Баш бит
  Баш бит     Сайт картасы
Сәхифәләр    RSS-лента

  Агентлык турында
 Сорау-җавап


www.Tatar-Islam.ru
Эзләү

 Тарихи мәкаләләр
 Хәләл маркетингы
 Дөнья
 Вакыйга

 Мөслимәләр сәхифәсе
 Үгет-нәсыйхәт
 Фикһ мәсьәләләре
   Эзләү
Мәрхәмәтле вә Рәхимле Аллаһ исеме белән

«Сөләйман» мәчетендә төрле төбәкләрдән килгән 60 бала ял итә

  Мәкаләләр

Тәравих намазы ничә рәкәгать?

03.08.2011

Бу көннәрдә Казаныбызда авыз ачу мәҗлесләре үткәрелә, тәравих намазлары укыла. Болары Рамазан аенда башкарыла торган бик мәслихәт гамәлләр. Әмма кайбер кешеләр тәравихны 8 рәкәгать итеп укыгач, урыннарыннан торалар һәм мәчеттән чыгып ук китәләр. Шуны аңлатып бирсәгез иде: тәравих намазын ничә рәкәгать итеп уку саваплырак санала? Марат

Рамазан аенда ястү намазыннан соң укыла торган намазга «Тәравих» намазы диелә. «Тәравих» сүзе утырып тору, ял итү дигән мәгънәне аңлата. Тәравих намазын уку сөннәт гамәл булып санала.

Пәйгамбәребезнең хәләл җефете Гайшәнең риваятенә караганда, Аллаһның илчесе бу намазны җәмәгать белән ике яки өч мәртәбә генә укыган. Беренче тапкыр мәчеттә тәравих укылган чакта халык бик канәгать булып, шатланып өйләренә таралган. Алар якыннарына һәм күршеләренә тәравих намазын укыганнары турында әйткәннәр. Икенче көнне мәчеттә күп халык җыелган. Алар да тәравих намазын укып кайткач, таныш-белешләренә намазны бик яратып укыганнарын әйткәннәр. Өченче көнне шулкадәр күп кеше җыелган ки, алар хәтта мәчеткә сыймаган. Халыкның бу намазга шулкадәр әһәмият биргәнен һәм бик яратып укыганнарын күргән Пәйгамбәребез (с. г. в.): «Әй, кешеләр, сезнең җәмәгать белән тәравих намазын бик яратып укыганыгызны күрдем. Мин бу намаз сезгә фарыз кылыныр да, аннары әлеге вазифаны үти алмассыз, дип куркамын. Шуңа күрә бу намазны өегездә укыгыз»,-дигән. Аннары Пәйгамбәребез дә, сәхабәләр дә тәравихны өйләрендә укый башлаганнар. Шуңа күрә тәравих намазы өйдә дә укылыр, тик аны мәчеттә уку саваплырактыр.

Пәйгамбәребез вафат булгач, хәзрәти Әбүбәкер ике ел мөселманнарның хәлифәсе булып торды. Ул да фани дөньядан киткәч, хәзрәти Гомәр мөселманнарның җитәкчесе булды. Гомәр вакытытында бер Рамазан аенда мөселманнар мәчет эчендә төрле урыннарда үзләре тәравих намазын укыйлар иде. Ул аларның тәравих намазын укыганнарын белгәч, Үбәй ибн Каб исемле иптәшен тәравих укытыр өчен имам итеп сайлады. Шул вакыттан мөселманнар тәравихны 20 рәкәгать итеп укый башладылар.

Ә инде тәравих намазы ничә рәкәгать дигәндә, Гайшә (р. г.): «Пәйгамбәребез Рамазанда вә Рамазаннан башка вакытларда 11 рәкәгатьтән артык намаз укымады»,-дигән. Бу 11 рәкәгатьнең өчесе — витыр, сигезе тәравих намазыдыр. Бу хәдистән Пәйгамбәребезнең 8 рәкәгать тәравих намазы укыганын аңлыйбыз.

Пәйгамбәрнең абыйсының улы Габдулла ибн Габбас бер риваятендә: «Пәйгамбәребез Рамазан аенда 20 рәкәгать тәравих укытты»,- дигән.

Кайбер ислам галимнәре бу ике хәдис хакында: «Тәравих намазы асылда 20 рәкәгатьтер. Ләкин бу намазның 8 рәкәгате сөннәттер, 12 рәкәгате мөстәхәбтер»,-дигәннәр.

Ислам галимнәрнең фикеренчә, тәравихны 8 рәкәгать итеп укыган кеше бу бурычны үз өстеннән төшерә. Тагын 12 рәкәгать укыса, күбрәк савап аладыр.

Безнең хәнәфи мәзһәбенә нигез салучы Имам Әгъзам Әбү Хәнифә: «Хәзрәти Гомәр үз башыннан чыгармагандыр, ул тәравихны 20 рәкәгать итеп нәрсәгә булса да таянып укыткандыр»,-дигән.

Бу дини хөкемнәргә карап, без тәравихның 8 яисә 20 рәкәгать булуын аңлыйбыз. Аны 20 рәкәгать итеп уку саваплырактыр.



Внимание!
При использовании материалов просьба указывать ссылку:
«Татар-Ислам.»,
а при размещении в интернете – гиперссылку на наш сайт: tatar-islam.ru

Все новости раздела





Башка хәбәрләр:
07.03.2012 Кеше рәнҗеше кайчан да бер төшә
29.02.2012 «Фатыйх 1453»: Төркия тарих аша киләчәген билгели
24.02.2012 Венера апа Хәлиуллина: «Бәхетемне «Сөләйман» мәчетендә таптым»
20.02.2012 Су буендагы фаҗига яки «Димкәй" нигә югалды?
16.02.2012 Игорь Севрюгин: «Миңа татар теле кирәк!»

Сәхифәнең тулы тексты