Баш бит
  Баш бит     Сайт картасы
Сәхифәләр    RSS-лента

  Агентлык турында
 Сорау-җавап


www.Tatar-Islam.ru
Эзләү

 Тарихи мәкаләләр
 Хәләл маркетингы
 Дөнья
 Вакыйга

 Мөслимәләр сәхифәсе
 Үгет-нәсыйхәт
 Фикһ мәсьәләләре
   Эзләү
Мәрхәмәтле вә Рәхимле Аллаһ исеме белән

«Сөләйман» мәчетендә төрле төбәкләрдән килгән 60 бала ял итә

  Мәкаләләр

Ни булды безгә?

29.07.2011

Кызганамын сезләрне,

Ник ачмыйсыз күзләрне?

Кайчанга чаклы татар

Ошбу уйкуда ятар?

Габдулла ТУКАЙ

«Алар дөнья тереклеге өчен нәрсә кирәк, шуны яхшы беләләр, ләкин күп кешеләр ахирәттән гафилләр...»

«Әллә алар үз хәлләрен уйлап, фикерләп карамыйлармы, бәлки гафләт йокысыннан уяныр иделәр...» (Коръән, «Рум» сүрәсе, 7, 8 нче аятьләр).

Бөек Хак Тәгаләгә хисапсыз шөкер бүгенге көнебез өчен: хөкүмәтебез тарафыннан һәр кешегә дин тоту иреге бирелде, хәзер бу мәсьәләдә бернинди тыю да, чикләү дә юк. Фәкать бу форсаттан файдаланырга кирәк! Мәчетләр күп салынды, мәдрәсәләр дә бар, имамнарыбыз да җитәрлек, вәгазь сөйләүчеләребез, дәгъват кылучыларыбыз да юк түгел, китаплар да бихисап, җаның кайсысын тели, укы, гыйлем ал. Димәк, шуннан аңлашыла ки, динеңне тотмыйча яшәү өчен зарланырга урын юк.

Бүгенге көндә үткән заманнар белән чагыштырганда, адәм баласы рәхәттә яши. Сугыш, ачлык, ялангачлыклар юк, тамак тук, өстебез бөтен, ватаныбызда тынычлык-иминлек хөкем сөрә, Аллага шөкер. Яшәгән йортларыбызда барлык шартлар, уңайлыклар булдырылган. Хәзер өй, мунча миченә утын ягасы юк, алар газ белән җылытыла. Сыер саумыйбыз, көтү кумыйбыз, кырда урак белән иген урмыйбыз, болын печәнен чапмыйбыз. Ашаган, эчкән ризыкларыбыз элекке патша, король, солтан, ата-бабаларның төшләренә дә кермәгән. Хәзер пенсияне дә өебезгә китереп бирәләр. Кыскасы, без зур нигъмәткә ия булып, рәхәтлектә яшибез, матур киенәбез, тәмле ашыйбыз. Ә без моңа канәгатьме? Без бәхетлеме? Без болар өчен Аллыһы Тәгаләгә шөкер итәбезме? Әгәр шөкрана кылсак, нигә бүгенге көндә тормышыбыздан зарланабыз? Ләкин ни кызганыч һәм аяныч ки, шуның хәтле нигъмәтләр эчендә яшәп тә, нигә без үз динебезне тотмыйбыз? Нигә намазларыбызны укымыйбыз? Нигә ураза тотмыйбыз? Ни өчен Коръән кушканча яшәмибез? Нигә хәрамнәрдән сакланмыйбыз? Нигә хәмер эчүдән туктамыйбыз? Ни өчен Раббыбызның газабыннан курыкмыйбыз? Әллә татар милләтеннән булганыбыз белән масаябызмы? Татар ул милләт кенә, мөселман дигән сүз түгел! Кыямәт көнендә татар булганың белән җәһәннәм утыннан котылып кала алмассың. Әгәр мөэмин вә мөселман булып, Аллаһының бөтен әмерләрен үтәсәң, ул чагында үзеңне җәһәннәм утыннан коткарып калырсың. Моңа иманым камил. Нигә без акылсыз, фикерсез хайваннар мисалында гафләттә, ваемсызлыкта яшибез? Нигә җаныбыз турында уйланмыйбыз? Ни булды безгә? Нишләдек без? Аллаһы Тәгаләнең барлыгын белә торып та, ник Аңа буйсынмыйбыз? Бүгенге көндә күп кеше гамәл кылмыйча гына, коры тел белән мин Аллага ышанам. ди. Әгәр чын күңелдән Раббыбызга ышансаң, ул чагында кайда синең укыган намазың, Аллаһка буйсынуың? Андыйларның Хак Тәгаләгә ышанулары шикле. Аңа ышануыңның беренче дәлиле иман булса, икенчесе-намаздыр. Исламның бу ике шарты бергә булганда гына Раббыбызга ышануың һәм буйсынуың дәлилле вә нигезле була. Ягъни, ул кешенең иманы һәм дине бар. Намаз-Аллаһының зур зикере. Намаз-Аллаһыны тану галәмәте. Намаз-Раббыбызның хакы. Намаздан башка ислам дине берничек тә була алмый. Шуңа күрә Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с. г. в.): «Намаз-диннең терәге»,-дигән. Җаныбыз-тәнебездән, акылыбыз башыбыздан чыкканчы, намаз өстебездән төшми торган зур бурыч. Кеше бу дөньяның гүзәл бакчасында күпме генә яшәмәсен, зур урыннарда эшләмәсен һәм нинди дәрәҗәләргә ирешмәсен-ул барыбер Аллаһ хозурына кайтачак. Кайбер бәндәләр бу хәяткә мәңгегә килгәндәй, көне-төне дөнья куалар, алар динне, шәригатьне оныттылар. Аң булыгыз, кешеләр! Бу ялганчы дөньяның койрыгы бик шома. Безгә хәтле яшәп киткәннәрдән үзебезгә сабак, гыйбрәт алыйк!

