Баш бит
  Баш бит     Сайт картасы
Сәхифәләр    RSS-лента

  Агентлык турында
 Сорау-җавап


www.Tatar-Islam.ru
Эзләү

 Тарихи мәкаләләр
 Хәләл маркетингы
 Дөнья
 Вакыйга

 Мөслимәләр сәхифәсе
 Үгет-нәсыйхәт
 Фикһ мәсьәләләре
   Эзләү
Мәрхәмәтле вә Рәхимле Аллаһ исеме белән

«Сөләйман» мәчетендә төрле төбәкләрдән килгән 60 бала ял итә

  Мәкаләләр

«Гаилә» мәчетен бергә төзибез!

18.05.2011

«Аллаһ төзергә рөхсәт иткән йортларда Аның исеме мактала. Анда Аллаһы Тәгаләне иртә дә, кич тә мактыйлар» Коръән (24:36).

Мәчет-гыйбадәт кылу һәм гыйлем алу урыны. Шулай ук мәчет мөселманнарның дини һәм иҗтимагый мәсьәләләрне хәл итә торган урын да.

Мәчетнең роле гыйбадәт белән генә чикләнми. Мөселманнар мәчеткә төрле дини һәм дөньяви ихтыяҗларын канәгатьләндерү өчен килә. Җәмәгать белән укылган намаз мөселманнарны бердәмлеккә өйрәтә. Бер-берсе белән дус, аңлашып, бердәмләшеп яшәргә өнди.

Ислам җәмгыяте үсү белән мәчетләрдә дә үзгәрешләр күзәтелә. Мәсәлән, беренче мәчетләр буш җир генә булганнар. Аннан соң диварлар, дивар өстенә түбәләр барлыкка килә. Шулай итеп, алар хәзерге төскә керә. Иң беренче мәчеткә нигез 622 елны салына.

Мәчет төзү саваплы һәм бөек эш булып санала. Халык мондый эшкә көчен дә, акчасын да җәлләмәгән. Чөнки бу бер кеше эше генә түгел, ә бар мөселманнарның вазифасы һәм ул щёле ислам өчен төзелә дә.

Мәчетләр төзелү белән халык арасында рухи байлык арта, әдәп-тәрбия көчәя. Кешеләрнең эшләре һәм йөрәкләре чистара.

Шушы бөтен вәзгыятьне истә тотып, «Азино» мөселманнары «Азино-1» микрорайонында мәчет төзергә карар кылалар. Ул тирәдә мәчетләр бөтенләй юк, ә халык саны, бигрәк тә мөселманнар күп. Иман йортын төзү өчен җирне Җәүдәт Фәйзи урамыннан бирәләр. Гыйбадәтханә ике катлы бинаны тәшкил итә, 300-500 кеше сыйдырылышлы була. Мондый зур бина төзү өчен гаять зур финанслар таләп ителә.

Хөрмәтле мөселман кардәшләр! Аллаһы Тәгаләнең ризалыгы өчен күрсәткән ярдәмегезгә зур рәхмәт.

Ярдәмне махсус кешеләр аркылы, яисә исәп-хисап счеты аркылы күрсәтә таласыз.

Безнең адрес: 420087, Татарстан, Казан шәһәре, Латыш Укчылары урамы, 33-139

Белешмә өчен телефоннар: 258-11-85, сот.: 89178815027

© Мечеть «Гайля» www.gailya.ru

Реквизитлар:

Получатель: ММРО — Приход мечети «Гайля»

ИНН 1660085556, Р/СЧ 40703810500000000084 в филиале г.Казань ОАО «АКИБАНК», К/СЧ 30101810300000000916, БИК 049205916, ОГРН 1021600000839



Внимание!
При использовании материалов просьба указывать ссылку:
«Татар-Ислам.»,
а при размещении в интернете – гиперссылку на наш сайт: tatar-islam.ru

Все новости раздела





Башка хәбәрләр:
07.03.2012 Кеше рәнҗеше кайчан да бер төшә
29.02.2012 «Фатыйх 1453»: Төркия тарих аша киләчәген билгели
24.02.2012 Венера апа Хәлиуллина: «Бәхетемне «Сөләйман» мәчетендә таптым»
20.02.2012 Су буендагы фаҗига яки «Димкәй" нигә югалды?
16.02.2012 Игорь Севрюгин: «Миңа татар теле кирәк!»

Сәхифәнең тулы тексты