Баш бит
  Баш бит     Сайт картасы
Сәхифәләр    RSS-лента

  Агентлык турында
 Сорау-җавап


www.Tatar-Islam.ru
Эзләү

 Тарихи мәкаләләр
 Хәләл маркетингы
 Дөнья
 Вакыйга

 Мөслимәләр сәхифәсе
 Үгет-нәсыйхәт
 Фикһ мәсьәләләре
   Эзләү
Мәрхәмәтле вә Рәхимле Аллаһ исеме белән

«Сөләйман» мәчетендә төрле төбәкләрдән килгән 60 бала ял итә

  Мәкаләләр

Болын чәчәкләрен бүләк итәсе килә

27.07.2011

Урамда шыксыз җил исте, күкне кара болыт каплады. Ул да булмады, күк күкрәде, ялт-йолт яшен яшьнәргә кереште.

1964 елның ямьсез көзе иде бу. Инде авылдагы хуҗалык кырларында эшләр бетте диярлек: ашлык җыелды, бәрәңге алынды. Шундый көннәрнең берсендә Сәеткә күңелсез бер хәбәр ирештерделәр, аның яраткан әбисе Нәсимә Казанга китәргә карар кылган икән. Сәбәбе дә бар: оныгы Илнурның кызын караячак ул.

Сәетнең һич тә аерыласы килми иде әбисеннән. Инде аңа каймак салып болгатылган тәмле катыкларны кем әзерләр? Кем мәктәптән каршы алыр? Дөрес, әтисе дә, әнисе дә бар аның. Әмма алар гел эштә. Сәет белән мәшәкатьләнергә вакытлары юк.

Әнә, Нәсимә әбине алып китәргә дип, машина да килгән инде. Шул арада коеп яңгыр яварга кереште. Сәет Нәсимә әбисенә тагын да ныграк сыенып утырды. Ирексездән күзләренә яшь тыгылды. Яңгыр тамчылары белән бергә кушылып, алар малайны кочаклап утырган Нәсимә әбинең кулларына, алдына тамдылар. Шунда әбисе аны юатырга тотынды. «Улым, кайгырма, мин калада озак тормам, тиз кайтырмын. Ә син мин өйрәткән догаларны кабатлый тор. Ләә иләһә иллаллаһ, Мөхәммәдер рәсүлуллаһ дисәң, күп бәлаләрдән котылырсың»,-диде ул яшь аралаш елмаерга тырышып.

Сәет белә инде, бер киткәч тиз генә кайтмаячак аның әбисе. Тик нигә дип аларны ташлап китәргә уйлаган ул? Соңгы вакытларда хәтерен дә калдырмаска, кушкан эшләрен дә җиренә җиткереп үтәргә тырышты, лабаса. Юк, һич тә аңлый алмады ул әбисен.

Шул ук көнне Нәсимә әби Казанга китеп барды. Баштарак бик читен булды Сәеткә. Күңеленә дә нәрсәдер җитмәгәндәй тоелды. Вакыт бөтенесен дәвалый диләр-дөрес икән. Тик киткәненә бер ел узып бара дигәндә, Нәсимә әбине Дустым авылына кайтарып куйдылар. Билгеле, куанды мондый хәлгә Сәет. Әмма көенерлеге дә булган икән шул...Нәсимә әби нык үзгәргән, шактый гына картаеп та киткәнме шунда. Авызлары да чалшайган түгелме соң аның?!

Һәрхәлдә, авылда чишмә суларыннан гына чәй эчеп торган Нәсимә әбигә нидер булган, нык үзгәргән иде ул. Аны игътибар беләнрәк күзәткәннән соң, шул билгеле булды: бер аягын да җирдән сөйрәп ала аның әбисе. Ә бит аш-су пешерергә бик оста иде Нәсимә әби. Болында печән чабучыларга, аны эскертләүчеләргә дә ашны Нәсимә әби пешерде.

Менә авылдашлар манма тиргә батып, Ашыт елгасы буенда печән чаба, аны теземнәргә сала. Ә берничә көннән киптерелгән хуш исле үләннәр эскертләргә өелә.