Әйе, хәзер дин тотарга ирек бирелсә дә, татарлар дингә, иманга кайтырга ашыкмыйлар. Халыкның күбесе ике гает намазыннан гайре, мәчетләргә йөрми. Җомга көнен барлык бәйрәмнәрдән өстен санаса да, аның намазларына бармый, җомганың фазыйләтен, фарызлыгын аңламый. Кеше хәзер дини китапларны сирәк укый. Гыйлемгә омтылмый. Кыйммәтле вакытын заяга, бушка уздырып, телесериаллар карап үткәрә. Бәндәләрнең гыйлемгә омтылмавын күреп, хәзерге заман галимнәре дә баш вата. Элекке заманнарда әби-бабайларның кулларында тәсбих, Коръән, «Йосыф-Зөләйха», «Бәдәвам» китаплары иде, ә хәзер аларның кулларында-телевизор пультлары, авызларында-гайбәт һәм сүз йөртү. Җаен туры китереп, вәгазь сөйли башласаң, сылтау табып, хәйләгә керешеп, яныңнан тизрәк качу ягын карар. Әгәр шунда дөнья сүзе сөйләп, гайбәт сатсаң, ул сине көне буена тыңларга әзер. Түләүсез, Аллаһ ризалыгы өчен Коръән укырга өйрәтәм дип, район газетасына игълан бирдем, почта тартмаларына чакырулар салып чыктым. Ник бер кеше кызыксынып телефоннан шалтыратсын?! Гаҗәп бит бу! Нишләдек без? Нәрсә булды гыйлемле, горур, батыр йөрәкле, тырыш, сабыр татар халкыма?

Ата-бабаларыбыз безнең кебек яшәгәннәрме? Безнең сыман диннәрен тотканнармы? Элек ата-бабаларыбызны дин дошманнары куркытып, төрлечә мәсхәрә кылып, көчләп, диннәреннән биздерергә теләгәннәр. Әмма барыбер алар дигәнчә булмаган. Иманнары нык булу сәбәпле, ата-бабаларыбыз гасырлар буена диннәрен саклап килгәннәр. Хәзерге вакытта кешегә кәнфит бирердәй булып, нинди генә ысуллар, алымнар белән дингә чакырып карамыйбыз. Ата-бабаларыбызга ислам дине кирәк булган, ә безгә мәңгелек җәннәт кирәкмимени соң! Әйе, дин ул-мәңгелек җәннәт.

Мөхтәрәм татар халкым! Тукай бабай да халкы өчен бик борчылган. Гафләт йокысыннан уяныйк! Акылыбызны-фикеребезне эшләтик! Хак Тәгалә безгә зиннәт итеп акыл биргән, шуны үзебезгә зарарга эшләтмик. Бетәчәк ике көнлек ялганчы дөньяга алданмыйк. Акча, мал, байлык корбаны булмыйк, җәмәгать! Аллаһ диненә кайтыйк! Коръән белән гамәл кылып, чын мөэмин һәм мөселман булып яшик.

Рамазан айларыбыз мөбарәк булсын, хөрмәтле җәмәгать!

Зөфәр хәзрәт ТӘХАВИ,

Биектау районы "Гафиятулла" мәчете имамы



Внимание!
При использовании материалов просьба указывать ссылку:
«Татар-Ислам.»,
а при размещении в интернете – гиперссылку на наш сайт: tatar-islam.ru

Все новости раздела





Башка хәбәрләр:
07.03.2012 Кеше рәнҗеше кайчан да бер төшә
29.02.2012 «Фатыйх 1453»: Төркия тарих аша киләчәген билгели
24.02.2012 Венера апа Хәлиуллина: «Бәхетемне «Сөләйман» мәчетендә таптым»
20.02.2012 Су буендагы фаҗига яки «Димкәй" нигә югалды?
16.02.2012 Игорь Севрюгин: «Миңа татар теле кирәк!»

Сәхифәнең тулы тексты