Баш бит
  Баш бит     Сайт картасы
Сәхифәләр    RSS-лента

  Агентлык турында
 Сорау-җавап


www.Tatar-Islam.ru
Эзләү

 Тарихи мәкаләләр
 Хәләл маркетингы
 Дөнья
 Вакыйга

 Мөслимәләр сәхифәсе
 Үгет-нәсыйхәт
 Фикһ мәсьәләләре
   Эзләү
Мәрхәмәтле вә Рәхимле Аллаһ исеме белән

«Сөләйман» мәчетендә төрле төбәкләрдән килгән 60 бала ял итә

  Мәкаләләр

Бәрәкәтле туфракта калкып чыккан «Сөләйман»

11.08.2011

Чәчләренә чал кергән базык гәүдәле тыйнак ул кеше белән без көн саен «Сөләйман» мәчетендәге ифтар мәҗлесләрендә очрашабыз. Тик күпләр аның Казандагы бу гыйбадәтханәне төзүче прораб булуын, алай гына да түгел, иман йортына «Сөләйман» исеме бирелүдә дә күпмедер өлеше барлыгын белмиләрдер әле.

Сүзем бүгенге көндә «Кристалл плюс» дигән төрек компаниясендә эшләүче Рәхимҗан Сөләйманов турында.

Дөресен генә әйткәндә, мин Рәхимҗан Сөләйман улы (әтисенең чын исеме Соруретдин булса да, аны Рәхимҗанның бабасы исеме белән Сөләйман дип атап йөрткәннәр) белән күптәннән таныш инде. Әле мәчет төзелеп кенә килгәндә, ул чагындагы Мәскәү районы җитәкчесенең беренче урынбасары Шамил Закир улы Гыйльмановка изге йортның түбәсен ябарга калай кирәк дип бергәләп кергән идек. Каршы килмәде Шамил Закир улы, кирәкле кәгазьләргә имзасын сырлады. Аннары Мәскәү районында тәүге мәчет салуның барышы турында «Шәһри Казан» газетасы битләрендә аерым бер язма да барлыкка килде. Баксаң, ул вакыйгаларга да 13 елдан артык вакыт узган инде.

«Сөләйман» мәчетенең кыйбласын мөхтәрәм Габделхак хәзрәт Саматов билгеләгән

1998 елның язында Левченко бистәсенең «Рәхмәт» исемендәге мәхәллә халкы бер фирмада төзелеш эшләре белән шөгыльләнүче Рәхимҗан Сөләймановка мәчет салуны җитәкләвен үтенеп мөрәҗәгать итә. Мәхәллә әгъзалары Рәхимҗанның 1990 — 1995 елларда Мәскәү районы Советы депутаты, президиум әгъзасы, социаль яклау комиссиясе рәисе булганлыгын да белгәннәр икән. Ул эшли торган фирманың җитәкчесе рус кешесе булса да, Рәхимҗан Сөләйман улының ике урында гамәл кылуына каршы килми. Биредә мәхәллә халкы Рәхимҗанның әтисе Сөләйманның бистәдә мулла вазифаларын башкаруын да истә тотканнардыр бәлки.

