Баш бит
  Баш бит     Сайт картасы
Сәхифәләр    RSS-лента

  Агентлык турында
 Сорау-җавап


www.Tatar-Islam.ru
Эзләү

 Тарихи мәкаләләр
 Хәләл маркетингы
 Дөнья
 Вакыйга

 Мөслимәләр сәхифәсе
 Үгет-нәсыйхәт
 Фикһ мәсьәләләре
   Эзләү
Мәрхәмәтле вә Рәхимле Аллаһ исеме белән

«Сөләйман» мәчетендә төрле төбәкләрдән килгән 60 бала ял итә

  Мәкаләләр

Казан җыйды җиһан гөлләрен

26.07.2011

153,75 Kb

Мәгърур ябалдашлары күккә ашкан агачлар да кунак каршылагандай, көләчләнеп киткәндәй тоелды. Шулай булмыйни?! Әнә, ап-ак автобусларда утырып килгән аллы-гөлле киемнәрдән, күз явын алырлык аклык бөркелеп торган яулыклы кызлар-туташлар, егетләр Татарстан җиренә аяк басты. Алар Петровск бистәсенең «Регина» кунакханәсенә урнашты. Үзара таныш булмаган бу яшьләр Россиянең күп төбәкләреннән килгәннәр. Көләч җәйге иртәләр дә шатлана кебек Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсе, Мари Иле, Удмуртия, Мордовия республикаларыннан, Төмән, Оренбург, Самара, Саратов, Тольятти, Ярославль һәм башка күп калалардан Татарстанга V Мөселман яшьләре фестивалена килгән делегатларга. Алар биниһая зур чәчәк бәйләмен хәтерләтә иде. Бу чараны Татарстан Президентының дини берләшмәләр белән үзара хезмәттәшлек идарәсе, Татарстан Яшьләре, спорт һәм туристлык министрлыгы, Татар милли-мәдәни автономиясе, Татарстан Диния нәзарәте, «Идел» Яшьләр үзәге кебек саллы оешмалар үткәрде.

Берләшеп эш итик!

«Бердәмлек, бергәлек» шигаре кысаларында үткән фестивальнең ачылышы «Кол Шәриф» мәчетендә булды.

Фестивальнең беренче көненнән соңгысына чаклы Илмир Салих җитәкчелегендәге мөселманнар «Фестиваль авазы» дигән газета чыгарды. Әлеге басманың баш мөхәррире Илмир Салих, Айҗан Садыйкова, Роксана Хәсәнова, Әлфия Кирасирова, Әбү Хәбиб, Илмира Низами һәм башкалар таңнар атканда Аллаһының рәхмәтен өмет итеп, хәбәрләр яздылар. Рәхмәт аларга!

«Белемгә өммәтемдәге мәгърифәтле кешеләрдән өйрәнегез...»

Әлеге юллар хәдистән алынды. Делегатлар каршында берсеннән-берсе игелекле, галим кешеләр чыгыш ясады. Хәләл бизнес хакында Татарстан кече һәм урта эшмәкәрлек үсеше комитетының рәисе Ленар Якуповның чыгышы күпләрне уйга салды. «Зәйнулла» мәчете имам-хатибы, казый Сөләйман хәзрәт Зариповның, РИУ ректоры Рәфыйк хаҗи Мөхәммәтшинның, әлеге университетның кафедра мөдире Сәед Шагавиевның, Татарстан Диния нәзарәтенең мәгариф бүлеге җитәкчесе, тарих фәннәре кандидаты Вәлиулла хәзрәт Ягъкубның һәм башка мәчетләрнең яшь хәзрәтләренең чыгышлары, үземнең дә нотыгым ислам дине хикмәтләрен, асылын, аның кыйммәтләрен аңлатуга багышланган иде. Аларның сүзләре делегатларны ихласландырмыйча калдырмады. Алар РИУдагы ислам китапханәсе белән танышканнан соң: «Их, укыйсы, аңлыйсы иде бу китапларны»,-дип үзара гәпләштеләр. Күршедәге «Әниләр» мәчетендә намаз укыдык.

Игелек җирдә ятмас

Көннәрнең берендә делегатлар хәйрия чараларында да катнаштылар. Бер төркем егетләр тарихи Иске Татар бистәсе зиратын чистартуда үзләренең көчен куйдылар. Икенче бер төркемдәгеләр «Сөләйман» мәчете тирәсен төзекләндерделәр. Күп игелекле эш башкарылды. Ә кызлар-туташлар Ямашев һәм Фучик урамнарындагы йортлар янына бардылар. Алар авыру һәм зәгыйфь балаларга уенчыклар алып бардылар, сабыйларны уйнаттылар. Балалар бу ягымлы апаларын бик яраттылар, тәрбиячеләр белән белән бергәләп кат-кат рәхмәтләрен әйттеләр. Яшьләрнең бу изге гамәлләре, игелек кылулары җирдә ятмас! Йа Раббым, аларның игелекләрен бихисап, чиксез санда үзләренә кайтар.

