Баш бит
  Баш бит     Сайт картасы
Сәхифәләр    RSS-лента

  Агентлык турында
 Сорау-җавап


www.Tatar-Islam.ru
Эзләү

 Тарихи мәкаләләр
 Хәләл маркетингы
 Дөнья
 Вакыйга

 Мөслимәләр сәхифәсе
 Үгет-нәсыйхәт
 Фикһ мәсьәләләре
   Эзләү
Мәрхәмәтле вә Рәхимле Аллаһ исеме белән

«Сөләйман» мәчетендә төрле төбәкләрдән килгән 60 бала ял итә

  Мәкаләләр

Нәзер әйтсәң, аны үтәү мәслихәт

25.07.2011

Беркөнне җөмһүриятебездә үзенең үтемле вәгазьләре белән шактый ук танылган Сәлимҗан хәзрәт (исемнәр үзгәртелде) күптәнге танышы, хәтта ки дусты дисәң дә буладыр, эшкуар Мөбарәкне ияртеп, Казандагы бер ятим балалар йортына юл алды. Юлда сөйләшеп барганда шул аңлашылды: Мөбарәккә үзенең бизнесын ачып җибәрүе җиңел булмаган.

Бик вак, кечкенә әйберләр сатудан гына башлаган ул үз эшен. Аннары әкренләп аякка баскан. Иң авыр чагында хәтта нәзер әйтергә дә мәҗбүр булган. «Әгәр дә бизнесымны җайга сала алсам, балалар йортына барып, ни теләсәләр шуны алып бирер идем»,-дигән. Хак Тәгалә аның бу гозерен ишеткән, ахрысы. Ул соңгы берничә ел эчендә шактый зур сәүдәгәргә әйләнгән. Әмма теге нәзерен һаман да үти алмаган.

Раббыбыз адәм баласын кимчелекле итеп яраткан. Хәтеребез бик сай безнең. Үзебезгә кирәк чакта Каф таулары кадәр вәгъдәләр бирәбез дә, аннары теләгебезгә ирешкәч, һәммәсен дә онытабыз. Тик Сөбхәнә вә Тәгалә берсен дә онытмый. Әйтерсең, Ул без биргән вәгъдәләрне Үзенең мәңге җуелмас хәтер китабына теркәп бара.

Уйламаганда-көтмәгәндә Мөбарәкнең эшләре артка тәгәри башлады. Билгеле булганча, һәр эшкуар үзенең керемен арттыру өчен тырыша. Әмма күпме генә тырышса да, соңгы айларда аның капиталы урыныннан кузгалмады. Әйтерсең, шайтан аның юлына аркылы ятты. Мөбарәк тегеләй итеп, болай итеп тә карады, әмма эше алга китмәде. Белгечләрне дә чакырып киңәшләште, тик моның да файдасы тимәде. Шулчак келт итеп теге вакытта биргән вәгъдәсе исенә төште. Шунда аның тәне эсселе-суыклы булып китте. «Менә кайда икән хикмәт?!»-дип уйлады ул. Һәм озакка сузмыйча, таныш хәзрәтенә шалтыратты. Сәлимҗан хәзрәт шунда ук теләп риза булды. Мөбарәк Кәрим улы Сәлимҗан хәзрәтнең аеруча шул ягын хөрмәт итә: ялындырып, төрле сылтаулар табып тормый, турысын яра да сала. Көнен билгеләделәр дә, менә инде хәзер балалар йортына баралар.

Юлда Сәлимҗан хәзрәт бер сәер кеше турында кыйсса сөйләде. Ул бәндә чүл уртасында төзелгән шәһәргә килә һәм анда кое казый. Бу калада коелар күп була, тик хуҗалары андагы суны акчага сата. Ә бу сәер адәм суны бушлай тарата. Аны кешеләр күпме күтәрә алалар, шуның кадәрле алып китәләр. Шулчакны аңа сәүдәгәрләр килеп җитә һәм аннан ни өчен суны бушлай таратуы хакында сорыйлар. «Су минеке түгел бит»,-дип җавап бирә сәер кеше. Аңа коены сатарга тәкъдим итәләр. «Син безнең һәммәбезне дә бөлдерәсең»,-ди сәүдәгәрләр. Тик сәер кеше аларның тәкъдименә ризалашмый. Ул суны бушлай таратуын дәвам итә. Шәһәрдә: « Аның коен агулаганнар, ә ул үзе -сихерче»,- дигән сүзләр тарала. Күп кешеләр куркып кала, аңа йөрүдән туктыйлар. Чынлап та, аның никадәрле авырлык белән табылган суны бушлай таратуы сәер булып тоела. Әмма кешеләр ни генә сөйләмәсен, ул барыбер су өчен акча сорамый. Кайберәүләр сәүдәгәрләрдән ала башлыйлар суны. Аларның фикеренчә, суны акчага алсаң, димәк, ул ышанычлы. Шуңа да карамастан, шәһәр халкының күпчелеге барыбер аннан су алырга килгән.

