Баш бит
  Баш бит     Сайт картасы
Сәхифәләр    RSS-лента

  Агентлык турында
 Сорау-җавап


www.Tatar-Islam.ru
Эзләү

 Тарихи мәкаләләр
 Хәләл маркетингы
 Дөнья
 Вакыйга

 Мөслимәләр сәхифәсе
 Үгет-нәсыйхәт
 Фикһ мәсьәләләре
   Эзләү
Мәрхәмәтле вә Рәхимле Аллаһ исеме белән

«Сөләйман» мәчетендә төрле төбәкләрдән килгән 60 бала ял итә

  Мәкаләләр

Ватанпәрвәр Нурания апа Биктимерова

22.07.2011

Бөтен җаны-тәне белән Казандагы Иске Татар бистәсе мәнфәгатьләрен кайгыртып йөрүче Нурания апа Биктимерова белән күптәннән күрешеп сөйләшергә уйлап йөрсәм дә, Аллаһыдан вакыт җитмәгән булгандыр, күрәсең. Ә беркөнне тәки ниятемә ирештем: «Борнай» мәчетендә Нурания апа белән очрашып, шактый вакыт сөйләшеп утырдык. Шунда мин кечерәк буйлы, какча гәүдәле, киң кашлы, яше 70тән узган бу ханымның Иске Татар бистәсенең үткәне һәм бүгенгесе хакында сәгатьләр буена да сөйләшеп утырырга сабырлыгы җиткәнлеген аңладым.

Дөресен әйтим, Нурания апаны тыңлавы рәхәт иде. Ашыкмыйча, ипләп кенә, тәмле итеп, вакыйгалар агышына үзгә бер җанлылык өстәп, элеккеге чакларны сагынып, үзенең туган төбәгенә чиксез мәхәббәт хисләре белән сугарылган хикәятен бәян кылды ул. «Сез кайда торасыз?»-дип сорасалар: «6 мәчет уртасында!»-дип җавап бирә икән Нурания апа горурланып. Болар-"Апанай», «Әҗем», «Зәңгәр», «Борнай», «Нурулла», «Мәрҗани» мәчетләре.

Нурания апаның гаиләсе

Чынлап та горурланырлыгы бар шул Нурания апаның. 1935 елда Казанның Иске Татар бистәсендә яшәүче Арслановлар гаиләсендә 6 нчы буын вәкиле булып дөньяга килә ул. Аның дәү әтисенең әтисе Бикчәнтәй бабай моннан шактый еллар элек Иске Татар бистәсенең 94 нче йортына — Мостафа Кәшәй йортына күчеп килә. Ул үзенең мондый карарын 1872 елгы улы Мөхәммәтгалинең (Нурания апаның дәү әтисе) урыслашып китү ихтималы булу белән аңлата. Мөхәммәтгали шушы бистәдә үсә, «Мөхәммәдия» мәдрәсәсендә белем ала, рус көллиятен тәмамлый. Ул заманының аң-белемле, зыялы затына әйләнә. Аның хәләл җефете Саҗидә исә Коръәнне яттан белә. Нурания апаның әнисе Рокыя Казанның беренче кызлар гимназиясендә белем ала. Әтисе сәүдәгәр Бари Арслановның Идел буенда 6 кибете була. Арслановларның завод-фабрикалары да булган, сәүдә эшләре белән дә шөгыльләнгәннәр. Тик нишләптер алар озак яшәмәгәннәр. Дини йолалар җиренә җиткерелеп үтәлгән гаиләдә дөньяга килә Нурания апа. Дәү әтисе Мөхәммәтгали соңрак «Борнай» мәчетен карап торуга, мичен ягып җылытуга да зур өлеш кертә. Аңа «Борнай»ның «Мактаулы гражданины» дигән исем бирәләр. Ул 47 ел буена Казандагы типографияләрдә эшләп, лаеклы ялга чыга. «Без балачакта бу мәчеткә җылыну өчен керә идек»,-дип искә алды ул вакытларны Нурания апа. Ул Зөфәр исемле кешегә кияүгә чыга, тик тормыш иптәше иртә вафат була. Оныгы Булатка 24 яшь тулган. Ул исә үзенә Арсланов фамилиясен алган.