Энҗе бөртекләредәй бергәлек

Фестивальнең өченче көнендә чәчәк таҗлары ачылгандай булды. Кызлар үзара танышып сөйләшкәннән соң, «Йөрәктән-йөрәккә» хәйрия фонды президенты, хөрмәтле Тереза Камил кызы Камалова белән очраштылар. Бу хәл Тереза ханымның Кама буендагы җәйге йортында булды. Үзенең тышкы гүзәллеге белән дә, эчке рухияте белән дә сокландыргыч хуҗабикә туташларны тәмам әсир итте. Ул фани дөньяга ни өчен килүебездән алып, исламча яшәү серләренә кадәр киң тукталды. Аны кызлар тын да алмыйча тыңлады. Алар гаиләсендә тәрбияләнүче балалар Амалия һәм Камаль белән дә туташлар хозурландылар. Барыбыз бергә яшел хәтфәдәй үлән өстенә зур келәм җәеп, намаз укыдык. Бу көн җәйнең иң кадерле, мәңге онытылмас мизгеле булып делегатлар күңелендә сакланыр. Су коенулар, учакта пешкән ашны татып, фикер алышулар, күп төрле сорауларга җавап ишетүләр үзе бер олы сәхифә иде. Әлеге мизгелләр энҗе бөртекләрен бер җепкә җыйгандагыдай, бердәмлекнең олы бер үрнәге булды.

Очрашулар

Төрле дәрәҗәдәге олуг затлар белән очрашулар да делегатлар күңелендә озак сакланыр, дип уйлыйм. Иран Ислам Республикасының Казандагы Генераль Консулы Рәсүл Бәһернеҗад Шаян делегатлар белән очрашу вакытында: «Без, мөселманнар, Коръәнчә яшик, изге сүзләрне гамәлдә кулланыйк. Анар (гранат) җимешен алыйк. Ул Җир шары кебек түгәрәк. Аның орлык бөртекләре арасында ярылары-бүлгеч элпеләре бар. Бу элпеләрне кубарып алсаң, җимеш бозыла башлый. Анар җимешләредәй гүзәл затларыбызны бозмыйча саклыйк. Белем алганда да, өйләнгәндә дә игътибарлы булыгыз. Аллаһыга шөкер кылыйк. Мин сезне күреп сөенәм, ә Мәскәү һәм Бауман урамнарында шәрә йөрүчеләрне күреп көенәм. Сезләрне Россиягә ургылып керүче Көнбатыш афәтләреннән сакласак иде. Барыгызга да уңышлар телим»,-диде.

Төркиянең Генераль Консулы Әхмәт Акынты үзләренең Татарстан белән тыгыз элемтәдә булуларын ассызыклады. Әйе, Төркиядә Сабан туйлары уза. Әнкарада, Истанбулда мәдәни очрашулар булып тора. Анда Тукайга һәйкәл куелды, парк булдырылды. Баш Консул делегатларның күп санлы сорауларына җаваплар бирде.

Болгар җире-тарихи мирас

Бу хакта язып та, сөйләп тә бетерерлек түгел. Мин үзем аның турында берничә дистә еллар буена гел язып тордым. Анда тәүге сәфәргә юлны бертуган Кашаповлар салган иле. Казан югары уку йортларында белем алучы студентлар белән берничә мәртәбә Болгарга баруыбыз, утын әмәлләп, учакта чәй кайнатып, таңны каршылавыбыз, балалар арасында Коръән уку ярышлары үткәрүебез әле бүгенгедәй хәтердә саклана. Бер елны Ульяннан килгәннәр, икенчесендә Буа шәһәре укучыларының җиңеп чыгуы истә калган. Танылган журналист Гадилә Нургали белән бергәләп, Болгарның язмышына борчылып, тапшырулар әзерләвебез дә күңелдән чыкмый.

...Хәзер инде күңелне күркәм сөенечләр тутырды. Без моны яшьләр белән бергәләп Болгарга баргач, бөтен барлыгыбыз белән тойдык.

Әлмира ӘДИЯТУЛЛИНА



Внимание!
При использовании материалов просьба указывать ссылку:
«Татар-Ислам.»,
а при размещении в интернете – гиперссылку на наш сайт: tatar-islam.ru

Все новости раздела





Башка хәбәрләр:
07.03.2012 Кеше рәнҗеше кайчан да бер төшә
29.02.2012 «Фатыйх 1453»: Төркия тарих аша киләчәген билгели
24.02.2012 Венера апа Хәлиуллина: «Бәхетемне «Сөләйман» мәчетендә таптым»
20.02.2012 Су буендагы фаҗига яки «Димкәй" нигә югалды?
16.02.2012 Игорь Севрюгин: «Миңа татар теле кирәк!»

Сәхифәнең тулы тексты