Ничек кенә булмасын, Рәхимҗан өй бусагасын инде берничә тапкыр атлап кергән аксакалларның үтенечен аяк астына салырга ярамаганлыгын аңлый һәм ризалыгын белдерә. Тик эшне каян башларга? Аның әле мәчет төзеп караганы юк, лабаса. Аксакаллар аңа ул чактагы Баш казый Габделхак хәзрәт Саматовка мөрәҗәгать итәргә киңәш бирә. Әлбәттә, Габделхак хәзрәт аларның изге эшенә булышырга, кем әйтмешли, биш куллап риза. Аннары ул бит әле Рәхимҗанның туганы да. Дөресрәге, Рәхимҗанның бертуган абыйсы Мәүлетнең баҗасы. Ул Левченко бистәсенә килеп, компас ярдәмендә биредә төзеләсе мәчет нигезенең кыйблага юнәлешен билгели. Менә шуннан соң кызу эш башлана. Рәхимҗанга Мәскәү районы җитәкчеләрен белү дә нык ярдәм итә. Аларның күбесе мәчет төзелешенә каршы килмәгәнлеген белдерә.Бигрәк тә Мәскәү районының ул вакыттагы җитәкчесе Гүзәлия Тәлгат кызы Минкина изге эшнең тиз арада җәелеп китүенә күп булыша. Аның үрнәгенә башкалар да кушыла. Рәхимҗан әфәнденең сүзләренчә, Левченкодагы мәчетнең төзелешенә беренче урынбасар Шамил Гыйльманов, урынбасар Ирек Даутов, АТП-4 директоры Наил Садриев, «Тасма» директоры Дамир Муратов, 3 нче икмәк заводы директоры Илдар Никифоров, 2 нче икмәк заводы җитәкчесе Шамил Зәетов, 3 нче ТЭЦ директоры Илгизәр Закиров, 1 нче балалар, 11 нче, 13 нче дәваханәләр баш табиблары Камил Закиров, Минзаһит Якупов, Фәрит Закиров һәм башкалар теләп булыша. Мәчет төзелешенә иң актив катнашучылар булган Левченко мәхәлләсе халкыннан Салих Вафин (бераздан аны бригадир итеп тә билгелиләр), Миннеәхәт Минҗанов, Зөфәр Әһлиуллин, Камил Сәйфетдинов, Әсхәт Галиәсгаров, Вәккаф Хөснетдинов, Мәдинә, Тәскирә, Мәгъсумә апаларның, Әлфиянең көче күп керә.

Рәхимҗан Сөләйманов

Рәхимҗан 1947 елның 24 декабрендә Сөләймановлар гаиләсендә 8 нче бала булып дөньяга килә. Әтисе кечкенәдән аны намазга бастыра. «Минем әтине бистә халкы «Сөләйман бабай» яисә «Хәзрәт» дип атап йөртте. Мәскәү һәм Киров районнарында яшәүчеләр аны барлык дини бәйрәмнәргә чакыралар иде. Безнең өйгә авыру балаларын җитәкләп, хәтта рус кешеләре дә килде. Ул аларга Коръән укып, өшкереп, чәйләр эчереп кайтарып җибәрә иде. Ә мәҗлесләр вакытында кешеләр ул сөйләгән вәгазьләрне сәгатьләр буена йотлыгып тыңлыйлар иде. Ә әти бигрәк юмарт кеше булды. Мохтаҗларга хәтта соңгы ризыгын да бирергә мөмкин иде»,-дип сөйләде Рәхимҗан әфәнде. Аның әтисе 1971 елда 77 яшендә вафат була. Рәхимҗан мәктәптән соң, төзелеш институтын тәмамлый. Үз һөнәре буенча эшли башлый. Ә мәчетне төзегән чорларда аларның фатиры, әйтерсең, штабка әйләнә. Аларга көндезен дә, хәтта төнлә дә шалтыратулар тынып тормый. Бер мәлне төзелеш туктап кала, чөнки акчалары бетеп китә. Шул чагында элеккеге мөфти Госман хәзрәт Исхакый ярдәм кулын суза. Мәчет яңа сулыш ала һәм озакламый салынып та бетә. Нибары ел ярым вакыт эчендә мәчет намаз укучыларга үзенең ишекләрен ача. Әлбәттә, сөенечнең иге-чиге булмый ул чакларда. Ник дигәндә, Мәскәү районының беренче мәчете була бит ул! Соңыннан мәчетнең урыны да бәрәкәтле җирдә икәнлеге ачыклана. Анда элек Ермолаев фамилияле бай кеше яшәгән. Мәхәллә халкы бу йортны сатып алып, гыйбадәтханә ясый. 1999 елның декабрендә кирпечтән эшләнгән мәчет ачыла һәм бүгенге көнгә кадәр уңышлы эшләп килүен дәвам итә.

Рәхимҗан әфәнде белән сөйләшеп утырганда шул ачыкланды: аңа нык тәэсир итүчеләрнең тагын берсе ул — Габделхак хәзрәт Саматов. «Моннан 20 еллар элек Габделхак хәзрәт безнең күп санлы туганнарга ислам нигезләрен укытты, гарәпчә язарга һәм укырга өйрәтте. Барлык туганнар да үз фатирларында график буенча мәҗлес оештыра иделәр. Гадәттә, аларда 20 — 30 кеше җыела иде. Коръән һәм намаз укыганнан соң, Габделхак хәзрәт мәҗлестә катнашкан һәркемнән имтихан ала иде. Ул бездән өй эшен сорый, тактага акбур белән язып аңлата, вәгазьләр сөйли, сорауларга җаваплар бирә, еш кына шаяра, Габдулла Тукайның шигырьләрен дә сөйләп ала. Бу күптәнге вакыйгалар хакында миндә иң күркәм хисләр саклана. Аннан соң күп сулар акты, үзгәрешләр булды. Ә без яраткан Габделхак хәзрәтне хәзер дә зур хөрмәт белән сагынып искә алабыз, аңа үзебезнең догаларыбызны багышлыйбыз»,-диде Рәхимҗан әфәнде.

