып сөйләде. Аларның сүзләренчә, бүгенге көндә бер урынга 13 кеше дәгъва кыла. Илгизәр Хәмидуллин исә Брайльчә дини китаплар бастыру тәҗрибәсе белән уртаклашты.

Дустанә шартларда барган бу очрашу ике як өчен дә файдалы булды диясе килә. Марат Илшат улы «Сөләйман» мәчетендә күзләре күрмәүчеләрнең укый торган урыннарын карады, көнкүрешләре белән кызыксынды. Аннары ул биредә мөселманнар белән ахшам намазын укып, ифтар мәҗлесендә катнашты. Күпләр аның бу көнне мәчеткә килгән «Әл — Җәзирә» хәбәрчесе белән гарәпчә җиңел генә сөйләшеп китүенә сокланды. Аннан соң да әле ул тиз генә китеп бармады. Әһле ислам белән ястү һәм тәравих намазларын укыды.

Соңыннан ул мәчеткә намаз укырга килгән өлкән яшьтәге апалар белән очрашты. Аларга Татарстан Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнехановның сәламнәрен җиткерде. Апалар аларны зурлап килгән идарә башлыгының үзенә дә олуг рәхмәтләрен ирештерделәр. Алар шулай ук мәчетнең имамы Илдар хәзрәткә, Тернәкләндерү үзәге директоры Мәликә ханым Гыйльметдиновага бик уңай карашта булуларын әйттеләр.

Хатыйп ГӘРӘЙ



Внимание!
При использовании материалов просьба указывать ссылку:
«Татар-Ислам.»,
а при размещении в интернете – гиперссылку на наш сайт: tatar-islam.ru

Все новости раздела





Башка хәбәрләр:
07.03.2012 Кеше рәнҗеше кайчан да бер төшә
29.02.2012 «Фатыйх 1453»: Төркия тарих аша киләчәген билгели
24.02.2012 Венера апа Хәлиуллина: «Бәхетемне «Сөләйман» мәчетендә таптым»
20.02.2012 Су буендагы фаҗига яки «Димкәй" нигә югалды?
16.02.2012 Игорь Севрюгин: «Миңа татар теле кирәк!»

Сәхифәнең тулы тексты