Баш бит
  Баш бит     Сайт картасы
Сәхифәләр    RSS-лента

  Агентлык турында
 Сорау-җавап


www.Tatar-Islam.ru
Эзләү

 Тарихи мәкаләләр
 Хәләл маркетингы
 Дөнья
 Вакыйга

 Мөслимәләр сәхифәсе
 Үгет-нәсыйхәт
 Фикһ мәсьәләләре
   Эзләү
Мәрхәмәтле вә Рәхимле Аллаһ исеме белән

«Сөләйман» мәчетендә төрле төбәкләрдән килгән 60 бала ял итә

  Мәкаләләр

Белеме арткан саен кеше Аллаһка якыная

12.05.2011

Минем өммәтем ялгышулар бар җиргә җыйналмас. Биредә фикер башкалыклары күрәсез икән, күпчелек кайда, сезгә шул тарафта булу тиеш.

Хәдис

Быел да остазларыбызның каберен зиярәт кылу чаралары май башында оештырылып, Хак Тәгаләнең мул кояшлы җылы көненә туры килде. Һава шундый саф, күк шулкадәрле зәңгәр, тирә-юньдә искиткеч тынычлык хөкем сөрә. Бер генә табигый булмаган тавышлар да колакларыбызга кагылып, игътибарыбызны җәлеп итеп, кылачак гамәлләребез турындагы уй-фикер дәрьясыннан читкә этәрми.

Чардуганнар һәм алар эчендә тыйнак кына кыяфәт белән утыручы кабер ташлары, быелгы мул карлардан күптән түгел генә арынып, ниһаять, киң сулыш алып, безгә ниндидер басынкы гына өмет тулы карашларын ташлыйлар сыман булып тоела.

Кайбер тирәләрдә башларына ак яулык бәйләгән абыстайлар, түбәтәй кигән абзыйлар саклык илә, ипләп кенә кабер өсләренә сибелгән узган елгы сары яфракларны чүпләп, аны катыргы капларга тутыралар. Чүп-чардан арынган җирләрдә шунда ук очлары әле берникадәр аксыл төстә булган яшел үләннәр борын төртеп, күркәм рәвештә тезеләләр...

Зиярәт кылучы төркемнең башында -гадәттәгечә, Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге Казан югары мөселман мәдрәсәсе ректоры Ильяс хәзрәт Җиһанша, аның янында яңа гына сайлап куелган мөфти Илдус хәзрәт Фәиз атлый. Салмак һәм ышанычлы адымнары белән алардан калышмыйча, баш казый Җәлил хәзрәт Фазлыев, аннары мәдрәсәнең кичке бүлек мөдире Ибраһим хәзрәт Шамилев, мөгаллимнәребез Рамил хәзрәт Бикбаев, Хәйдәр хәзрәт һәм без, мәдрәсәнең төрле еллардагы чыгарылыш шәкертләре, бергә җыелып бардык.

Әти-әниләре, туган-тумачаларының кабер өсләрен чистартып, изге гамәл кылучылар, эшләрен туктатып, дәшми генә сорау катыш карашларын төбәп, безне озатып кала.

Менә Ильяс хәзрәт бер чардуган янында туктап калды һәм барыбызның шул тирәдә җыелып бетүен көтә башлады. Бәрәкаллаһ! Бу бит минем беренче остазым Габделхак хәзрәт Саматовның кабере! Нәкъ узган елдагыча, беренче догабызны аның рухына багышлаудан башлыйбыз икән. Күпләрнең остазы булган Габделхак хәзрәт хакында җылы һәм ягымлы сүзләр әйткәннән соң, Илдус хәзрәт үзенең матур мәкаме белән Коръәни-Кәримнән аятьләр укырга кереште. Йа Раббым, кабуллардан кыл. Остазыбыз иң күркәм, иң дәрәҗәле фирдәвес җәннәтләрең белән бүләкләнү бәхетенә ирешсен. Әмин.

Аннары хәзрәтләребез Габделхак хәзрәт Каюмов (1921-1999), Әхмәтзәки хәзрәт Сафиулла (1896-1995), Габделхәбир хәзрәт Ярулла (1905-1994), Ибраһим хаҗи Зәйнуллин (1904-1989), Әхмәтһади Максуди (1868-1941), Габдулла Кариев (1886-1920), Габдулла Тукай (1886-1913), Галимҗан Баруди (1857-1921), Шиһабетдин Мәрҗани (1818-1889), Сөнгатулла Бикбулатов (1886-1954) җирләнгән каберләр янына барып, аларның рухларына багышлап догалар кылдылар. Билгеле, без дә аларга кушылып, белгән догаларыбызны мәрхүмнәр рухына багышладык.

Укылган Коръән кәлимәләре белән тәэсирләнеп, күңелләребезнең кылган догалардан йомшарган халәтендә һәм остазларыбыз алдындагы бурычларыбызның бер өлешен Аллаһ ризалыгы өчен үтәгәнбездер дигән өмет чаткыларыбыз илә кайтыр юлга кузгалдык.

Дизайн һәм техник яктан заман таләпләреннән һич тә калышмый торган автомобильләрдә барыбызга да урын җитеп, мәдрәсәбез ягына юл алдык.

Мәдрәсәдә мәрхүмнәрне искә алу мәрасиме өлкән буын вәкиле Рәхимулла хәзрәт Яруллинның Коръән укуы белән башланды. Остазларыбыз рухына ашыкмыйча, мул эчтәлекле дога кылганнан соң, саф һавада йөреп кайткан ирләр тәвәккәллеге белән биредәге затлы ризыклардан авыз итәргә тотындык.