Хәзер «Сөләйман» мәчетендә Күзләре күрмәүчеләрне тернәкләндерү үзәге урнашкан. Россиянең төрле төбәкләреннән килгән сукырлар бу мәчеттә Брайльчә нәшер ителгән Коръәнне укырга өйрәнә.

Рәхимҗан әфәнденең сөйләвенә караганда, мәчетне мәхәллә халкына тапшырганнан соң, ул аннан бераз читләшә. Шулай да андагы вакыйгалардан хәбәрдар була. 2002 елда мәчеткә имам итеп Илдар хәзрәт Баязитов сайлана. Менә шул вакытлардан «Сөләйман», әйтерсең, яңа сулыш алды. Илдар хәзрәт мәчетнең тышкы ягына да шактый үзгәрешләр кертте, икенче катны эшләде. Ул тиз арада үзенә күп эшләр башкарырлык команда туплады. Әгәр без аларның эшен музыка теленә күчерсәк, Илдар хәзрәт олы бер оркестрның дирижеры кебектер. Алар арасыннан Мәликә ханым Гыйльметдинова аерым урын алып торадыр. Мәликә ханым үзенең бөтен тормышын Аллаһ юлына багышлады. Ул сукырларны Коръән укырга өйрәтә, мәчеттә биниһая зур күләмдә мәгърифәт һәм хуҗалык эшләрен алып бара. «Ислам info» газетасына кеше язмышына кагылышлы моңлы, лирик мәкаләләр яза. Кай арада ул бөтенесенә өлгерә торгандыр. Аллаһының рәхмәтләре булсын аңа. Илдар хәзрәт командасындагы юрист Илһам Исмәгыйлев, сукырларга Брайльчә китаплар нәшер итүче беренче төркем инвалид Илгизәр Хәмидуллин, күзе күрмәүче Фәнис хәзрәт Мингәрәев, тәравих намазларын алып баручы Раил хәзрәт Әхмәтев, профессионал төзүче Равил Мөхәммәтҗанов һәм башкалар шулай ук мәчеттә зур эш башкаралар.

«Сөләйман» да һәр көн саен 200 кешегә исәпләнгән ифтар мәҗлесләре үткәрелә. Димәк, аны уздыручылар бихисап зур савап ала. Анда иганәчеләр олы яшьтәге әби-бабайларга, махсус мәктәп мөселманнарына, ярлыларга авыз ачу чаралары оештыра. Менә бу мәсьәләдә минем бер фикерем бар: дәүләт эчкечелеккә, наркоманиягә каршы көрәшүгә йөзләрчә миллион сум акча тота. Ә яшьләрне мондый чирләрдән арындыру вазифасын күптәннән мәчетләр үзенә алды инде. Тик алар бу эшне сәдака хисабына гына башкара. Ә Татарстан Хөкүмәтенең бюджет акчаларының күпмедер күләмен мәчетләр тарафыннан алып барылучы социаль программаларны тормышка ашыруга тотасы иде»,-дип тәмамлады сүзен Рәхимҗан Сөләйманов.

Хатыйп ГӘРӘЙ



Внимание!
При использовании материалов просьба указывать ссылку:
«Татар-Ислам.»,
а при размещении в интернете – гиперссылку на наш сайт: tatar-islam.ru

Все новости раздела





Башка хәбәрләр:
07.03.2012 Кеше рәнҗеше кайчан да бер төшә
29.02.2012 «Фатыйх 1453»: Төркия тарих аша киләчәген билгели
24.02.2012 Венера апа Хәлиуллина: «Бәхетемне «Сөләйман» мәчетендә таптым»
20.02.2012 Су буендагы фаҗига яки «Димкәй" нигә югалды?
16.02.2012 Игорь Севрюгин: «Миңа татар теле кирәк!»

Сәхифәнең тулы тексты