Баш бит
  Баш бит     Сайт картасы
Сәхифәләр    RSS-лента

  Агентлык турында
 Сорау-җавап


www.Tatar-Islam.ru
Эзләү

 Тарихи мәкаләләр
 Хәләл маркетингы
 Дөнья
 Вакыйга

 Мөслимәләр сәхифәсе
 Үгет-нәсыйхәт
 Фикһ мәсьәләләре
   Эзләү
Мәрхәмәтле вә Рәхимле Аллаһ исеме белән

«Сөләйман» мәчетендә төрле төбәкләрдән килгән 60 бала ял итә

  Мәкаләләр

Нурлат районында Габдулла Кариевның тууына 125 ел тулуга багышланган бәйрәм үткәрелде

16.05.2011

14 майның кояшлы матур иртәсендә без, Казаннан бер төркем татарлар, Г. Камал исемендәге театр бинасы янында автобуска утырып, Нурлат районына юл алдык. Максатыбыз шушы районның Колбай Мораса дигән авылында туып үсеп, татар театрына нигез салучыларның берсе булган Габдулла Кариевның тууына 125 ел тулуны билгеләп узу бәйрәмендә катнашудан гыйбарәт.

Кем ул Габдулла Кариев? Ни өчен нәкъ менә аңа татар театрына нигез салу насыйп булган? Аннары нигә бездә аның хакында мәгълүматлар бик аз?

Сораулар бихисап күп иде бездә. Ярый әле бу көннәрдә Казанда «Шәхесләребез» дигән сериядән «Габдулла Кариев» китабы дөнья күрде. Тиражы 1500 данә булган 607 битле бу китапны тиз арада карап чыгуым файда бирде: мәгълүмат шактый тупланды. Аннары без быел зурлап, олуг татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына да 125 ел тулуны билгеләп уздык, лабаса. Димәк, Габдулла Тукай белән Габдулла Кариев адашлар һәм яшьтәшләр дә булып чыга дигән сүз бит бу!

Бәхеткә, безнең автобуста «Габдулла Кариев» китабының төзүче авторы, сәнгать фәннәре докторы, Татарстанның атказанган фән эшлеклесе, ТФАнең мөхбир әгъзасы Мөхәммәтгали Арсланов та бара иде. Ничектер бер җаен табып, аның белән кыскача гәпләшеп алу насыйп булды.

Мөхәммәтгали Гыйльмегали улының сөйләвенчә, ике Габдулла адашлар һәм яшьтәшләр генә түгел, бәлки фикердәшләр дә, дуслар да булганнар.

Габдулла Хәйрулла улы Кариев (Миңлебай Хәйруллин) элеккеге Чистай өязе Колбай Мораса авылында 1886 елның 8 маенда дөньяга килә. Башлангыч белемне туган карьясендә алгач, 1896 елдан күрше Такталы авылы мәдрәсәсендә укый башлый. Гаҗәеп дәрәҗәдә сәләтле, зирәк, 12 яшендә үк Коръәни-Кәримне тулаем яттан белүче шәкерткә Такталы мәдрәсәсе мөдәррисе Зариф мулла: «Мужик исемен йөртмәсен»,-дип, Габдулла исемен куша. Менә шул рәвешле моңа кадәр Миңлебай Хәйруллин булып йөргән бала халык арасында Габдулла карый буларак таныла. Биредә карый сүзе -Коръән-хафиз, ягъни Коръәнне яттан белүче дигәнне аңлата. 1904 елда Такталы мәдрәсәсен тәмамлагач, Г. Кариев шул заманда алдынгы булып саналган Җаек (Уральск) шәһәре мәдрәсәсенә укырга керә. Бу калада ул күренекле шәхесләр Габдулла Тукай, Камил Мотыйгый-Төхфәтуллин белән таныша, аралаша, хәтта дуслаша. Тик 1907 елда Тукай белән аның юллары аерылыша. Габдулла Тукай-Казанга, ә Кариев Түбән Новгород шәһәренә юл ала. Ул биредә «Сәйяр» (бу сүз сәфәр дигәнне белдерә) артистлары белән очраша һәм үзенең язмышын татар театры белән бәйли. Һәм ул сайлаган юлына гомер бакый тугры кала. 1911 елда исә Г. Кариев җитәкләгән «Сәйяр» труппасы Казанга килә һәм Г. Кариев үзенең соңгы көннәренә (1920 ел, 28 гыйнвар) кадәр анда яши.

