Баш бит
  Баш бит     Сайт картасы
Сәхифәләр    RSS-лента

  Агентлык турында
 Сорау-җавап


www.Tatar-Islam.ru
Эзләү

 Тарихи мәкаләләр
 Хәләл маркетингы
 Дөнья
 Вакыйга

 Мөслимәләр сәхифәсе
 Үгет-нәсыйхәт
 Фикһ мәсьәләләре
   Эзләү
Мәрхәмәтле вә Рәхимле Аллаһ исеме белән

«Сөләйман» мәчетендә төрле төбәкләрдән килгән 60 бала ял итә

  Мәкаләләр

Өлкәннәрнең аздан гына күңеле була, аздан гына хәтере кала

26.07.2011

Шулай гадәткә кергән инде: икенче ире белән Казанда яшәүче Гөлзифа һәр дүшәмбедә диярлек гаиләсе белән тулай торакта көн күрүче кызы Ләйсәннәргә кунакка бара. Ул анда бигрәк тә тиздән ике яшен тутыручы оныгы Ләйсирәне сагынып килә. Аллага шөкер, аралары да ерак түгел, нибары 4-5 тукталыш.

48 нче яше белән белән баручы Гөлзифа моннан 5 ел элек зур фаҗига кичерде. Төзелештәге башнялы кранда эшләүче ире Радик һәлак булды. Шактый салырга ярата иде Радик. Ул көннәрдә Гөлзифаның хәле искитмәле авыр иде. Аның бәхет кояшы сүнгәндәй тоелды. Елый-елый күз яшьләре кибеп бетте. Ләкин нихәл итмәк кирәк. Тәкъдире шулай язылган булгандыр. Ике баланы аякка бастырырга кирәклеге көн кебек ачык иде.

Бу кайгылы көннәрдә аларга күрше йортта яшәүче Маһидә апа керергә гадәтләнеп китте. Дөрес, яшь ягыннан аермалары шактый зур аларның. Маһидә ханым сигезенче дистәне түгәрәкләп килә. Берләштерүче яклары да юк түгел. Маһидәнең дә ире иртә вафат булган. Аннары серләре дә уртак иде бу ике тол хатынның. Тагын шунысы мөһим: намазлар укучы Маһидә Гөлзифаның, әйтерсең, күңелен дәвалаучы табибәсе иде. Ул аңа төрле сулар өшкереп бирә, шуларны эчкәч, чынлап та Гөлзифага хәл кереп киткәндәй тоела.

Маһидә апа башка кияүгә чыкмады, бөтен гомерен бердәнбер кызы Алияне тәрбияләүгә багышлады. Инде Алия дә кияүгә чыкты, аның үз гаиләсе бар. Тик ире белән бергә яшәмиләр. Ире Шамил авылда әнисен тәрбияли. Аларның кызлары да үсеп килә.

Гөлзифа күңел яралары берникадәр төзәлгәннән соң, тагын үзенең бәхетен сынап карарга булды. Ул Мәлик исемле мөселман кешесенә кияүгә чыкты. Билгеле ки, Мәлик аракы эчми, тәмәке тартмый. Намазлар укырга мәчеткә йөри. Болары да зур шатлык иде тол хатынга. Аннары Мәлик шактый ук мөстәкыйль кеше. Бер оешмада җитәкче вазифасын башкара. Шәхси машинасы да бар. Мәлик хәләл җефете Гөлзифа авылында бер иске йортны сатып алды. Хәзер исә ул шул өйне төзекләндерү эше белән мәшгуль.

Боларны Гөлзифа Маһидә апасына шатланып сөйләде. Дөрес, Мәликнең көнләшә торган алама гадәте бар. Ләкин ул аны артык сиздермәскә тырыша.

Шунда зур игътибар белән аны тыңлап торган Маһидә апа: «Син кияүгә чыгып бик дөрес эшләдең, Гөлзифа. Ә менә мин ялгыштым тормышымны балаларга гына багышлап. Алия миңа урынны да раскладушкага гына җәеп бирде бит әле»,-дип моңсу гына үзенең серләре белән уртаклашты. Ә беркөнне ул хәтта әнисенә куалап чыгару белән янаган. Маһидә апа берничә тапкыр йөткергәләп куйган икән. «Балаларга авыру йоктырасың»,-дип кычкырган аңа кызы Алия. Бик хәтере калган Маһидә апаның. «Берни эшләр әмәл юк. Күрәсен күрмичә гүргә кереп булмас»,-диде Маһирә апа Гөлзифага сагышлы күзләрен төбәп.

Әйе, өлкән кешенең аздан гына күңеле була, аздан гына хәтере кала. Әмма яшь кешеләр еш кына бу хакыйкатьне истән чыгара. Аннары ислам диненә ныграк бирелгәндә бу ялгышлыкларны тизрәк төзәтергә булыр иде.

Хаҗип ӘХМӘТША



Внимание!
При использовании материалов просьба указывать ссылку:
«Татар-Ислам.»,
а при размещении в интернете – гиперссылку на наш сайт: tatar-islam.ru

Все новости раздела





Башка хәбәрләр:
07.03.2012 Кеше рәнҗеше кайчан да бер төшә
29.02.2012 «Фатыйх 1453»: Төркия тарих аша киләчәген билгели
24.02.2012 Венера апа Хәлиуллина: «Бәхетемне «Сөләйман» мәчетендә таптым»
20.02.2012 Су буендагы фаҗига яки «Димкәй" нигә югалды?
16.02.2012 Игорь Севрюгин: «Миңа татар теле кирәк!»

Сәхифәнең тулы тексты