«Борнай» мәчетендә

Нурания апа аннары да «Борнай» мәчете әһелләре белән элемтәсен югалтмый. Ул чакларда биредә Зөфәр хәзрәт Галиулла имамлык вазифаларын башкара. 1988-1989 елларда мәчеттә репетиция ясап йөргән артистларны башка урыннарга чыгара башлыйлар. Бу вакытларда анда Хәйдәр Бигичев, Зөһрә Сәхәбиева, Ания Туишева кебек танылган җырчылар үз тавышларын сынап карыйлар, җырлау күнекмәсе алалар. «Алары ярый әле. Үз җырчыларыбыз булгач, барыбер күңелгә ятышлы. Мәчеттә русча биюләр, музыка була иде. Шайтан туе иде монда»,-дип күңелсез генә әйтеп куйды шул чагында Нурания апа. Алар Зөһрә Сәхәбиева белән икәүләп, Дин эшләре бүлегенә барып: «Борнай»да хәзер апалар намаз укыйлар, анда җырларга ярамый»,-дип үз сүзләрен әйтәләр. Шул рәвешле мәчет мөселманнарга кайтарып бирелә. Тик башта аңа кеше намаз укырга бик йөрми әле. Зөфәр хәзрәт бирегә гарәпләрне алып килә. Пәйгамбәребез милләтеннән булган затларны биредә бик хөрмәт итәләр. Халык үтемле вәгазьгә, дингә бик сусаган чак була бу. Алар русча сөйләсә дә, акрынлап мәчеткә халык җыела башлый. Гарәпләр хәйрия эшләре белән дә шөгыльләнә. Алар иң беренчеләрдән булып, Корбан гаетендә мохтаҗ кешеләргә ит тараталар. Балаларга бүләкләр дә бирәләр. Нурания апаның сүзләренчә, тәүге ифтар мәҗлесләрен дә «Борнай»да үткәрергә керешкәннәр. «Гарәпләргә берара мин дә булышып йөрдем әле. «Кол Шәриф» мәчете төзелә башлагач, Зөфәр хәзрәт шунда китте. Ул бик аңлы, белемле, турысын әйтә торган кеше. Бәлки кайчакларда алай ук турысын әйтергә дә ярамый торгандыр»,-диде Нурания апа.

Иске Татар бистәсе префектурасы

Моннан берничә ел элек Казанда Иске Татар бистәсе префектурасы дигән оешма барлыкка килә. Аның җитәкчесе итеп Наил Хөснетдинов билгеләнә. Бу үзенчәлекле дәрт-дәрман бирә Иске Татар бистәсе кешеләренә. Алар җимерелә барган бистә торгызыла дигән күркәм уйлар белән тагын да илһамланып эшкә керешә. «Наил Хөснетдинов бик игелекле кеше иде. Мин биредә «Иске Татар бистәсендә озак яшәүчеләр Шурасы» («Старожилы») дигән оешма төзедем. Анда элек 30 кеше идек, хәзер инде 5-6га гына калдык. Без Шиһабетдин Мәрҗани, Каюм Насыйрига һәйкәлләр, китапханә булыр, музейлар төзелер дигән уйлар белән рухланып яшәдек»,-дип сөйләде Нурания апа. Бу вакытларда чынлап та аның күзләрендә очкыннар күренеп киткәндәй тоелды. Префектура хезмәткәрләре Ирина Юрьевна, Лия Николаевнаның аларга төрле чара үткәрүдә булышканлыкларын да әйтеп узды ул. Әмма бу күркәм ниятләргә тормышка ашу язмаган икән. Кинәт Наил Хөснетдиновны эшеннән алалар. Аннары тора-бара Иске Татар бистәсе префектурасы дигән оешма да юкка чыга. Күрәсең, югарыда татарларның күтәрелеп китүеннән курыкканнардыр. Мондагы эшләр күзгә күренә, үзенең татлы җимешләрен бирә башлагач, бөтенесе кабаттан җимерелергә керешә. Йортлар яна күз алдында, алар юкка чыга. Нурания апалар чаң сугал, гаеплеләргә җәза бирүне сорап, югары оешмаларга гариза арты гариза юллыйлар. Тик моның файдасы гына күренми. Әйтерсең, шайтан махсус аларга аяк чала. Алар Иске Татар бистәсенең тарихи йортларын сүттермәскә тырышып йөриләр. «Хөсәен Ямашев торган йортны бетерү аеруча кызганыч булды. Тукай һәм Сафьян урамнары кисешкән чатта урнашкан иде ул. Атаклы драматург Галиәсгар Камал, Искәндәр Камал шунда яшәгән. Ул бик матур йорт иде. Берзаман аның арткы өлеше яна башлаган. Кем яндырган дип тикшереп тә йөрделәр. Суд булды. Бу өйне җимерергә дигән карар чыгарганнар. Аны ватарга дип бульдозер килде. Шунда мин барыбер җимертмим дип бульдозер астына яттым»,-дип сөйләде Нурания апа. Тик барыбер җимерәләр ул йортны. Башка иске өйләр дә шундый ук язмышка дучар ителә.

