Баш бит
  Баш бит     Сайт картасы
Сәхифәләр    RSS-лента

  Агентлык турында
 Сорау-җавап


www.Tatar-Islam.ru
Эзләү

 Тарихи мәкаләләр
 Хәләл маркетингы
 Дөнья
 Вакыйга

 Мөслимәләр сәхифәсе
 Үгет-нәсыйхәт
 Фикһ мәсьәләләре
   Эзләү
Мәрхәмәтле вә Рәхимле Аллаһ исеме белән

«Сөләйман» мәчетендә төрле төбәкләрдән килгән 60 бала ял итә

  Мәкаләләр

«Сөләйман»дагы балалар лагерена Фәрит Мифтахов килгәч

19.07.2011

117,49 KbКичә икенде намазыннан соң, Татарстан Дәүләт Советы депутаты, «Болгар-Синтез» ҖЧШнең генераль директоры, Бөтендөнья Татар Конгрессының Казан бүлеге җитәкчесе, «Алтын йөрәкле кеше», «Ел җитәкчесе» республика конкурслары лауреаты Фәрит Фәиз улы Мифтахов Казандагы «Сөләйман» мәчетенә килеп, андагы лагерьда ял итүче балалар белән очрашты.

1968 елның 7 сентябрендә Татарстанның Нурлат районында туып үскән Фәрит әфәнде ничек мондый дәрәҗәләргә ирешкән соң? Кемнәр аңа мөселман булырга ярдәм иткән? Хаҗ кылганмы? 5 вакыт намаз укыймы? Кем ул депутат? Мөселманга депутат булуы авыр түгелме? Депутат Конституцияне үзгәртә аламы? Мөсел булу өчен кем этәргеч бирде?

Мин мәчеткә килгән вакытта Фәрит әфәнде Самат Закиров, Аяз Хәлимов, Габделкәрим Абдуллин һәм башка балаларның күп санлы сорауларына җаваплар бирә иде инде. Шунысы үзенчәлекле булды: депутатка сораулар яудыруда күзләре күрмәүче балалар шактый активлык күрсәтте.

-Миңа элеккеге мөфти Госман хәзрәт Исхакый, Шамил абый Исхаков, Ильяс хәзрәт Җиһаншин, Рөстәм хәзрәт Зиннуров кебек дин әһелләре һәм башкалар белән очрашу, алар йогынтысында ислам дине йолаларын өйрәнү насыйп булды,-дип башлады ул сүзен һәм болай дәвам итте:-Берничә еллар буена алар белән аралашып яшәүне үземә Аллаһ тарафыннан бирелгән бәхет буларак кабул итәм...

Фәрит әфәнде 2005 елда Казан шәһәре Советына депутат булып сайла104,59 Kbна. 2009 елда исә аңа тагын да зуррак бәхет елмая: ул Татарстан Дәүләт Советы депутатына әйләнә. Аның сүзләренчә, депутат сүзе халык тарафыннан сайланып куелган кешене, ягъни халык хезмәтчесе дигән мәгънәне аңлата. Татарстан Дәүләт Советында 100 депутат бар. Дәүләт Советы законнар чыгару эше белән шөгыльләнә. Ф. Мифтахов фикеренчә, депутатлар арасында намаз укучылар тагын бардыр. Тик аның алар белән бергәләп намаз укыганы юк икән. Депутат Конституцияне үзгәртә алмый. Моны халык арасында үткәрелгән референдум гына эшли ала. Фәрит Фәиз улы 5 вакыт намазны укый, тик кайчагында, эше күп булу сәбәпле, аңа аларның берәрсен кайтарып укырга туры килә. Мондый вакытларда аның күңелендә канәгатьсезлек хисләре туа икән.

-Сез мәдрәсәдә укыдыгызмы?-дигән сорауга Фәрит Мифтахов:-Юк, мәдрәсәдә укымадым. Шулай да һәр җомга саен диярлек «Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан югары мөселман мәдрәсәсе»нә намаз укырга барам,-дип җавап бирде. Фәрит әфәнде 2006 елда — олы хаҗ, 2008 елдагы Рамазан ае вакытында гомрә хаҗы (кече хаҗ) кылган. Ул Казандагы 48 нче мәктәптә белем алган (аларның гаиләсе авылдан аңа 6 яшь булганда ук китеп барган). Анда татар телендә белем алуы хәзерге эшендә нык булыша икән.

Аннары Фәрит Мифтахов исламны алга җибәрү юлында игелекле хезмәтләре өчен «Сөләйман» мәчете каршындагы «Ярдәм» Ислам милли хәйрия фонды президенты Илһам Исмәгыйлевка һәм уку-укыту бүлеге мөдире Мәликә ханым Гыйльметдиновага «Рәхмәт хатлары»н тапшырды.

Кем әйтмешли, энәсеннән җебенә хәтле депутат абыйларының тормышы белән танышкач, саубуллашканда балалар аңа ныклы сәламәтлек, бәхет, озак еллар буена депутат булып сайлануын, шул ук вакытта мөселман булып калуын, гел әһле исламның мәнфәгатьләрен кайгыртып яшәвен теләделәр.

Хаҗип ӘХМӘТША



Внимание!
При использовании материалов просьба указывать ссылку:
«Татар-Ислам.»,
а при размещении в интернете – гиперссылку на наш сайт: tatar-islam.ru

Все новости раздела





Башка хәбәрләр:
07.03.2012 Кеше рәнҗеше кайчан да бер төшә
29.02.2012 «Фатыйх 1453»: Төркия тарих аша киләчәген билгели
24.02.2012 Венера апа Хәлиуллина: «Бәхетемне «Сөләйман» мәчетендә таптым»
20.02.2012 Су буендагы фаҗига яки «Димкәй" нигә югалды?
16.02.2012 Игорь Севрюгин: «Миңа татар теле кирәк!»

Сәхифәнең тулы тексты