Үзенең 34 еллык кыска гына гомерендә мәшһүр артист, режиссер, драматург булган Габдулла Кариев татар театрының атасына әйләнә.

Мөхәммәтгали әфәнденең бәян итүенчә, әлеге «Габдулла Кариев» җыентыгы шәхесләребезгә багышланган 20 нче китап икән. Бу изге эшне -китапны әзерләүне аңа тарих фәннәре докторы, профессор, ТФА академигы Миркасыйм ага Госманов үзе ышанып тапшырган булган. ( Күренекле шәхесебез М. Госманов күптән түгел вафат булды. Аллаһының җәннәте насыйп булсын.) Әлеге китапны төзүнең авырлыгы шунда ки, Кариев турындагы язмаларны, материалларны инкыйлабка кадәр нәшер ителгән «Кояш», «Йолдыз», «Вакыт» газеталарыннан, «Аң», «Шура» журналларыннан эзләп табып алырга туры килгән. Ә бу басмалар, белгәнебезчә, гарәп имлясында басылган. Авторның фикеренчә, әлеге җыентык шактый саллы гына килеп чыкса да, Габдулла Кариевның иҗатына соңгы ноктаны кую дигәнне аңлатмый. Тагын шунысы бар: бу китап Татарстан Дәүләт Советы депутаты, «Болгар-Синтез» ҖЧШнең генераль директоры, БТКның Казан бүлеге җитәкчесе Фәрит Мифтахов химаясенә чыгарылган.

14 май көнендә Фәрит Фәиз улы адресына күп кенә мактау һәм рәхмәт сүзләре яңгырады. Баксаң, без кинәнеп утырып барган автобусны да Фәрит әфәнде юллап биргән икән. Фәрит Мифтахов үзе дә Нурлат районында туып үскән кеше. Аның әтисе Фәиз Көрнәле Әмзә авылыннан, ә әнисе Әминә күрше авылдагы Иске Әмзәдән. Фәрит кечкенә чагында әнисенең якын дусты Миңниса апаларда еш кунакта булган. Ә шушы Миңниса апаның әнисе Гатифә әби белән Г. Кариевнең әтисе бертуган икән. Димәк, Габдулла белән Миңниса апа туганнан туган булганнар. Ул Габдулланың исемен еш телгә алып сөйләгән, аның татар театрын оештырудагы зур хезмәтләре булуын бәян иткән. Тагын шунысы бар: Фәрит Мифтаховның паспортында туган урыны Колбай Мораса дип күрсәтелгән икән.

Сәфәребез бик күңелле һәм файдалы узды. «Казан» милли-мәдәният үзәге хезмәткәре Ләйсән Кариева Нурлат төбәге һәм Габдулла Кариев турында шактый бай мәгълүмат ирештерде. Баянчы Рәис Гобәйдуллин, артист Зөфәр Сафин һәм башкалар юл буена җырлап, гармунда уйнап, күңелне ачтылар. Аларга башкалар да кушылды. Татар хорына йөрүче Әлфия Закированың тавышы да моңлы икәнен ишетеп белдек. Безгә чынлап торып бәйрәм рухын оештыруда Рәмзия Галләмованың зур көч куйганлыгы аңлашылды.

Беренче тукталышыбызны Көрнәле Әмзә авылына ясадык. Биредәге халык безне бик җылы һәм дустанә каршы алды. Алай гына да түгел, Казаннан килгән кунакларга «Әминә» мәчетендә өстәлләре сыгылып торган мул ризыклы табын әзерләнгән иде. Тиздән депутат әфәнде үзе дә килеп җитте. Без Әхмәт Халиков җитәкчелегендә дога кылгач, кунакчыл хуҗаларга рәхмәтләр әйтеп, юлыбызны дәвам иттек.

Көрнәле Әмзә белән Колбай Мораса авыллары арасы 7 генә чакрым икән. Габдулла Кариев исемендәге музей янында инде халык җыелырга да өлгергән. Безгә музей директоры Люзия Вәлиуллина атаклы артист, режиссер, драматург тормышыннан шактый кызыклы кыйссалар сөйләде. Әйтик, Габдулла парик һәм грим ярдәмендә үзенең кыяфәтен шулкадәрле итеп үзгәртә торган булган, хәтта аны якын дуслары, иптәшләре дә танымаганнар.

