Баш бит
  Баш бит     Сайт картасы
Сәхифәләр    RSS-лента

  Агентлык турында
 Сорау-җавап


www.Tatar-Islam.ru
Эзләү

 Тарихи мәкаләләр
 Хәләл маркетингы
 Дөнья
 Вакыйга

 Мөслимәләр сәхифәсе
 Үгет-нәсыйхәт
 Фикһ мәсьәләләре
   Эзләү
Мәрхәмәтле вә Рәхимле Аллаһ исеме белән

«Сөләйман» мәчетендә төрле төбәкләрдән килгән 60 бала ял итә

  Мәкаләләр

«Ространснадзор»: «Булгария»не капитаны батырган

16.08.2011

Кичә Транспорт өлкәсендә федераль күзәтү хезмәте комиссиясе быелның 10 июлендә Куйбышев сусаклагычында баткан «Булгария»не тикшерү эшләрен тәмамлады. «Ространснадзор»ның хисапнамәсендә күрсәтелгәнчә, сәяхәт кылу судносын «сәбәпләр җыелмасы» һәлак иткән. Шулай да корабль көчле давыл вакытында куркыныч маневр ясагач, су төбенә киткән.

«Ространснадзор» белгечләре шундый нәтиҗәгә килгәннәр: «Булгария»леләр сул яктагы эшләми торган төп дизель-генератор белән юлга чыкканнар, корпуста 4 тишек булган, шулай ук ябылмаган иллюминаторларның да зур роль уйнаганлыгы ачыкланган.

«Судноның батуы давыл шартларында борттагы ачык иллюминаторлар аша суның ургылып керүе һәм төп палуба астындагы бүлемнәрдә суның булуы килүе нәтиҗәсендә барлыкка килгән»,-диелә бу комиссиянең хәбәр итүендә.

10 июльдә давыл турында кисәтү булуга карамастан, Мәскәү вакыты белән 11: 15 тә «Булгария»нең капитаны Александр Островский Болгардан китү карарын кабул итә. «Ространснадзор» хезмәткәрләре ачыклаганча, капитан үзенең карары турында якындагы диспетчерга да әйтүне кирәк тапмаган. Моннан тыш, теплоходта барлык иллюминаторларны һәм төп палубадан түбәндә булган люкларны ябырга тиешләр иде. Тик болар эшләнмәде. Иллюминаторларны эсселектән интеккән пассажирлар ачкан булганнар, чөнки судноның каюталарында кондиционерлар куелмаган.

Теплоходның 4 градус авышлык белән йөзеп барганлыгы расланган. «Булгария»нең корпусында 44 кв. сантиметрлы 4 тишекнең булганлыгы билгеләп үтелгән. Тик аларның каян барлыкка килгәнлеге мәгълүм түгел.

12: 25тә «Булгария»нең сул ягы көчле җил астында кала. Шул ук вакытта яшенле каты яңгыр яварга керешә. Капитан А. Островский рульне 5 градуска сулга бора. Мондый маневр вакытында «барлык теплоходлар да өстәмә рәвештә уң якка авышучан була». Экспертлар исәпләгәнчә, биредә капитан ялгышлык җибәрә. Ул судноның болай да инде уң якка авышуына әһәмият бирми. Болардан тыш, ул һава торышының кинәт начараеп китүен күз уңыннан ычкындыра һәм судноның җилкәнле булуын оныткан, күрәсең.

Судноны сул якка боргач, аңа көчле җил китереп бәрә һәм ул уң якка 9 градуска авыша. Нәтиҗәдә, иллюминаторлар аша ургылып су керә башлый, «Булгария»гә 1 минут эчендә 50 тонна су керә.

Капитан судноны җилгә каршы куймакчы булып, рульне 15 градуска бора, теплоход инде уң якка 13 градуска авыша. Минутына 125 тонна тизлек белән су керергә керешә. Иллюминаторлар гына түгел, төп палубуның бер өлеше дә су астында кала. 5-7 секунд эчендә «Булгария» 20 градуска уң якка авыша, судно уң якка егыла һәм бата.

Исегезгә төшерәбез: бу фаҗига 2011 елның 10 июлендә Куйбышев сусаклагычында ярдан 3 чакрым ераклыкта барлыкка килә. Казан — Болгар — Казан маршруты буенча ике көнлек круизга чыккан теплоход катлаулы һава торышы шартларында бата.

Баткан вакытта суднода 201 кеше булган, аларның 79ы коткарыла. РФнең Тикшеренү комитеты мәгълүматларына караганда, судноның батуы нәтиҗәсендә 122 кеше һәлак булган.



Внимание!
При использовании материалов просьба указывать ссылку:
«Татар-Ислам.»,
а при размещении в интернете – гиперссылку на наш сайт: tatar-islam.ru

Все новости раздела





Башка хәбәрләр:
07.03.2012 Кеше рәнҗеше кайчан да бер төшә
29.02.2012 «Фатыйх 1453»: Төркия тарих аша киләчәген билгели
24.02.2012 Венера апа Хәлиуллина: «Бәхетемне «Сөләйман» мәчетендә таптым»
20.02.2012 Су буендагы фаҗига яки «Димкәй" нигә югалды?
16.02.2012 Игорь Севрюгин: «Миңа татар теле кирәк!»

Сәхифәнең тулы тексты