Мондый чараларда һәм мәҗлесләрдә катнашканда хис вә тойгылар тиз генә тынычлана алмыйча, ул һәркемнеке үз биеклегенә, үз киңлегенә туктаусыз үрмәләсә дә, тәмле ризыклардан соң, ашказаннарыбыз тынычлангач, без вәгазьләр тыңлау халәтенә дә күчтек сыман. Хәзрәтләребезнең үзенчәлекле тормыш юлы һәм иҗаты турында шәрехләп сөйләп биргәч, мәшһүр дин галимебез Әхмәтһади Максудига аерым тукталып, аның халкыбызга белем бирү юлында зур эшләр башкаруы хакында да әйтеп уздылар. Ә. Максудиның дәреслекләре Төркия нәшриятлларында кабат-кабат басылып, андагы уку йортларында кулланылыш табуы турында мәгълүмат килеп ирешкәч, безнең күңелләребезне дә бу галимебебез илә горурлану хисләре биләп алды. Ә инде үз вәгазенең икенче бүлегендә Илдус хәзрәт милләтебездә, дин әһелләре арасында аеруча бүген бердәмлекнең никадәрле мөһим икәнлегенә басым ясап сөйләде. Иншә Аллаһ, безгә дә башкалар ясаган ялгышлыклардан гыйбрәтләнеп, уңай күренешләреннән үрнәк алып яшәү насыйп булса иде.

Баш казый Җәлил хәзрәт Фазлыев та үзенең чыгышында көнүзәк мәсьәләләр күтәрде. Авыл тормышын яратып башкаручы, аңа яраклашкан имамнарның кирәклеге хакында бәян кылды ул. Бакчачы буларак та яраклашу сүзе миңа бик аңлашыла. Чөнки орлыгы, яисә үсентесе җирле шартларга яраклаштырылмаган булса, андый орлыктан югары сыйфатлы җимеш тә, яшелчә дә алып булмаячагы көн кебек ачык. Дөресен генә әйткәндә, андый орлыкның үсентесе дә тотрыклы рәвештә үсеп китми. Үсеп китсә дә, аның сабагы, яисә агачы озак яшәми диясем килә. Хак Тәгалә авыл имамнарына да, халкыбызга да Үзенең киң рәхмәтен салсын, ярдәменнән ташламасын иде.

Җәлил хәзрәтнең күп санлы китапларыннан тирән эчтәлекле вәгазьләрен укып белсәм дә, аларны үз авызыннан ишетүем тәүге тапкыр булды. Шундый җор телле, үткен фикерле баш казыебызның барлыгына куанып утырдым.

Мәҗлесебездә Дәүләт Советы депутаты Фәрит Мифтаховның катнашуы киләчәккә якты өметләр багларлык күркәм күренеш иде. Ул үзенең чыгышында безнең мәдрәсәгә, Татарстан Диния нәзарәтенә, гомумән, барлык мөселманнарга хәерле гамәлләр, бердәмлек теләгәннән соң, аның матди ярдәме белән нәшер ителгән «Габдулла Кариев» дигән китабын таратты. Ә инде Ильяс хәзрәт бу мәҗлеснең чыгымнарын да Фәрит Фәиз улы үз өстенә алуын хәбәр иткәч, аңа рәхмәтләребезне ирештереп, Аллаһының ризалыгы өчен булсын, дип кулларыбызны догага күтәрдек.

Быелгы мәҗлесебездә «Бисмилләһи дип башлыймын» дигән мөнәҗәтнең яңгыравы да өстәмә бизәк булып кабул ителде кебек. Йа Раббым, халкыбызның гореф-гадәтләре һәм динебез ислам йолалары нигезендә иҗат ителгән мөнәҗәтләр ешрак башкарылып, күңелләребезгә илһам өстәп, иманнарыбызны камилләштерүгә бер сәбәпче булса иде. Әмин.

Мәдрәсәдә искиткеч тыйнаклык күрсәтеп утыручы танылган шәхесебез, җырчы Рамил Миндияр миңа инглиз философы Фрэнсис Бэконның 17 гасырда ук әйтеп калдырган: «Надан булган саен кеше Аллаһыдан ераклаша, белеме арткан саен Аңа якыная» ,-дигән сүзләрен искә төшерде. Татар зыялыларының барчасына да Хак Тәгалә юлына басып, Аңа якынаю насыйп әйләсә иде.

Халкыбыз тамыр җәйгән җирне йомшартып, чишмә башларыбызны чистартып, ягъни остазларыбыз, галимнәребез, күренекле шәхесләребезнең каберен белеп, аларның исемнәрен һәм милләтебезгә калдырган мирасларын барлап, бүгенгеләренең кадерен белеп, бердәм вә горур милләт булып яшәсәк, киләчәгебез өметле, адымнарыбыз нык, барасы юлыбыз озын һәм изге булыр! Иншә Аллаһ!

Мәгариф РАЯНОВ



Внимание!
При использовании материалов просьба указывать ссылку:
«Татар-Ислам.»,
а при размещении в интернете – гиперссылку на наш сайт: tatar-islam.ru

Все новости раздела





Башка хәбәрләр:
07.03.2012 Кеше рәнҗеше кайчан да бер төшә
29.02.2012 «Фатыйх 1453»: Төркия тарих аша киләчәген билгели
24.02.2012 Венера апа Хәлиуллина: «Бәхетемне «Сөләйман» мәчетендә таптым»
20.02.2012 Су буендагы фаҗига яки «Димкәй" нигә югалды?
16.02.2012 Игорь Севрюгин: «Миңа татар теле кирәк!»

Сәхифәнең тулы тексты