Баш бит
  Баш бит     Сайт картасы
Сәхифәләр    RSS-лента

  Агентлык турында
 Сорау-җавап


www.Tatar-Islam.ru
Эзләү

 Тарихи мәкаләләр
 Хәләл маркетингы
 Дөнья
 Вакыйга

 Мөслимәләр сәхифәсе
 Үгет-нәсыйхәт
 Фикһ мәсьәләләре
   Эзләү
Мәрхәмәтле вә Рәхимле Аллаһ исеме белән

«Сөләйман» мәчетендә төрле төбәкләрдән килгән 60 бала ял итә

  Мәкаләләр

Биектауның "Погонлы мулласы" Зөфәр хәзрәт Тәхавиев

09.08.2011

136,61 KbМин аңа гаҗәпләнеп тә, шул ук вакытта сокланып та карыйм. Биектау районы үзәгендәге «Гафиятулла» мәчетенең имам — хатибы Зөфәр хәзрәт Тәхавиев җомга вәгазьләрен үтемле итеп алып барырга да, үзенең узган елда басылып чыккан «Вәгазь — нәсыйхәт китабы» ның икенче кисәген язарга да өлгерә.

Быелның июль ахырында кабаттан Биектауга баргач, ул мине үз өенә кунакка алып китте. Аның ишегалдында көтелмәгән хәлгә юлыктым: кай арада ул шактый зур гына теплица ясап куярга да өлгергән?! Узган елда әле бу корылманың нигезләре генә бар иде. Ә быел инде андагы сабакларда кып-кызыл булып помидорлар пешеп утыра!

Зөфәр хәзрәтнең сөйләвенә караганда, озынлыгы — 16, киңлеге — 8, биеклеге 4,5 метрлы бу теплицаны ул улы Нияз белән төзегән. Әлбәттә, хәләл җефете Өммегөлсем, олы улы Ильясның да көче кергән. Узган елда Рамазан вакытында тотынганнар аңа, берничә ай эчендә башкарып та чыкканнар.

«Ул минем күптәнге хыялым иде. Моның фикере шул: мәхәллә халкы хисабына яшәмәс өчен төзедек без аны. Аллаһы Тәгалә безгә рәхмәтен салды, тиз төзедек. Хәзер исә кыярын, помидорын сатып, шуның белән көн күрәбез», — ди Зөфәр хәзрәт. Бүгенге көндә 300 помидор сабагында помидорлар кызарып пешеп утыра. Янәшәдә генә кыярлар да бар. Мине гаҗәпләндергәне шул булды: помидор сабагы төпләренә төбе кисеп алынган пластик шешәләр утыртылган. Алар суны туфракның эченә, ягъни тамырларга турыдан-туры дым җибәрү өчен кулланыла икән. Теплицада мич тә чыгарылган, су да кертелгән. Димәк, анда дымны саклау һәм тиешле температураны тоту өчен дә мөмкинлекләр тудырылган. Шуңа күрә булдыклы хуҗалар инде гыйнвар аенда ук суган утыртып, аның тәүге уңышын җыеп алуга ирешкәннәр.

«Күз курка, кул эшли диләр. Дөрестән дә шулай икән. Раббыбыз җан биргәнгә җүнен дә бирә диләр — дөрес икән. Без теплицаны интернеттан язмалар табып, фәнни нигездә төзергә тырыштык. Үсемлекләрне үстергәндә дә күп мәсьәләләр килеп чыкты. Хәзер исә курыкмыйча агроном һөнәрен үзләштердем дип әйтә алам. Мин хезмәтсез яши алмыйм. Әгәр бер көнем максатсыз, бушка узса, аның өчен тирән борчылам», — диде Зөфәр хәзрәт.

Биектауда Зөфәр хәзрәтне «Погонлы мулла» дип йөртәләр икән. Моннан 8 ел элек, дөресрәге, 2003 елның 2 ноябрендә милиционер сыйфатында Мәскәүгә юл тотучы поездны саклап барганда фаҗигагә тарый ул. Көндезге уннар тирәсендә бер төркем бандитлар ул саклаган поездга һөҗүм итә. Аның нәтиҗәсендә Зөфәр Зыя улының уң кулы каты гына җәрәхәтләнә. «Бик авыр иде ул чаклардагы хәлем. Уң кулның сөякләре генә тырпаеп тора иде. Бихисап кан югалттым. Шулай да Хак Тәгаләнең рәхмәте белән исән калдым»,-дип авырлык белән искә алды ул чакларны Зөфәр хәзрәт. Операция арты операция ясала аңа. Хәзер уң кулы 85 процентка төзәлгән инде.

Бу көнне өйлә намазын без мәхәллә халкы белән бергәләп, Биектаудагы «Гафиятулла» мәчетендә укыдык. Ул мөселманнарны Рамазан ае белән котлады. Шул арада да Зөфәр хәзрәт: «Бүгенге халкыбызның бозыклыгы һәм тормышыбызның җимереклеге ул — динсезлекнең мирасыдыр. Бүгенге көндә күңелсез, аяныч, җан өшеткеч хәлләргә төшүебез, өч буын динсез яшәп, дөнья газапларын татуыбыз ул — динсезлегебезнең ачы җимешедер. Раббыбыз безләргә төзәлү өчен тагын бер форсат бирде: ул — Рамазан аенда ураза тоту...» — дип халыкны вәгазьләп алырга да өлгерде.

Ә безгә исә Зөфәр хәзрәткә Аллаһы Тәгалә уй — ниятләрен тормышка ашыру өчен көч-куәт, ныклы сәламәтлек бирсен, дип теләргә генә каладыр.

Хатыйп ГӘРӘЙ

Рәсемдә: Зөфәр хәзрәт әнисе Хәдичә белән



Внимание!
При использовании материалов просьба указывать ссылку:
«Татар-Ислам.»,
а при размещении в интернете – гиперссылку на наш сайт: tatar-islam.ru

Все новости раздела





Башка хәбәрләр:
07.03.2012 Кеше рәнҗеше кайчан да бер төшә
29.02.2012 «Фатыйх 1453»: Төркия тарих аша киләчәген билгели
24.02.2012 Венера апа Хәлиуллина: «Бәхетемне «Сөләйман» мәчетендә таптым»
20.02.2012 Су буендагы фаҗига яки «Димкәй" нигә югалды?
16.02.2012 Игорь Севрюгин: «Миңа татар теле кирәк!»

Сәхифәнең тулы тексты