Авыл уртасында төзелгән сәхнәдә чыгыш ясаучылар бихисап күп булды. Нурлат муниципаль районы һәм шәһәре җитәкчесе Наил Шәрәпов үзләренең данлыклы якташлары белән горурланулары турында сөйләде. Наил Шакир улының сүзләренчә, быел алар Нурлат районында «Габдулла Тукай һәм Габдулла Кариев елы» дип игълан иткәннәр. Алар Казан ягыннан Нурлатка килеп керә торган иң матур урамга Кариев исемен биргәннәр. Нурлатлыларның тәкъдиме белән Татарстанның башкаласындагы бер урамга шулай ук Г. Кариев исеме кушылган. Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театрына да шушы исемне бирүләрен белгәч, нурлатлыларның үз якташлары исемен мәңгеләштерү өлкәсендә шактый эш башкаруларын аңлыйсың. Чынлап та, бу мәсьәләдә алар белән горурланган хәлдә, ак көнчелек белән көнләшеп тә куясың. Ник дигәндә, нурлатлылар үз кешеләрен тиешле дәрәҗәдә күтәрә беләләр.

14 майда Колбай Морасага төрле шәһәрләрдәге 14 коллективның килүе һәм чыгыш ясавы гына да күп нәрсәләр хакында сөйли.

Габдулла Кариевның тууына 125 ел тулуга багышланган бәйрәм чаралары Нурлатның үзендә дәвам итте. Монда да чыгышлар хәтсез күп булды. Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры һәм башка коллективларның сәхнәдә спектакльләрдән өзекләр күрсәтүләре шактый кызыклы вә мәгълүматлы булды диясе килә. Анда экраннан Г. Камалның элеккеге баш режиссеры, мәрхүм Марсель Сәлимҗановның чыгышын күрсәтү хәтердә аеруча уелып калды. М. Сәлимҗанов Камал театрының Габдулла Кариев исемен йөртергә тиеш булганлыгы турында әйтә. Чынлап та, Г. Кариевның татар театры атасы дигән бер документка хәтта Галиәсгар Камал үзе дә кул куйган булган. Монда инде Г. Кариевның аклар алдында 3 спектакль куюы үзенең кара эшен башкарган булса кирәк.

Без Нурлат районы музеен карап та хозурлану хисләре кичердек. Әйе, бу төбәккә кайчандыр Фатыйх Сәүбән улы Сибагатуллин җитәкче булып килгәч, биредә бихисап уңай үзгәрешләр барлыкка килгән. Хәзерге вакытта Россия Дәүләт Думасы депутаты дәрәҗәсенә ирешкән Ф. Сибагатуллин сәхнәгә менеп баскач, халыкның аны алкышлавы да тикмәгә генә түгел иде, күрәсең.

Тик биредә дини мәсьәләләр алга киткән, дип әйтеп булмыйдыр әле. Зират кырыендагы мәчеттә икенде намазын берничә бабайның гына укуы моңа ачык дәлилдер. Аннары бу чараны үткәрүчеләр Коръән-хафиз Габдулла Кариевнең рухына багышлап, берәр гыйбадәтханәдә дога кылуны оештырсалар, бу нур өстенә нур булыр, мәрхүм сөенеп кенә ятыр иде.

Хатыйп ГӘРӘЙ

Казан-Нурлат-Казан



Внимание!
При использовании материалов просьба указывать ссылку:
«Татар-Ислам.»,
а при размещении в интернете – гиперссылку на наш сайт: tatar-islam.ru

Все новости раздела





Башка хәбәрләр:
07.03.2012 Кеше рәнҗеше кайчан да бер төшә
29.02.2012 «Фатыйх 1453»: Төркия тарих аша киләчәген билгели
24.02.2012 Венера апа Хәлиуллина: «Бәхетемне «Сөләйман» мәчетендә таптым»
20.02.2012 Су буендагы фаҗига яки «Димкәй" нигә югалды?
16.02.2012 Игорь Севрюгин: «Миңа татар теле кирәк!»

Сәхифәнең тулы тексты