Бу хәл икенче бер кеше кое казып, суны бушлай тарата башлаганчыга хәтле дәвам иткән. Ә бит сәер кеше бирегә фәкать кое казып, суны бушлай тарату өчен генә килгән иде, ләбаса. Ул мондый вакыйганы күтәрә алмады, башка калага күчеп китте. Чынлап та, сәер кеше иде ул...

...Балалар йортында аларны бик ихтирам белән каршы алдылар. Аларны балалар белән тулы бер залга кертеп утырттылар. Мөбарәк Кәрим улы үзен теге суны бушлай таратучы сәер кешегә охшатты. «Хәзрәт ул кыйссаны юкка гына сөйләмәгәндер»,-дип уйлады ул эчтән генә.

Менә алар балаларның һәммәсенә кәгазь һәм каләм тараттылар. Анда балаларга бүгенге көндә нинди бүләк алырга теләүләре турында язарга кушылды. Кәгазьләрне җыеп алып укыгач, Мөбарәкнең күзләренә мөлдерәмә яшь тулды. Бу кәгазьләрнең һәммәсендә «Әни кирәк» дигән ике генә сүз язылган иде.

Аптырап калды бу мизгелдә Мөбарәк Кәрим улы. Балаларга нәрсә дип дип җавап бирергә дә белмәде. Җитмәсә, тамак төбенә бер төер килеп тыгылды. Ул тиз генә кесәсеннән бер кулъяулык чыгарып, кызарган битен, күзләрен сөртеп алды. Кыен хәлдән аны Сәлимҗан хәзрәт коткарды. «Кызганыч, балалар, без сезгә әни бүләк итә алмыйбыз. Әти белән әнидән башка бүләк сорагыз»,-диде ул. Шунда сабыйлар шау-шу килеп, берсен-берсе бүлдереп, алардан бүләк сорарга керештеләр. Мөбарәк Кәрим улы аларга үзе алып килгән бүләкләрне таратты һәм шушы гамәленнән җан рәхәтлеге, күңел тынычлыгы тапты. Шулай да балаларны бөтенләй тынычландыру өчен ул аларга кыскача гына үзенең тарихын сөйләүне кирәк дип уйлады.

Татарстандагы бер кечерәк кенә шәһәрдә туып үсте ул. Әнисе аңа биш яшь чагында юл һәлакәтенә эләгеп, җан тәслим кылган. Әнисе үлгәч, әтисе тагын да ныграк эчкечелеккә сабышкан. Өйдә аларның ашарларына да бернәрсә калмаган. Әтисен кибет баскан өчен төрмәгә утыртканнар. Ә кечкенә Мөбарәкне балалар йортына билгеләгәннәр. Әтисе төрмәдән кайта алмаган. Шунда вафат булган. Мөбарәкнең әнисен сагынып, ачыгланып елаган чаклары аз булмаган. Ул шулай чыныгып, мөстәкыйль егет булып үскән. Төрле йогынтылардан, бәла-казалардан Хак Тәгалә аны Үзе саклаган, күрәсең. Ул 2005 елда иптәш егетенә ияреп, «Кол Шәриф» мәчете бусагасын атлап кергән һәм шул мизгелдән соң бөтенләй башкача яши башлаган. Тәмәке тартуын, хәмер куллануын ташлаган. Үзенә яңа дуслар тапкан. Хаҗ кылып кайту бәхетенә ирешкән. Менә шул рәвешле бизнесы да әкренләп күтәрелергә керешкән.

Сәлимҗан хәзрәт озаклап дога кылгач, алар кайтыр юлга чыктылар. Мөбарәк Кәрим улы күңелендә үзе дә аңлап бетерми торган рәхәтлек тойды бу мизгелләрдә.

Хатыйп ГӘРӘЙ



Внимание!
При использовании материалов просьба указывать ссылку:
«Татар-Ислам.»,
а при размещении в интернете – гиперссылку на наш сайт: tatar-islam.ru

Все новости раздела





Башка хәбәрләр:
07.03.2012 Кеше рәнҗеше кайчан да бер төшә
29.02.2012 «Фатыйх 1453»: Төркия тарих аша киләчәген билгели
24.02.2012 Венера апа Хәлиуллина: «Бәхетемне «Сөләйман» мәчетендә таптым»
20.02.2012 Су буендагы фаҗига яки «Димкәй" нигә югалды?
16.02.2012 Игорь Севрюгин: «Миңа татар теле кирәк!»

Сәхифәнең тулы тексты