Казанга Ленинградтан кунаклар килгәч, алар Иске Татар бистәсендә озак яшәүчеләр Шурасының эшчәнлеге белән кызыксыналар. «Мондый оешманы күргәнебез юк иде»,-ди алар.

Бистәгә мэр Илсур Метшин килгәч

Нурания апалар Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка Иске Татар бистәсенең аянычлы хәле турында хат язалар. Кыш уртасында аларны Президент резиденциясенә чакыралар. Анда аларны бер хезмәткәр бик игътибар белән тыңлый. Аларны кабаттан төрле чараларга дәшә башлыйлар, хәтта бистә тормышына багышланган конференция оештырыла. Ә аннары Казан мэры аларга кунакка килә. «Мин киләм. Экскурсоводлар кирәкми, Сез сөйләрсез»,-дип мөрәҗәгать итә ул Нурания апага. Сүзендә тора Казан мэры. Ул үзенең аппарат хезмәткәрләре, район җитәкчеләре белән килә. Алар җәяүләп кенә Иске Татар бистәсен карап йөриләр. Бистәдәге 4 бакча-»Хәтер», «Хәсрәт», «Чаткы», «Мәхәббәт» бакчалары турында сөйли Нурания апа. «Чаткы» бакчасының нәрсәне аңлатуын сорый Казан мэры. Нурания апа ул бакчада табан астыннан ут чыкканчы биюләре турында бәян итә. Элек биредәге һәр ишегалдында тормыш кайнаган. Бистә халкы күркә, тавык, сарык асраган.Шәһәр уртасында абзарлары да булган кайбер кешеләрнең. Сәгыйдә исемле ханым хәтта ике сыер тоткан. Иске Татар бистәсе сөткә аптырамаган. Сәгыйдә ханым: «Әгәр авыру балаларыгыз бар икән, бидоннарыгызны әзерләгез»,-дигән һәм андыйларга сөтне бушлай биреп чыгарган. Мондагы халык ике катлы таш өйләрдә яшәгән. Җәйге йорт дигән урыннар да булган. Кешеләр кыш көне таш өйләрдә яшәп, җәй җиткәч, агач йортларга күчкәннәр. 4 бакчаның 4 төрле чәчәкләрдән торган гөлбакчасы булган. Һәркайда чисталык, пөхтәлек хөкем сөргән. Тәртипсезлек булмаган. Кешеләр бер-берсенә кичке чәйгә йөргәннәр.

Бу көнне салкын урамда җәяүләп йөрүләренә карамастан, Илсур Рәис улы Нурания апаны исе китеп, зур игътибар белән тыңлаган, үз хезмәткәрләренә күрсәтмәләр биргән. Ул теге 4 бакчаны элеккечә итеп торгызып булачагы турында әйткән. Алар аннары бергәләп «Әҗем» мәчетенә кергәннәр. «Мәчетнең капкасын имам Сибгат хәзрәт ачасы урында, безнең белән йөрүче профессор Йосыф Әҗемов ачып җибәрде. Менә шунысы да кызык булды»,-диде Нурания апа. Аннары Илсур Метшин Сибгат хәзрәт белән мәчетнең эчен карый, алар үзара сөйләшеп йөриләр. «Мин шунда Илсур Рәис улының эчен укыдым шикелле. Аңа нур иңгәндәй тоелды. Мин Казан мэрының безгә шундый якты мөнәсәбәттә йөрүенә куандым. Үзенә хәзер хәер-дога кылам. Ничектер миһербаны, иманы бар кеше итеп күрәм аны»,-дип тәмамлады сүзен Нурания апа.

Иске Татар бистәсендәге элекке тормышны сагынып, җирсү хисләре кичергән, шуларны торгызу уе белән янып йөрүче ватанпәрвәр Нурания апа Биктимерова-Арсланова миндә чиксез соклану, горурлану тойгылары уятты. Ныклы сәламәтлек, озын гомер насыйп булсын дип теләдем аңа.

Хатыйп ГӘРӘЙ



Внимание!
При использовании материалов просьба указывать ссылку:
«Татар-Ислам.»,
а при размещении в интернете – гиперссылку на наш сайт: tatar-islam.ru

Все новости раздела





Башка хәбәрләр:
07.03.2012 Кеше рәнҗеше кайчан да бер төшә
29.02.2012 «Фатыйх 1453»: Төркия тарих аша киләчәген билгели
24.02.2012 Венера апа Хәлиуллина: «Бәхетемне «Сөләйман» мәчетендә таптым»
20.02.2012 Су буендагы фаҗига яки «Димкәй" нигә югалды?
16.02.2012 Игорь Севрюгин: «Миңа татар теле кирәк!»

Сәхифәнең тулы тексты