Сәет тә тик кенә ятмый: дусты, күршесе Мансур белән Ашыт елгасына балык тотарга төшә (авыллары өстәрәк урнашкан). Алар малайлар белән уйныйлар, суда йөзәләр. Әмма күңелләре гел суның теге ягында, печән җыючы олылар янында бөтерелә. Ник дигәндә, үзләре кармакка эләктергән шыртлака, ташбаш кебек вак балыклар аркасында зур эшләрдән читтә калалардыр кебек тоела. Әнә, тирән тугай тирәсендә алар ягып җибәргән учакның төтене бөтен болынга җәелгән. Ә алар ягыннан ымсындыргыч тәмле аш исе борынга килеп бәрелгәч, малайларның тәкате бөтенләй дә калмый диярлек. Аяклар үзләреннән үзләре елганың теге ягына, зур казанда богырдап аш кайнаган урынга тартыла. Ул арада болындагы барча үлән һәм чәчәкләр исенә кушылып пешә торган шулпаның тәме бөтен җиһанга таралырга өлгерә. Кояшның текә каравыннан һәм карыннары ачыгудан алар өйлә вакыты җитүен шактый төгәл чамалый. Су буендагы озын, куе талларны, камышларны ипләп кенә ера-ера, разведчиклар сыман, теге «объект» юнәлешенә кармакларын сала башлыйлар. Балык тоту ул бер сылтау, хәйлә генә алар өчен. Күзләре күптән печәнчеләр ягында, дөресрәге, пар бөркелеп торган зур казаннарга таба төбәлгән. Мансур белән үзләреннән зуррак малайларга көнләшеп, хөсетләнеп карыйлар. Әнә, алар чуман тарттырган атларын болынга җибәргәннәр. Ә үзләре өлкәннәр кебек тәкәбберләнеп, вәкарьлекләрен саклаган хәлдә, эскерт төбендәге күләгәгә елышканнар.

Кояш рәхимсез кыздыра. Болында хәрәкәт кимү белән алар кармакларын җыеп куеп, печәнчеләр җыелган урынга юл ала. Инде кармак сапларының кирәклеге бөтенләй онтыла. «Бер дә кайгырма, минем әби пешерә бит ул ашларны»,-ди Сәет Мансурны тынычландырырга тырышып. Алар Нәсимә әбидән күзләрен алмыйлар. Кыюсызлыклары җанны бимазалый. Тик әбиләре генә борылып та карамый алар тарафына. Аның үз эше эш. Ул эскерт, чүмәлә төпләре тирәсенә чүмәкләшеп утырган, кырын яткан печәнчеләргә зур чүмече белән аш өләшә, тәлинкәләренә өлешләп туралган итләрен дә салып җибәрә. Мансур дус та төшеп калганнардан түгел, анысы. «Әнә тегесе-чәй салып торганы Әсмабикә апа минем туганым була»,-ди ул ярымпышылдап. Янәсе, син бик борыныңны чөймә әле, монда минем кешеләр дә бар диюе инде.

Ул арада алар да кыенсынып кына бер кибән төбенә килеп елыштылар. Киеренке хәлдән чуманчы Хәниф коткарды. «Җә җегетләр, күрсәтегез әле күпме ташбаш эләктердегез?»-диде ул елмаеп. Ә Сәет исә судагылар бар да безнеке дип кулларын җәеп күрсәтте. Бу сүзләрнең шулай да файдасы тиде: Нәсимә әби кояшта янган йөзе белән алар ягына борылып карады һәм бармаклары белән янады. Тик кенә утырыгыз, сезгә соңыннан дигәнне аңлата иде мондый ишарә. Андый чакларда алар песидән дә юаш, мыштым инде. Әнә, Хәниф тә үзенә тигән өлешне алып килде һәм аны тирли-тирли «тегермәне» белән тарта башлады. Өлкәнрәк ир затлары башка урында. Малайларга арты белән утырган Тәбрис абыйның күлмәген һич танырлык түгел. Кипкән печән һәм тир белән бергә укмашкан бу тузган чүпрәк кисәген кыш көне сыер алдына куйсаң, ул аны ялгышып кабып йотар иде дигән юләр уйлар килә башка. Кулъяулыгының очларын төенләп, башына япкан Хәсән абый яшьләр белән шаярып алырга да күп сорамый:

-Сабир, бая минем күрше кызы Фирая яныннан узганда нигә чуманың төшеп калды?-ди ул күзләрен кыса төшеп. Сабир өйләнмәгән егет әле, комачтай кызара. Аның Фираяга күз атып йөргәнен күпләр белә. Әмма кызга сүз катарга кыюлыгы җитми егетнең. Бигрәк җебегән, боламык инде ул Сабир. Зурлар белән беррәттән эшли торып, шулай телсез калырга ярыймыни ул!

Сәетнең инде ачуы да килә башлады. Ашлар да, итләр дә бүленеп бетте шикелле, тик әбиләре алар ягына ник бер карасын. Бәхеткә, аларны бригадир Шәрифулла абый күреп калган икән.

-Нәсимә апа, ашың калдымы синең бераз, малайларга салып бирәсе иде,-диде ул алар ягына ымлып. Менә бит, Аллаһ бар Ул, күрә Ул! Нәсимә әби китергән ашка, ит кисәкләренә Сәет белән Мансур ач бүреләр сыман ябырылдылар.

-Кабаланмагыз, кылкынырсыз! Тамагыгызга сөякләре утырыр!-дип Нәсимә әби аларны җиңелчә генә шелтәләп тә алды. Дөресен генә әйткәндә, аларга ите дә, сөяге дә башкаларга караганда күбрәк тә эләккәндер әле. Хәнифләр кебек тирләп-пешеп чәй эчкәннән соң, күз кабакларына тыеп булмаслык йокы эленде. Әйтерсең, аларга потлы гер асып куйганнар. Шагыйрь әйтмешли, малайлар галибәнә ялкау гына урыннарыннан кузгалып, алпан-тилпән килеп, элекке урыннарына китеп югалмакчы булдылар. Әмма Нәсимә әбидән алай җиңел генә котылырмын димә. Аның ачуы килгәндә аларны сүгә торган матур-матур сүзләре бар.

-Бүртенгәнче ашадык та качарга уйладыкмы? Барыгыз, әнә Әсмабикә апагызга савыт-сабаларны су буена илтешергә булышыгыз. Аннары иртәгә аш пешерү өчен утын әзерләшерсез!

Тәлинкәләрнең дә күбесен Әсмабикә апа үзе якындагы Ашыт елгасы буена ташып куйган инде. Алар аңа ярдәм иткәч, Илгизәр абыйлары ваткан утынны казан тирәсенә ташып куйдылар. Хәзер инде алар да казан тирәсендә зур эшләр майтаргандан кукыраеп йөри ала. Димәк, телеңне йотардай шулпаны да, итне дә хәләл көчләре белән эшләп ашыйлар дигән сүз бу лабаса!

...Менә шул Нәсимә әби Казанга китеп, бер елдан кире әйләнеп кайтты. Дустым авылында саф чишмә сулары гына эчеп торган Нәсимә әбигә Казанның һавасы да, краннан агучы Идел суы да килешмәгән иде, күрәсең. Ә Сәет төннәр буена уйланып һәм сулкылдап елап чыга. Һәрчак янында булучы, ачылган өсләренә җәймә ябучы, аны карап, тәрбияләп үстерүче Нәсимә әбисе беркөнне үлеп китәр кебек тоела иде. 4 ел буе азапланганнан соң, ул чынлап та мәңгегә күзләрен йомды. Бик авыр чаклар булды бу Сәет өчен. Рәхимсез үлем белән йөзгә-йөз очрашкандай тоелды.

Сәет әбисенең кырыс булып тоелган күз карашын, ә чынлыкта ифрат ягымлы йөзен искә төшерә дә, урының җәннәтнең түрендә булсын, дип белгән догаларын аңа багышлый. Ә 1 ел буена урын өстендә яткан әбисен карап, тәрбияләп соңгы юлга озаткан сабыр, тыйнак, түземле, миһербанлы, рәхим-шәфкатьле әнисенә чиксез рәхмәтләр юллыйсы, аңа Ашыт елгасы буенда үскән һәр гүзәл чәчәктән зур бәйләм ясап бүләк итәсе килә аның.

Хатыйп ГӘРӘЙ



Внимание!
При использовании материалов просьба указывать ссылку:
«Татар-Ислам.»,
а при размещении в интернете – гиперссылку на наш сайт: tatar-islam.ru

Все новости раздела





Башка хәбәрләр:
07.03.2012 Кеше рәнҗеше кайчан да бер төшә
29.02.2012 «Фатыйх 1453»: Төркия тарих аша киләчәген билгели
24.02.2012 Венера апа Хәлиуллина: «Бәхетемне «Сөләйман» мәчетендә таптым»
20.02.2012 Су буендагы фаҗига яки «Димкәй" нигә югалды?
16.02.2012 Игорь Севрюгин: «Миңа татар теле кирәк!»

Сәхифәнең тулы тексты